2018 елның 24-25 май көннәрендә Татарстан Республикасы делегациясе Татарстан Республикасы Р.Н.Миңнеханов җитәкчелегендә Петербургның халыкара икътисад форумы эшендә катнашты. Делегация составына республика министрлыклары, ведомстволары һәм Татарстан Республикасы предприятиеләре җитәкчеләре керде. Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Альберт Кәримов һәм аның урынбасары Алмаз Хөсәенов катнашты.
Форум кысаларында Татарстан Республикасы Президентының Санкт-Петербург Губернаторы Георгий Полтавченко белән (Татарстан Республикасының Санкт-Петербург белән килешүен тормышка ашыру буенча чаралар планы имзаланды), Ташкент өлкәсе Хакиме Гуломжон Ибраһимов белән (Татарстан Республикасының һәм Ташкент өлкәсенең ике арадагы хезмәттәшлеге турында килешү имзаланды), Гагаузия (Молодва Республикасы) автономияле-территориаль берәмлеге башлыгы Ирина Влах белән (Татарстанда Гагаузия вәкиллеген ачу турында килешү имзаланды) очрашулары узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хезмәттәшлек турында берничә документка:
- "Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы" автономияле коммерциясез оешмасы генераль директоры Светлана Чупшева белән Татарстан Республикасы территориясендә "Төбәкләр өчен киләчәк кадрлары" стратегик инициативасын тормышка ашыру максатларында хезмәттәшлек итү турында килешүгә;
- "Икътисадый үсешне тизләтү институты (Рыбаков Фонды)" фондын гамәлгә куючы Игорь Рыбаков белән Татарстан Хөкүмәте һәм "Икътисадый үсешне тизләтү институты (Рыбаков Фонды)" фонды арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды.
Шулай ук чит илдәге һәм Россиядәге компанияләр белән очрашулар узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Газпром" ГАҖ Идарәсе Рәисе Алексей Миллер инновацияләр өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды.
Татарстан Президенты катнашында түбәндәгеләр имзаланды:
- Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм "Агроторг" ҖЧҖ арасында инновация өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү;
- Татарстан Республикасы белән X5 RetailGroup компаниясе арасында хезмәттәшлек турында килешү. Яклар ваклап сату өлкәсендә Татарстан Республикасының инновацион һәм социаль-икътисадый инфраструктурасын үстерү, шулай ук импорталмашны көчәйтү өстендә эшләү һәм Россиянең мәгълүмати технологияләрен үстерү турында килешенде;
- "КАМАЗ" ГАҖ белән "Эр Ликид" төркеме арасында 20 еллык срокка техник газ китертүгә инвестиция контракты;
- "Трансойл" төркеме белән "Русфонд" хәйрия фонды арасында хәйриячелек эшчәнлеге турында килешү, аның нигезендә "Трансойл" төркеме акчаларын Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты лабораториясенә потенциаль җелек донорларының типларын билгеләүне автоматлаштыру һәм тизләтү өчен кирәкле җайланмалар сатып алу күздә тотыла.
- Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkillsKazan 2019 дөнья чемпионатының оештыру комитеты һәм Россиядәге Coca-Cola системасы арасында партнерлык килешүе.
"КАМАЗ" ГАҖ һәм "ДАЙМЛЕР КАМАЗ РУС" ҖЧҖ арасында махсус инвестиция контрактына кул куелды. Контракт "КАМАЗ" заводында "ДАЙМЛЕР" белән берлектә яңа каркаслы кабиналар җитештерүне үстерүгә юнәлдерелгән.
"Нижнекамскнефтехим" компаниясе 2032 ел азагына кадәр 807 млн евро суммасына Ойлер Гермес (EulerHermes) иминият полисы белән тышлау буенча озак вакытлы кредит килешүе төзеде.