Татарстан Республикасы делегациясенең Кытай Халык Республикасына визиты

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе ике көнлек эш визиты белән Кытай Халык Республикасына килде, биредә Чжэцзян һәм Фуцзянь провинцияләре җитәкчеләре белән очрашу, шулай ук алар территориясендә урнашкан берничә сәнәгать компаниясен карау планлаштырыла. 

Кытайдагы Татарстан Республикасы делегациясе составында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов; ТР Премьер-министр урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов; ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина; ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов; "АК БАРС" БАНК ГАҖ идарәсе рәисе Зөфәр Гаязов; КХРда Татарстанның сәүдә-икътисад вәкиле Марсель Гыйлаҗев һ.б. катнаша.

Визит барышында Татарстан Республикасы Президенты Чжэцзян провинциясе губернаторы урынбасары ЧжуЦонзю әфәнде белән очрашты һәм "Татарстан-Чжэцзян" уртак эш форумы булып узды.

Форумны ачкан вакытта чарада катнашучыларга Татарстан Республикасының туристлык һәм инвестицион потенциалы турында роликлар күрсәтелде. Алга таба сәламләү сүзләре белән Чжэцзян провинциясе губернаторы урынбасары ЧжуЦонзю; Шанхай каласында РФ генераль консулы Алексей Евсиков һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте.

Үз чиратында, Татарстан Республикасы делегациясе вәкилләренә Чжэцзян провинциясе буенча кыскача презентация ясалды һәм эш форумында катнашкан Кытай компанияләре вәкилләре белән адреслы очрашулар уздырылды.

Форум кысаларында Саба муниципаль районы белән Вэнлинь шәһәре арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру турында һәм Кукмара муниципаль районы белән Юйхуань шәһәре арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру турында килешүләр имзаланды, әлеге шәһәрләр шул ук провинциядә урнашкан. Форум кысаларында шулай ук ICL-КПО ВС һәм Hikvision компанияләре арасындагы ниятләр турында Беркетмә дә имзаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International