ЯҢАЛЫКЛАР


9
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
«КАМАЗ-мастер» командасыннан Андрей Каргинов «Дакар-2014» ралли–марафонының грузовиклар зачетының өченче этабында җиңүче исемен яулады.
Өченче этап – «Сан-Рафаэль – Сан-Хуан», тулаем аралыгы – 596 км, махсус участокның озынлыгы – 301 км. Икенче урынны “IVECO”да голландец Жерар де Рой яулады, ә “TATRA”да чех Алеш Лопрайс өченче булып килде.

21
декабрь, 2013 ел
шимбә
Премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Респубикасы энергетика тармагы ветераннарын һәм хезмәткәрләрен энергетикалар Көне белән котлый!
“Хөрмәтле Татарстан Республикасы энергетиклары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез –энергетиклар Көне белән чын күңелдән котлыйм!
Энергетика комплексы – республика икътисадының төп һәм стратегик мөһим тармакларның берсе. Сезнең көчегез белән Татарстанда булдырылган ышанычлы энергетика инфраструктурасы ярдәмендә республиканың әһәмиятле тармаклары тотрыклы рәвештә үсә.
Татарстан энергетикасы республиканы электр һәм җылылык энергиясе белән тулысынча тәэмин итә, шулай ук республикада урнашкан нефть чыгаручы, нефть эшкәртүче һәм машина төзелеше сәнәгатьләренең энергетика базасы булып тора.
Татарстан энергетиклары электр һәм җылылык энергиясен җитештерү һәм тапшыру технологияләрен камилләштерәләр, энергия ресурсларының генерациясен һәм файдалануның нәтиҗәлелеген үстерәләр.
2013 елда электр энергетикасының эре предприятиеләре буенча товар продукциясенең күләме 85,02 млрд. сум тәшкил итәчәк, республиканың “генерирующие компания”ләре электр энергиясен 23,17 млрд. кВт.с күләмендә эшләп чыгаралар.
Татарстан энергетикларының югары профессионализмы, фәнни һәм техник потенциалы, үз һөнәрләрен ярату - тармакның алдагы үсешенә һәм җитештерү процессына яңалыклар кертүгә этәреч булып торыр, дип ышанам.
Татарстанның энергетика комплексының ветераннарына, атказанган хезмәткәрләренә чын күңелдән рәхмәт сүзләремне җиткерәм!
Хөрмәтле Татарстан Республикасы энергетика комплексы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм! Алдагы көннәрдә дә Сезнең югары осталыгыгыз һәм тәҗрибәгез перспективалы планнарны һәм проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итеп торсын! Сезгә һәм якынарыгызга исәнлек-саулык, иминлек, бәхет телим!”

20
декабрь, 2013 ел
җомга
2013 елның 19 декабрендә Премьер-министр урынбасары- Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасына визит белән килгән Алтай крае делегациясе белән очрашты.
Очрашу кысаларында Татарстан Республикасының һәм Алтай краеның сәнәгать һәм инвестицион потенциалы презентациясе узды, регионара хезмәттәшлек итү, шул исәптән, сәүдә- икътисад элемтәләрен үстерү мәсьәләләре каралды.

18
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
2013 елның 18 декабрендә Казан дәүләт энергетика университеты оешуына 45 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.
Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов үзенең сәламләү сүзендә “1968 елда оешкан Казан дәүләт энергетика университеты бүгенге көндә илнең әйдәп баручы махсуслашкан вузларның берсе. Университет Идел–Урал регионы энергетика өлкәсе өчен кадрлар әзерләүне нәтиҗәле рәвештә гамәлгә ашыра. Хәзерге вакытта КДЭУ әлеге регион предприятиеләренең җылылык энергетикасының һәм электр энергетикасының барлык тармакларын белгечләр белән тәэмин итә. КДЭУны тәмамлаучылар Татарстан Республикасы һәм Россиянең икътисадының төрле өлкәләрендәге эре предприятиеләренең белгечләре һәм җитәкчеләре булып торалар”.
Бүгенге көндә университетта Россия регионнары, БДБ илләре, Азия һәм Африка илләреннән 9 меңнән артык студент һәм аспирант укый.
45 еллык тарихы дәверендә Казан дәүләт энергетика университеты энергетика өлкәсе өчен 33 мең 460 югары квалификацияле белгеч әзерләде.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, республиканың энергетика компанияләренең, Казан дәүләт энергетика университетының уртак эшчәнлеге нәтиҗәсендә республика мәктәпләрендә һәм урта профессиональ белем бирү учрежденияләрендә энергетик профилле 16 техник иҗаты түгәрәге оештырылды.
Университет төрле юнәлешле белгечләрне әзерли һәм фәнни тикшеренүләр үткәрә, КДЭУның лаборатория базасы һәм кадрлар потенциалы да көчле. Университет коллективы Татарстан Республикасында гына түгел, ә башка регионнар предприятиеләрдә, укыту учрежденияләрендә һәм тикшеренү оешмаларында ихтирам казанды.
2013 елның 17 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның Хантый-Манси автономияле округы Думасы Рәисе Борис Хохряков белән булган очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев катнашты.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Борис Хохряков Россиянең ике әйдәүче регионнары арасындагы хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Хантый-Манси автономияле округы парламенты делегациясе Татарстан Республикасына эш визиты белән килде. 16 декабрьдә делегация әгъзалары Татарстан Республикасы Дәүләт Советында булдылар, анда парламентара килешүгә имза салынды.

17
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
2013 елның 16 декабрендә Әлмәттә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика икътисады тармакларын кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, министрлыклар, муниципаль берәмлек җитәкчеләре, предприятие һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

16
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
2013 елның 14 декабрендә “Пирамида” мәдәният-күңел ачу комплексында “Эшче яшьләр иҗаты” Республика телевизион фестиваленең гала–концерты узды. Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән быел беренче тапкыр үткәрелде. Фестивальнең зона этаплары Татарстан Республикасының Түбән Кама, Әлмәт, Зеленодольск шәһәрләрендә 14 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр уздырылды. Иң көчле командалар 10–12 декабрьдә Казанда үткәрелгән суперфиналда очрашты.
“Эшче яшьләр иҗаты” Республика телевизион фестивалендә республиканың төрле тармактагы предприятиеләренең 40 команда составында 18 –35 яшьтәге 400 якын белгеч чыгыш ясады («Камаз», «Нижнекамскнефтехим», «ПОЗиС», «Алабуга автомобиль заводы», «.С.П.Горбунов исем. КАПО», «Казан вертолет заводы» һәм башкалар).

13
декабрь, 2013 ел
җомга
2013 елның 24 декабрендә “Пирамида” мәдәният-күңел ачу комплексында “Эшче яшьләр иҗаты” Республика телевизион фестиваленең гала–концерты узачак. “Эшче яшьләр иҗаты”ның Республика телевизион фестивале Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм «Созвездие–Йолдызлык» оешмасы белән берлектә оештырылды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов ассызыклавынча, “Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә оештырылган “Эшче яшьләр иҗаты”ның Республика телевизион фестивале җитештерүдә эшләүче яшьләрнең профессиональ үсеше өчен шартлар булдыруга юнәлдерелгән, эшче һәм инженерлык белгечлекләренең абруен арттыру, Татарстан Республикасы оешмаларында һәм предприятиеләрендә яшьләрнең иҗатын үстерүгә багышланган”.

11
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
2013 елның 11 декабрендә Алабуга заводының җитештерү мәйданчыгында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга багышланган “Флагман” инновацион проектын төгәлләү һәм «Флагаман-2», «Флагман-3» проектларын башлап җибәрүгә багышланган тантаналы чара булып узды. Ул Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының һәм "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгының хезмәт кешесен пропагандалау, эшче һәм инженер белгечлекләренең абруен арттыру өлкәсендәге эшчәнлеге, шулай ук республикада “Сакчыл җитештерү” методикасын кертү буенча ведомствоара эшче төркем эше кысаларында үткәрелде.

10
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
2013 елның 9-10 декабрендә Красноярск краеның инвестицияләр һәм инновацияләр министры урынбасары Петр Чижиков җитәкчелегендәге Красноярск крае делегациясе Татарстан Республикасына визит белән килде. Делегация составында – Красноярск краеның администрация вәкилләре, «Лизинговая компания «Дельта» ҖЧҖ, «Региональная тепловая компания» ААҖ, «РОСАТОМ» ядер энергиясе буенча дәүләт корпорациясенә кергән «Электр химия заводы» сәнәгать берләшмәсе», «Красный Яр АҖ» ЯАҖ, «ФанНано» ҖЧҖ. Красноярск крае делегациясен Татарстан Республикасы министр урынбасары Рашат Фәттахов каршылады.
Визит кысаларында делегация «Химград» технополисында һәм «Идея» технопаркында булачак, индустриаль мәйданчыклар эшчәнлегенең тәҗрибәсе белән һәм Татарстанның инновация үсеше белән танышачак.
Мәгълүмат өчен:
2012 елда Татарстан Республикасы белән Красноярск крае арасында товар әйләнеше 5 млрд.сум, шул исәптән, чыгару - 4,6 млрд. сум, кертү - 0,4 млрд.сум тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International