2011 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов министрлыклар, предприятиеләр, оешмалар һәм уку йортлары җитәкчеләре вәкилләре белән очрашты. Очрашуда "Заманча технологияләрне кулланып предприятие белән идарә итүне камилләштерү" киңәшмәсен әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре каралды.
2011 елның 26 октябрендә “Татарстан Республикасында сыйфат көннәре” кысаларында “КАМАЗ” ААҖ “Сыйфатны камилләштерү – озак хезмәттәшлекнең нигезе” конференциясе булды. “КАМАЗ” ачык акционер җәмгыятен металл, материаллар белән тәэмин итүче җитмештән артык Россия компанияләре һәм чит ил фирмалары – эшлекле партнерлар сыйфатка кагылышлы актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышты.