Татарстана һәм Пакистан хезмәттәшлеге

2013 елның 19 августы, дүшәмбе
19 августта Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов Пакистан Ислам Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Аламгир Бабар белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министр урынбасары Р. Фәттахов катнашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты кунакка республиканың икътисадый һәм инвестиция потенциалы, ике яклы хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында бәян итте.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында илче белән министр урынбасары Р. Фәттахов очрашты, Татарстанның сәнәгать потенциалына презентация үткәрелде, сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышынды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International