Авиация ул – алга бару

2013 елның 20 августы, сишәмбе
Татарстан Республикасы Биектау районының “Коркачык” аэродромында “Мин күккә гашыйк!” авиация бәйрәме узды.
Бәйрәмне ачу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Россия ДОСААФ рәисенең беренче урынбасары Виктор Чернов, Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рафис Газизов, Авиатөзелеш корпорациясе берләшмәсенең персонал әзерләү буенча департамент директоры Николай Абруков, "С.Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү берләшмәсе" ААҖ генераль директоры Александр Бобрышев, "Казан вертолет заводы" ААҖ генераль директоры Вадим Легай, А.Туполев исемендәге Казан фәнни тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ) ректоры Альберт Гыйльметдинов, ТР Үзәк аэроклуб җитәкчесе Радик Халиуллин, шулай ук Росавиациянең Татарстан төбәкара идарә җитәкчесе, Россиянең атказанган пилоты Шәүкәт Умаров катнашты.
ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов “Мин күкне сайлыйм!” авиация бәйрәмендә катнашучыларны һәм кунакларны сәламләгәндә билгеләп үткәнчә, Татарстан - Россиянең авиация сәнәгате үсеш алган төбәкләренең берсе. Республикада, С.Горбунов исемендәге авиация-җитештерү берләшмәсе һәм Казан вертолет заводы кебек эре предприятиеләрдән тыш, радиоэлектрон иминлекне тәэмин итүче, радиобприборлар һәм авиация сәнәгате өчен кирәкле башка компонентлар белән тәэмин итүче предприятиеләр дә эшли.
Р.Зарипов бәйрәмгә, ветераннардан тыш, укучылар һәм студентлар да килүенә игътибарны юнәлтте. “Димәк, аларда омтылыш, күккә күтәрелү теләге бар, - дип ышана министр. – Ә моның өчен соңгы елларда республикада һәм РФ да билгеле шартлар тудырыла”, - ди ул.
Аның сүзләренә караганда, КНИТУ-КАИ республиканың авиация тармагы сәнәгать предприятиеләре белән бергә яшьләр яхшы белем алып Татарстан предприятиеләренә эшкә килсен өчен барысын да эшли. Моннан тыш, яңа авиация юнәлешләре булдырыла, күп кенә предприятиеләр модернизацияләнә һ.б.
“Бүгенге авиация бәйрәме Татарстан һәм Россия куәтен күрсәтә, - дип ассызыклады Р.Зарипов. - Авиация тармагы һәрвакыт инновацион юнәлеш булды”, - дип тә өстәде министр.
Соңрак, журналистлар белән бәйрәмне үткәрүнең максаты турында фикер алышканда, Р.Зарипов: “Без яшьләргә балачактан ук оча торган аппаратларны, пилотлар кабинасында утырып карый алуны, инженер һөнәрләренең дәрәҗәсен күрсәтергә телибез, бу ата-аналар балаларын бүген ТР һәм РФ сәнәгатендә ихтыяҗ булган юнәлешкә җәлеп итсен өчен эшләнелә”.
Бәйрәм ачылышы тантанасында тармак геройларына төрле бүләкләр һәм истәлекле медальләр тапшырылды.

(“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы материалы ярдәмендә эшләнде)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International