Р.Н.Миңнеханов “РАФФ” компанияләр төркеме”нең җитештерү мәйдәнчыкларын карады

2014 елның 1 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Рәшат Фәттахов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның “РАФФ” компанияләр төркеменә булган визитында катнашты.

Ул заводның җитештерү мәйданчыкларын карады, яңа җиһазлар белән танышты. Завод җитәкчелеге вәкилләре хәбәр итүенчә, “Төзелеш конструкцияләре заводы” ААҖ – Татарстанның күптәннән эшли торган күп профилле предприятиеләренең берсе. 2014 елның март аенда “Катлаулы профильләр заводы” ҖЧҖ  беренче чираты сафка бастырылган.

Яңа җитештерүнең  инвесторы – “РАФФ” төзелеш компаниясе. Әлеге предприятие катлаулы профильләрне үз эшчәнлегендә кулланачак (төрле катлаулыктагы объектларны төзү), шулай ук аларны сатачак та.

Татарстан Президентына технологик җиһазларны завод мәйданында урнаштыру схемасын күрсәттеләр, “РАФФ” төзелеш компаниясе территориясен реконструкцияләү, төзү һәм модернизацияләү этаплары турында сөйләделәр.

Шуннан Рөстәм Миңнеханов төзелеш корылмалары заводының яңа җитештерүне  карады. 2013 елда биредә каркаслы төзелеш өчен чыгарылган ригельле тимер-бетон панельләр җитештерү буенча яңа серия эшләтеп җибәрелгән булган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International