Татарстанда автомобиль аккумуляторлары чыгару буенча уникаль завод ачылды

2017 елның 8 декабре, җомга

Бүген “Алабуга” махсус икътисади зонасында тулысынча автомат җыю BarsTechnology линиясендә аккумуляторлы батарейлар заводының Россиядәге беренче чираты эшли башлады. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Михнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, шулай ук ТР министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

“Биредә нинди уникаль технологияләрнең кулланылуы турында күреп торабыз. Сез барлык экология нормаларын да үтисез. Һәм шунысын да исәпкә алырга кирәк, бүген бөтен дөнья электромобиль тарафына борыла. Сез биредә әлеге тармакның киләчәген формалаштырасыз”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты шулай ук дәүләт булышлыгының күздә тотылган барлык төрләреннән һәм формаларыннан файдалану өлешендә предприятие җитештерүчәнлеген дә уңай бәяләде.

“Мин ышанам, бу әле башы гына. Сезнең киләчәк яхшы һәм без сезгә киләчәктә дә теләктәшлек күрсәтеп торачакбыз”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Заводның максаты – 2022 елга кадәр җитештерүне елына 4 млн АКБ кадәр арттыру, автомобильләр өчен аккумуляторлы батарейлар базарында Россиядә алдынгы уенчылар урынын яулау һәм илнең автомобиль заводларын АКБ белән тәэмин итү буенча әйдәүче җитештерүчегә әйләнү. Проектка булган инвестицияләр күләме 1,6 млрд сум тәшкил иткән. 100 эш урыны булдырылган, тулы проект куәтенә ирешелгәндә алар саны 350гә җитәчәк. Проектны тормышка ашыруга кертелгән инвестицияләрнең тулы күләме якынча 3 млрд сумга җитәргә тиеш.

Заводның икенче чиратын инде 2019 елда ук сәнәгый эксплуатациягә кертү планлаштырыла. Ул чакта чыгарыла торган продукциянең еллык күләме елына 3 млн аккумуляторга җитәргә тиеш, бу исә Россиядәге барлык базарларның 15%ын тәшкил итәчәк.

Исегезгә төшерик, элегрәк Россия Президенты Владимир Путин импорталмаш кысаларында сәнәгать үсешен иң стратегик бурычларның берсе буларак билгеләде. “Үзебезнең ил сәнәгатендә эш активлыгын үстерүгә теләктәшлек белдерү, яңа, уңышлы производстволарның барлыкка килүен стимуллаштыру мөһим һәм, әлбәттә инде, тармакның нәтиҗәле үсешен тоткарлый торган системалы мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк”, – диде ул.

Илдә сәнәгать үсеше дәүләт башлыгының 2012 елдагы май указларының берсе (№ 596 “Дәүләтнең дәвамлы икътисад сәясәте турында”) нигезендә гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International