Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында Татарстан Республикасын энергия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алышынды.
Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дамир Сафиуллин катнашты. Министр урынбасары Татарстан Республикасы кулланучыларын энергия белән тәэмин итү куркынычсызлыгын һәм ышанычлы тәэмин итү мәсьәләләре хакында чыгыш ясады.
Энергетика хәзерге заман икътисады өчен база тармагы булып тора. Республикада энергетика объектларын модернизацияләү, шулай ук яңа куәтләрне гамәлгә кертү буенча җитди эш алып барыла. Шулай да энергетика җайланмаларының физик һәм мораль искерүе актуаль булып кала. Бүген республиканың энергия системасында электр һәм җылылык энергиясен җитештерүдә 4 компания эшли. Шул исәптән, «Генерирующая компания» ААҖ, «ТГК-16» компаниясе, Түбән Кама ТЭЦ һәм Урыссу ГРЭС ТГК.