"Коркачык"та бәйрәм булачак

2013 елның 16 августы, җомга
 

17 августта Татарстан Республикасы Биектау районының “Коркачык” аэродромында “Мин күккә гашыйк!” авиация бәйрәме үткәреләчәк, ул Россиянең Һава флоты көненә багышлана.

2013 ел истәлекле вакыйгаларга бай булды, быел авиация техникасы генераль конструкторы, өч тапкыр Социалистик хезмәт Герое А.Н. Туполевның 125 еллыгы, авиация маршалы, иң беренче өч тапкыр Советлар Союза Герое А.И. Покрышкинның 100 еллыгы, Россия ДОСААФ оешмасының Татарстан Республикасындагы Үзәк аэроклубының 80 еллыгы билгеләп үтелде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов белгеләп үткәнчә, Татарстанның киләчәген алга киткән авиация сәнәгатеннән башка, республиканың икътисадын авиатөзүчеләр өлешеннән башка күз алдына китерүе дә кыен.

Авиация бәйрәме үткәрүнең максаты – халык арасында авиациянең абруен арттыру, балаларны һәм яшүсмерләрне  бу тармакка җәлеп итү, һөнәри юнәлеш чаралары үткәрү,  тармак хезмәткәрләре өчен бәйрәм чаралары оештыру.

Бәйрәмдә биш меңләп кеше катнашыр дип көтелә, шулар арасында кече һәм зур авиация белгечләре, тармак ветераннары, студентлар һәм мәктәп укучылары булачак.

Чараларда Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, эре авиация сәнәгате предприятиеләре вәкилләре катнашачак. Стендларда әлеге тармакка караган белгечлекләр хакында мәгълүматлар да алып булачак. Шулай ук  һава суднолары белән танышу мөмкинлеге, очышлар,  төрле очу аппаратлары, парашюттан сикерү һ.б. оештырыла. Бәйрәмгә килүчеләр игътибарына концерт программасы,  балалар өчен уеннар, кыр кухнялары һәм буфетлар да эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International