Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләр ачыкланачак

2013 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

“Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләр” республика конкурсын үткәрү кысаларында 29 майдан 8 июньгә кадәр Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан “Татарстан ЦСМ” ФБУ һәм “Тест-Татарстан” РСМЦ” ЯАҖ белән берлектә республикада эшләп чыгарыла торган продукциянең һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең конкурентлылык сәләтен һәм сыйфатын бәяләү буенча эксперт эше оештырылды.

Төрле номинацияләр буенча 12 комиссия составына (машина төзү тармагы продукциясе, химия һәм нефть химиясе сәнәгате, парфюмерия-косметика продукциясе; җиһаз, целлюлоза-кәгазь сәнәгате, төзелеш, җиңел сәнәгать; ит продукциясе, ипи-күмәч һәм кондитер әйберләре, халык һәм һөнәрчелек кәсебе әйберләре; хезмәт күрсәтүләр һ.б.) экспертлар һәм белгечләр, төрле министрлыклар һәм ведомстволар белгечләре кертелгән.

2013 елның июнендә, эксперт комиссияләре эше төгәлләнгәннән соң, 2013 елның иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре конкурсына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкчелегендә йомгак ясалачак. Җиңүчеләр конкурсның федераль этабында катнашу хокукына ия булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International