Кичә «ЮвелирЭкспо.Казан» XII махсуслаштырылган ювелир эшләнмәләр күргәзмәсенең ачылышы узды. Күргәзмә “Казан ярминкәсе”ндә 2–6 июль көннәрендә узачак.
Әлеге күргәзмә – эшлекле элемтәләр урнаштыру, коммерцияле сөйләшүләр һәм профессиональ мәгълүмат белән уртаклашу өчен уңайлы мәйданчык. Күргәзмәдә кыйммәтле алтын һәм көмеш эшләнмәләрдән алып, premium-класслы ювелир әйберләр табарга була.
Быел катнашучылар арасында Екатеринбург, Калининград, Кострома, Мәскәү, Санкт–Петербург, Якутск һәм Россиянең башка шәһәрләреннән 200 артык ювелир әйберләр җитештерүче һәм аларны сатучы оешмалар катнаша.
Күргәзмә кысаларында семинарлар, “түгәрәк өстәлләр”, тренинглар, сәүдә оешмалары вәкилләре, эшлекле очрашулар, сөйләшүләр, күпләп һәм берәмләп сату булачак.