Татарстанда агросәнәгать үзәге төзеләчәк

2013 елның 21 августы, чәршәмбе
21 августта Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнехановның Татарстан Республикасында күпләп сатуның тармакара агросәнәгать үзәге төзелеше проектын инвестицияләүче компанияләр вәкилләре белән очрашуында Татарстан Республикасы Премьер-министры беренче урынбасары Р.Ф. Моратов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры М. Әхмәтов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Р. Фәттахов катнашты. Очрашуда сүз проектны гамәлгә ашыру, республиканың авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүче компанияләре белән хезмәттәшлек итү турында барды.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында министр урынбасары Р. Фәттахов, Татарстандагы сәүдә компанияләре вәкилләре, «GЕI-2A» Испания компаниясе җиткчеләре катнашында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасында төзеләчәк агросәнәгать үзәге проектын презентацияләү булды.
Мәгълүмат өчен:
Күпләп сатуның тармакара агросәнәгать үзәге проектын “Яңа Тура” технополисы территориясендә гамәлгә ашыру күздә тотыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International