2018 елның 1 июнендә “Төбәкләр өчен киләчәк кадрлары” стратегик инициативасының беренче этабында катнашу өчен документлар тапшыру тәмамлана.
Исегезгә төшерәбез, проектта Россия Федерациясенең 7 субъектыннан 14-17 яшендәге талантлы яшүсмерләр катнаша ала.
Проектның максаты талантлы һәм югары мотивацияле балалар, яшьләр һәм аларның остазлары арасыннан төбәкнең лидер командаларын (“төбәкләрне үстерү командаларын”) формалаштырудан гыйбарәт. Инициативаны тормышка ашыру барышында катнашучы төбәкләрдә талантларны нигезле саклап калу механизмын (балалар һәм яшьләр өчен һөнәри новигация системасы, кичектереп торылган хезмәт шартнамәсе, максатчан укыту, стажировкалар һәм практикалар, дуаль белем бирү һ.б.) эшләү һәм норматив яктан беркетү планлаштырыла.
Төп оештыручы булып Стратегик инициативалар агентлыгы катнаша.
Проектны тормышка ашыру ике этапка бүленә:
Тулырак мәгълүматлар белән “Сәләтле балалар” интернет-порталында (www.globaltalents.ru) танышырга яисә 8915-481-57-01, 8(495) 603-85-77 телефоннары, шулай ук mail@globaltalents.ru электрон почтасы аша белешергә мөмкин.