"Татнефть" ААҖ эшләнмәләре – "Архимед-2014" халыкара салонның җиңүчеләре

2014 елның 14 апреле, дүшәмбе
"Татнефть" компаниясе "Архимед-2014" ХVII халыкара Мәскәү уйлап табулар һәм инновацияле технологияләр Салонында катнашты. Татарстан компаниясенең эшләнмәләре 34 бүләккә – 8 алтын, 17 көмеш, 9 бронза медаленә лаек булды.
Халыкара бәйгенең алтын медальләре белән НГДУ “Нурлатнефть” компаниясенең ике технологиясе, "Татнефть" ААҖ Бөгелмә механика заводының ике эшләнмәсе лаек булды, шулай ук НГДУ "Альметьевнефть","Елховнефть", "Татнефть", “ТатНИПИнефть” ААҖ компанияләре дә алтын медальләр белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасында уйлап табуларны һәм рационализаторлык эшендәге актив эшчәнлеге өчен, "Татнефть" компаниясе регионнар Кубогы белән бүләкләнде, шулай ук компаниягә Салон эшен оештыру һәм үткәрү эшендәге активлыгы өчен махсус диплом тапшырылды һәм рәхмәт белдерелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International