ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2018 ел
җомга

2018 елның 27-28 апрелендә КНИТУ-КАИ Яңа технологияләрнең Алман-Россия институтында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча “Татарстан Республикасы сәнәгатен санлаштырылган рәвештә үзгәртеп кору” стратегик сессиясе уздырыла. Чараны оештыручылар – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм “Төньяк-Көнбатыш” стратегик эшләнмәләр үзәге” фонды.

Сессияне ачу эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнаша.  Сессияне алып баручы – “Төньяк-Көнбатыш” стратегик эшләнмәләр үзәге” фонды директоры Владимир Княгинин.

Санлаштыру буенча лидер-компанияләр республикадагы сәнәгый предприятиеләр белән санлаштырылган рәвештә үзгәртеп кору проектларын гамәлгә ашыруда тәҗрибә уртаклашачак.

Стратегик сессиядә шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасының Предприятиеләр һәм сәнәгачеләр ассоциациясе, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы, Татарстан Республикасындагы министрлыкларның һәм ведомстволарның вәкилләре катнашачак.

Чарада катнашучылар Татарстан Республикасы сәнәгате өчен санлаштыру буенча чакырулар һәм аларга тәэсир итү вариантлары турында фикер алышачак, санлаштыруга күчүнең мөмкин булган проектларын ачыклаячак, Татарстанның үсеш приоритетларын исәпкә алып, аларны тормышка ашыруда төп адымнарны да исәпкә алып.

Сессия эше предприятиеләрнең тармак үзенчәлекләрен (“Машина төзелеше”, “Оборона-сәнәгать комплексы”, “Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү”, “Фармацевтика тармагы”, “Нефть-газ тармагы һәм нефть табу”) исәпкә алып төзелгән эш төркемнәрендә узачак.  Эш төркемнәрендә эшләү йомгаклары 15 минутлык докладлар форматында уртак пленар утырышларда җиткереләчәк.

Стратегик сессия нәтиҗәләре республика җитәкчелегенә җиткереләчәк, шулай ук “Санлаштырылган Татарстан” программасын эшләү кысаларында файдаланылачак.


26
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы делегациясенең Тюрингия федераль республикасына булган визиты дәвам итә. Бүген чарада катнашучылар Ганновер ярминкәсен карыйлар, анда Татарстан Республикасы стенды урнаштырылган.

HANNOVER MESSE — дөньядагы иң алдынгы сәнәгый күргәзмә. Соңгы елларның төп темасы – интеграцияләнгән эш һәм энергетика – Индустрия 4.0 концепциясен чагылдыра, ул бизнес-процесларның санлаштырылган интеграциясеннән гыйбарәт.

HANNOVER MESSE биш флагман күргәзмәсен берләштерәчәк:

IAMD – Интеграцияләнгән автоматизация, хәрәкәт һәм приводлар.

2018 елда "Эшне автоматлаштыру" һәм "Механик приводлар һәм автоматлаштыру (MDA)" уңышлы күргәзмәләре интеграцияләнгән автоматизация, сәнәгый ИТ, привод системалары һәм пневматик технологияләр өлкәсендә ел саен уздырыла торган шоу өчен берләштерелә.

Digital Factory – интеграцияләнгән һәм ИТ-чишелешләрнең алдынгы күргәзмәсе. Сәнәгый процессларның барча чылбыры өчен программа тәэминаты, киләчәк заводында техник проектлау, эш һәм ИТ берләшмәсе.

Energy – интеграцияләнгән энергетика системаларының һәм мобильлекнең әйдәп баручы күргәзмәсе. Энергетикага катнашы булган технологияләрне бер урында бер вакытта тулы спектрында күрсәтә торган дөньядагы бердәнбер платформа.

Industrial Supply – инновацияле чишелешләрнең һәм җиңел конструкцияләрнең әйдәп баручы күргәзмәсе. Акыллы субподряд чишелешләр һәм җиңел конструкцияләр өчен халыкара очрашу урыны.

Research & Technology – фәнни тикшеренүләр һәм технологияләр тапшыру өлкәсендә әйдәп баручы күргәзмә.

Беренче мәртәбә, HANNOVER MESSE белән бер үк вакытта, предприятиеләрнең эчке логистикасы һәм CeMAT тәэмин итү чылбырлары белән эш итү буенча төп вакыйга уза.

Склад белән эш итү системалары, акыллы әрҗәләр, автомат рәвештә көйләнә торган транспорт чаралары, гомумканаллы һәм каналара чишелешләр... Һәр ике ел саен HANNOVER MESSE белән CeMAT Логистика 4.0 һәм Индустрия 4.0 тырышлыгын берләштерү нәтиҗәсендә барлыкка килгән мөмкинлекләр турында күрсәтәчәк.

2018 елның 26 апрелендә “Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсе” акционерлык җәмгыятенең укыту-җитештерү үзәгендә предприятиедә техник иҗат түгәрәкләре ачылуның 5 еллыгына багышланган чара узды. Исегезгә төшерик, предприятиедә “Газ динамикасы һәм газ-турбина двигательләре”, “Автоматлаштыру һәм механикалаштыру” һәм “3Д-модельләштерү” түгәрәкләре эшли.

Чарада мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, министрлыкларның һәм ведомстволарның, Рационализаторлар һәм уйлап табучыларның республика советы, Республика мәктәптән тыш эшләү үзәге вәкилләре, гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучы, техник иҗат түгәрәкләренә йөрүче балалар, түгәрәкләрнең укытучылар составы катнашты. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан сәламләү сүзләре белән корпоратив идарә бүлеге башлыгы А.А.Фёдоров чыгыш ясады.

Чара кысаларында түгәрәкләргә йөрүчеләрне – 2018 елда уздырылган республика конкурсларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы оештырылган иде. Шулай итеп, “24-bit” республика конкурсы йомгаклары буенча “3Д-модельләштерү” техник иҗат түгәрәгенә йөрүчеләр призлы урыннарны: Калаганов Александр – 3 урын, Федотов Александр – 2 урын, Егоров Герман – 1 урын яулады. Шулай ук “21 гасыр Кулибины” конкурсында да түгәрәккә йөрүче балалар, ә атап әйткәндә: Эсаулов Егор (3 урын), Маркушин Николай (2 урын) һәм Егоров Герман (1 урын) үзләрен лаеклы рәвештә күрсәтә алды.

Белешмә өчен: Республика мәктәптән тыш эшләү үзәге уздырган сайлап алу нәтиҗәсендә Татарстан Республикасыннан делегация составына “Яшь техниклар һәм уйлап табучылар” россиякүләм конференциясендә катнашу өчен түгәрәккә йөрүче Маркушин Николай кертелде. Конференция 2018 елның 26 июнендә булачак. Хәзерге вакытта фәнни җитәкчесе А.В. Бакланов белән заявка һәм презентация проекты формалаштырыла.

Балалар тарафыннан проектлар әзерләгәндә фәнни җитәкчелек итүче укытучылар да: Иванов Николай Кондратьевич, Бакланов Андрей Владимирович, Фирсов Алексей Григорьевич, Кяльчин Алексей Владимирович игътибардан читтә калмады.

Бер ел эчендә балалар яңа күнекмәләр һәм компетенцияләр үзләштергән, фәнни-техник иҗат, рационализаторлык белән шөгыльләнгән, республиканы конкурс нигезендә алга этәрүдә актив катнашып килгән. Техник иҗатны үстерү буенча предприятиенең эш тәҗрибәсе 2017 елның 6 октябрендәге республика киңәшмәсендә презентацияләнде.


25
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Тюрингиянең икътисад, фән һәм санлаштырылган технологияләр министры В.Тифензее һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан-Тюрингия эш төркеме утырышын уздырды, анда 2017 елда уртак эшкә нәтиҗә ясалды һәм 2018-2019 елларга бурычлар билгеләнде. Татарстан-Тюрингия эш төркеменең икенче утырыш беркетмәсе һәм EBZ белән "КАМАЗ" ГАҖ арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры А.А.Кәримов рәиселегендәге делегация 2018 елның 23-27 апрель көннәрендә Эрфурт (ГФР) шәһәрендә эш сәфәре белән.

Бүген әлеге сәфәр кысаларында делегация Эрфуртның Мәгариф Үзәгендә булды. Әлеге үзәк – Тюрингиядә һәм аннан читтә техник һәм җитештерү мәгарифе өлкәсендә инновацияле хезмәт күрсәтүче компанияләрне берләштерә.


24
апрель, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 24 апрелендә "ИТ-парк" югары технологияләр өлкәсендәге технопарк" ДАУ бинасында ике көнгә исәпләнгән "Безнең Татарстан" VIII форумының финал күргәзмәсе ачылды.

"Безнең Татарстан" республика яшьләр форумы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән, партнерлардан, потенциаль инвесторлардан һәм Форумны оештыручылардан алга таба булышлык һәм ярдәм күрсәтү өчен иң яхшы проектлар һәм яшьләр программалары сайлап алынды. Форум шулай ук "iВолга" ИФО яшьләр форумы, яшьләрнең россиякүләм "Таврида" һәм "Территория смыслов", "Балтийский Артек" мәгариф форумнары кебек федераль мәйданнарда Татарстан Республикасыннан катнашу өчен иң яхшы проектларны сайлауда да төп мәйдан булып тора. 2018 елда Форумда катнашу өчен 11 тематик мәйдан буенча 908 заявка тапшырылды: "Архитектура һәм сәнгать территориясе", "Брендлар территориясе", "Мәрхәмәт территориясе", "Инновацияләр территориясе", "Кече ватан территориясе", "Тынычлык һәм ризалык территориясе", "Яшьләр территориясе", "Эшкуарлык территориясе", "Спорт территориясе", "Вәзгыяти үзәкләрнең элементлар территориясе" һәм "Татарстан – коррупциясез территория".

Форумның күргәзмә экспозициясен карау эшендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов катнашты.

Белешмә өчен: Татарстан Республикасында "Безнең Татарстан" республика яшьләр форумы Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасындагы яшь галимнәрнең һәм белгечләрнең Региональ яшьләр иҗтимагый хәрәкәте һәм "Татарстан Республикасының иҗади яшьләр академиясе" региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә 2010 елдан бирле тормышка ашырыла. Шушы вакыт эчендә Форумда 12 000 артык кеше катнашты, алар 4500 артык проект тәкъдим итте. 7 елда Форумны уздыру йомгаклары буенча 180 финалист үз проектын тормышка ашырды һәм аларны үстерү эшен дәвам иттерә.

Шуңа бәйле рәвештә, быелгы Форумның концепциясе – "Без трендлар ясыйбыз". Форум кысаларында актуаль темалар буенча ачык фикер алышулар, панель дискуссияләр һәм мәгариф чаралары, шулай ук "сорау-җавап" форматында очрашулар узачак. Ике көн эчендә Форумда халыкара, федераль һәм региональ дәрәҗәдә иң яхшы спикерлар чыгыш ясаячак. Ел саен Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь) Россия төбәкләре арасында яшьләр сәясәтен нәтиҗәле тормышка ашыру өлкәсендә рейтинг уздыра. 2017 елда Татарстан Республикасы әлеге исемлектә беренче урын алды.

Форумның ике көнлек финал күргәзмәсе, гадәттәгечә,  "ИТ-парк" югары технологияләр өлкәсендәге технопарк" ДАУ бинасында 2018 елның 24-25 апрель көннәрендә узачак. Ел саен Форум финалында мәгариф чараларын, яшьләрнең иң яхшы проектларыннан күргәзмәләрне карау, данлыклы кешеләр белән очрашу максатында, шулай ук "Безнең Татарстан" республика яшьләр форумында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында 1000 артык яшь вәкил катнаша.


20
апрель, 2018 ел
җомга

Бүген Казанда БДБ катнашучы дәүләтләрнең хәрби көчләр штаблары башлыклары комитетының утырышы уза. Чарада катнашучылар Казанның югары Кызыл байрак танк команда училищесы территориясендә Татарстан Республикасының ОСК предприятиеләрендә җитештерелгән корал һәм техника күргәзмәсен карады.


19
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 9 апрелендә Россия Федерациясендә "Яшь профессионаллар  (WorldSkills Russia) 2018" VI илкүләм чемпионаты финалының сайлап алу ярышлары башланып китте. 15 апрель көнне Татарстан Республикасыннан Мәскәү шәһәренә конкурсантларның беренче агымы килде.

Элегрәк, "Ворлдскиллс"ның 74 компетенциясе һәм "Ворлдскиллс Юниор"ның 46 компетенциясе буенча сайлап алу ярышларын уздыру өчен, Татарстан Республикасын да кертеп, Россия Федерациясенең 17 төбәге билгеләнгән иде, Татарстан Республикасы "Ворлдскиллс" компетенцияләренең 67се һәм "Ворлдскиллс Юниор"ның 21 компетенциясе буенча күрсәтеләчәк.

Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә (Хабаровск крае) 2018 елның 18 апреленнән 28енә кадәр Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына беркетелгән 5 компетенция буенча сайлап алу ярышлары узачак. Ә атап әйткәндә: "Табаклы металл эшкәртү", "Прототиплар әзерләү", "ЧПУ станокларында токарьлык эшләре", "ЧПУ станокларында фрезер эшләре", "Эретеп ябыштыру технологияләре". Ярышлар 2 мәйданда узачак.

Татарстан Республикасыннан 5 конкурсант һәм 5 эксперт катнашачак. Әлеге мәйданчыклардагы эшләрне Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары А.А.Хөсәенов күзәтеп тора.


18
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында "Турникетларсыз бер атна" россиякүләм акциясе старт алды, анда республиканың 23 сәнәгый һәм сәүдә предприятиесе катнаша.

Акция кысаларында 2018 елның 17 апрелендә Казан дары заводы генераль директоры Лившиц Александр Борисович Казанның Киров районындагы "50 нче гимназия" МБМУ укучылары өчен ачык дәрес уздырды. Чарада 40 кеше катнашты. "Бу бит Казан дары заводының генераль директоры гына түгел, ә, иң беренче чиратта, безнең уку йортын тәмамлап чыккан укучы!" – дип таныштырды белем бирү йортының директоры Елена Николаевна Фролова укучыларны килгән кунак белән. Гимназия белән предприятие арасында күп еллардан бирле үзара хезмәттәшлек яшәп килә. Ул инде күптән дуслыкка әверелгән, биредә уртак чараларга да, яхшы гореф-гадәтләргә дә, башлангычларга да булышлык күрсәтү бар. Ә күптән түгел тематик дәресләр дә уздырыла башлаган. Әгәр мәктәп программасы курсыннан балалар төгәл һәм гуманитар фәннәрнең төп постулатлары турында белем тупласа, ачык дәрестә алар Дары заводының тарихы, югары белем бирү йортларында, шулай ук көллиятләрдә максатчан укыту программасы турында белде, эш барышы турында фильм карады, шулай ук заводтагы яшьләр оешмасының эшчәнлеге белән танышты. Сөйләшү бик мәгълүматлы булды һәм укучылар, укытучылар составы белән Александр Борисович арасында яңа очрашулар турында ышаныч калдырды. Очрашу азагында А.Б. Лившиц өлкән сыйныфларда укучыларга уңышлар һәм тырышып укуларын теләде! 

Шулай ук 2018 елның 17 апрелендә "КНИТУ" ЮББ ФДБМУ ФСПО 3 курс студентлары Казан дары заводында булды. Студентлар өчен төп эш цехларын күрсәтеп, завод буенча экскурсия оештырылды. "Пиротехник составлар һәм эшләнмәләр технологиясе" белгечлеге буенча белем алучы студентлар эшчәнлектәге әһәмиятле юнәлешләр, белгечләрнең эш шартлары һәм оешманың бай тарихы белән танышты. Студентлар өчен махсус 120 мм танк тубыннан күрсәтмәле ату башкарылды. Сәяхәт программасы музей карау белән төгәлләнде.

 

Бүген, 18 апрель көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының 2017 елдагы эш йомгакларына һәм 2018 елгы бурычларына багышланган киңәйтелгән коллегиясе утырышында катнашты.

Утырышта Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасарлары Аркадий Дворкович, Дмитрий Рогозин, Ольга Голодец, Россия Федерациясе Хөкүмәте әгъзалары, федераль хакимият органнары һәм Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнары, тармак ассоциацияләре, сәнәгый предприятиеләр һәм сәүдә өлкәсендәге оешмаларның вәкилләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International