“ТАНЕКО” комплексында 50 миллионынчы тонна нефть эшкәртелгән

2017 елның 11 декабре, дүшәмбе

“ТАНЕКО” нефть эшкәртү комплексында бүген 50 миллионынчы тонна нефть эшкәртелгән. Чимал составында шулай ук илдәге 1,5 млн тонна вакуумлы газойль, 40 мең тонна газ конденсаты, 31 мең тонна мазут эшкәртелгән.

Түбән Кама шәһәрендәге комплекста беренче продукция 2010 елның 30 декабреннән 31 декабрь төненә алына. 2011 ел декабрендә нефтьне беренчел эшкәртү заводы сәнәгый файдалануга тапшырыла.

Шуннан соңгы һәр елда шулай ук әһәмиятле сәнәгый казанышлар күзәтелеп бара. 2012 елда “ТАНЕКО” 7 миллион тонна нефть эшкәртү буенча проект куәтенә чыга, гранулалы күкерт җитештерелә башлый. 2013 елда нефтьне беренчел эшкәртү куәте проектныкыннан 115%ка җитә.

2014 елда Комбинацияләнгән гидрокрекинг җайланмасы (КГҖ) сәнәгый файдалануга кертелә. ЕВРО-5 дизель ягулыгы, РТ, ТС-1, Джет, А-1 маркалы авиация керосины, II һәм III төркем база майлары җитештерелә башлый. 2015 елның  июнендә КГҖ составында база майлары җитештерелә башлый. 2016 елда Комплексның продуктлар әрҗәсеннән мазутны кысрыклап чыгаручы, акрынайтылган тәртиптә кокслаучы җайланма эшен башлап җибәрә.

“ТАНЕКО” комплексында агымдагы күрсәткечләр: нефть чималы буенча куәте – 8,7 млн тонна, эшкәртү тирәнлеге – 99,2%, төссез нефть продуктлары чыгару – 87%. Хәзерге вакытта Комплекста 20 төр тирәсе товар продукциясе чыгарыла.

“ТАНЕКО”ның алга таба үсеше нефть эшкәртүне тирәнәйтү һәм нефть чималы эшкәртү күләмнәрен арттыру белән бәйле. Гамәлдәге җайланмаларны эксплуатацияләү белән берлектә, яңа җитештерү объектларын төзү эше дә өзлексез алып барыла. Якын айларда нафтаны гидрочистарту, керосинны гидрочистарту, дизель ягулыгын гидрочистарту, җиңел нафтаны изомеризацияләү җайланмаларын гамәлгә кертү планлаштырыла. 2018 ел өчен ЭЛОУ-АВТ-6 эшләтеп җибәрү, шулай ук “ТАНЕКО” комплексында ЕВРО-5 экологик классына караган автомобиль бензины җитештерә башлау әһәмиятле вакыйгага әйләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International