ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2013 ел
җомга
Эшче һәм инженер һөнәрләренең абруен арттыру, балалар техник иҗатын үстерү буенча ведомствоара эшче төркем кысаларында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сәнәгать предприятиеләренә мәктәп балаларының пресс-турларын оештыра.
Май ахырында “Казан вертолет заводы” ААҖ мәктәп укучыларын В.П. Чкалов исемендәге Балалар техник иҗат үзәгендә кабул итте.
Укучылар предприятие цехларында булдылар, югары технологияләр белән таныштылар,
Ми-172/ Ми-8МТВ вертолеты тренажерына утырып карадылар.

30
май, 2013 ел
пәнҗешәмбе
30 майда Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов Казан кооперация институтында булды, югары уку йортының җитәкчеләре һәм студентлары белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Г. Әхмәдиева, министрлыклар, ведомстволар һәм республиканың югары уку йортлары җитәкчеләре катншаты.
2013 елда әлеге уку йортына 225 яшь тула. Уку йортының үзгәртеп кору елларында ачылган Татарстан филиалы бүген илнең әйдәп баручы вузларының берсе. Биредә сәүдә һәм җәмәгать туклануы, икътисад, менеджмент, таможня эше, туризм, сервис, кунакханә эше буенча белгечләр әзерләнә.

“Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләр” республика конкурсын үткәрү кысаларында 29 майдан 8 июньгә кадәр Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан “Татарстан ЦСМ” ФБУ һәм “Тест-Татарстан” РСМЦ” ЯАҖ белән берлектә республикада эшләп чыгарыла торган продукциянең һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең конкурентлылык сәләтен һәм сыйфатын бәяләү буенча эксперт эше оештырылды.


29
май, 2013 ел
чәршәмбе
2016 елга кадәр химия һәм нефть химиясе предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеге ике тапкыр артачак. Нефть химиясе трамагын үстерү, җитештерелгән продукциянең конкурентлылык сәләтен арттыру Татарстан Хөкүмәтенең сәнәгать сәясәтенең иң өстенлекле юнәлешләренең берсе. Бүген төбәктәге керемнең 12 процентын химия һәм нефть химиясе предприятиеләре тәшкил итә. Акчага күчергәндә бу 28 миллиард сум дигән сүз.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов “Российская газета” хәбәрчесенә нефть химиясе тармагы үсеше турында сөйләде. Бу хакта мәгълүматны http://www.rg.ru/2013/05/24/biznes.html адресы буенча табарга мөмкин.

28
май, 2013 ел
сишәмбе
28 майда Татарстан Республикасына Әстерхан өлкәсе вице-губернаторы, өлкә Хөкүмәте рәисе К. Маркелов җитәкчелегендәге делегация килде. Кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов каршы алды һәм озатып йөрде.
Әстерхан делегациясе составына өлкә Хөкүмәте Рәисе урынбасары – сәнәгать, транспорт һәм табигать ресурслары министры С. Кржановский, өлкә Хөкүмәте Рәисе урынбасары – икътисадый үсеш министры Элина Полянская, сәнәгать, транспорт һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары К. Марисов кергән.
Әстерхан өлкәсе делегациясе “Алабуга” МИЗда булачак, махсус икътисадый зона резидентлары, “ЕЛАЗ” ҖБ” ААҖ, “Горький исемендәге Зеленодольск заводы” ААҖ җитештерү цехлары белән танышачак.

27
май, 2013 ел
дүшәмбе
27 майда Әлмәт шәһәрендә "Татнефть" ААҖ штаб-квартирасында Татарстан Республикасы Президенты Р.Миңнеханов республиканың кече нефть компанияләре җитәкчеләре катнашында киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Ш. Тәхәүтдинов, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты. Киңәшмәдә агымдагы елның 1 кварталында эшчәнлек нәтиҗәләренә йомгак ясалды, кече нефть компанияләренең киләчәктә үсеш перспективалары тикшерелде.
Кече нефть компанияләре хисап чорында 1639 мең тонна нефть чыгарган, бу планга караганда 3 процентка күбрәк.

27 майда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Г. Әхмәдиева Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашырукомиссиясе утырышын үткәрде.Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:  2012 елда коррупциягә каршы мониторинг нәтиҗәләре; «Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрне коррупциягә каршы көрәшкә җәлеп итүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы турында» Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан әзерләнгән методик рекомендацияләр; Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Советның 2013 елның 12 апрелендәге «Татарстан Республикасында бюджет чараларын файдаланганда, дәүләт милкендә һәм муниципаль милектә булган мөлкәт белән эш иткәндә законнар бозуларны бетерү максатыннан үткәрелә торган кисәтү чараларының нәтиҗәлелеге турында» беркетмәсен гамәлгә ашыру чаралары планы;  Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Коррупциягә каршы программасына өстәмәләр кертү зарурлыгы турында;  Граждан хезмәте үтүгә бәйле тыюларны үтәү буенча Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләренә үткәрелгән анкета нәтиҗәләре каралды.

27 майда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Россия-Британия Сәүдә Палатасының Россия буенча җитәкчесе Алан Томпсон әфәнде белән очрашу булды. Очрашуда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры беренче урынбасары Р.Кәбиров Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инвестиция потенциалына презентация үткәрде.
Россия-Британия Сәүдә Палатасының Россия буенча җитәкчесе Алан Томпсон әфәнде РБТП максатлары, бурычлары һәм эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштырды. Чарада Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре катнашты.
24 майда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Казан казна дары заводы ветераннарын, хезмәткәрләрен заводның 225 еллык юбилее белән котлады.
Министр сүзләренчә, “1788 елда сафка баскан предприятие тарихы дәүләтебез оборонасын ныгыту, Россиядә дары җитештерә башлау һәм дары җитештерүне арттыру тарихына тыгыз бәйләнгән. Казан дары заводы Бөек Ватан сугышында җиңүгә үзеннән саллы өлеш кертте. Ул елларда фронт өчен дары, “Катюша” өчен реактив снарядлар җитештерелде, фронтка өзлексез сугыш кирәк-яраклары озатылып торды”.

24
май, 2013 ел
җомга
24 майда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында эшләүче яшьләрнең республика иҗат фестивален оештыру һәм үткәрү буенча киңәшмә узды, аңа Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислек итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International