Эшләүче яшьләрнең республика иҗат фестивале гамәлгә куелды
2013 елның 24 мае, җомга
24 майда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында эшләүче яшьләрнең республика иҗат фестивален оештыру һәм үткәрү буенча киңәшмә узды, аңа Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислек итте.
Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Э. Фәттахов, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры вазыйфаларын башкаручы А.Шәрапов, Татарстан Республикасы сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары Г. Әхмәдиева, “Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм эшкуарлары ассоциациясе” эш бирүчеләрнең төбәк берләшмәсе генераль директоры А. Пахомов, «Созвездие-Йолдызлык» яшьләр иҗтимагый оешмасы директоры А. Гайнетдинов, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәте директоры Д. Туманов катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов әйтеп үткәнчә, “фестиваль үткәрү фикере Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов тарафыннан хупланды. Бу фестиваль Татарстан Республикасында эшче һәм инженер һөнәрләренең абруен арттыру, эшче яшьләрнең производствога күнегүе һәм сәнәгать предприятиеләрендә калуы, иҗтимагый әһәмиятле тәкъдимнәрне хуплау һәм гамәлгә ашыру, республикада балалар һәм яшьләр техник иҗатын, яшьләрнең социаль проектларын үстерү өчен кирәк”.
Киңәшмәдә Эшләүче яшьләрнең беренче республика иҗат фестивален уздыру турында документларга кул куелды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Э. Фәттахов, “Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм эшкуарлары ассоциациясе” эш бирүчеләрнең төбәк берләшмәсе генераль директоры А. Пахомов имзалады.
Фестиваль ел саен, ике этапта үтәчәк. Беренче этап (зона этабы) Татарстан Республикасының 5 зонасында (Казан, Алабуга, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләрендә), икенче – финал этабы һәм гала-концерт Казанда булачак.
Конкурс Нигезләмәсе буенча, анда милек рәвешенә бәйсез рәвештә төрле тармак предприятиеләрендә эшли торган 18-35 яшьтә булган затлар катнаша ала.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Россиянең Казахстан Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге белән онлайн-очрашу узды.