ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 15-16 май көннәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры А.А.Кәримов рәислегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Үзбәкстан Республикасында эш визиты белән.

Делегация составына шулай ук "КАМАЗ" ГАҖ, "Татнефть" ГАҖ, "КМПО" АҖ, "Ак Барс банк" ГАҖ һ.б. керде.

Быелның 15 маенда визит кысаларында Үзбәкстан Республикасы белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлекне үстерү буенча түгәрәк өстәл булды, биредә сәламләү сүзләре белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры А.А.Кәримов һәм Үзбәкстан Республикасының Ташкент өлкәсе Хакиме Г.И.Ибраһимов чыгыш ясады.

Түгәрәк өстәл утырышында хезмәттәшлек проектлары белән "КАМАЗ" ГАҖ, "КМПО" АҖ, "Ак Барс банк" ГАҖ, "ТЭМ" сәүдә йорты" ҖЧҖ һ.б. вәкилләре хезмәттәшлек проектлары белән чыгыш ясады.

Түгәрәк өстәл азагында делегация вәкилләре һәм министрлыклар белән ведомстволар җитәкчеләре арасында ике яклы очрашулар булды.

Визит йомгаклары буенча 16 май көнне делегация "Үзбәкстан нефте һәм газы – GlobalOil&GasUzbekistan 2018" 22 халыкара күргәзмәсен ачу тантанасында катнашты.


15
май, 2018 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 25 маендагы 634 номерлы карары кысаларында расланган механизм референцияләр һәм эксплуатацияләү тәҗрибәсе булмаган шартларда базарга җайланмаларның пилот партияләрен чыгаруга бәйле проблемаларны хәл итүгә максат тота һәм чимал, материаллар һәм комплект өлешләр, инженер эшләнмәсе һәм проектлау өчен түләүдә, тәэминат өлешләре һәм чыгым кораллары, логистика операцияләре һ.б. сатып алуга фактта тотылган чыгымнарның 50% кадәр өлешен компенсацияләүне күздә тота.

Сайлап алуда катнашу өчен оешмалар – сәнәгать өлкәсендәге эшчәнлек субъектлары чакырыла. Сайлап алуда катнашу өчен заявкалар 2018 елның 14 маеннан 31 маена кадәр каралачак.

Субсидияләр бирүнең "яңа" Кагыйдәләре (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 25 маендагы 634 номерлы карары белән расланды) нигезендә оешмаларның Дәүләт сәнәгать мәгълүмат системасында (ДСМС) тутырылган сәхифәләре булырга тиеш.

Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан, элемтәгә керү өчен: Корнаухов Егор Юрьевич - 8 (495) 632-88-88, өст. 2041.

Электрон почта: kornauhov@minprom.gov.ru.

 

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 25 маендагы 634 номерлы карары

Россия Сәнәгать министрлыгының 2018 елның 08 маендагы 1818 номерлы боерыгы

Быелның 14 маенда "Алабуга" ҖТП МИЗда Татарстан Республикасы Президенты катнашында тантаналы рәвештә "ММК-Джошкуноз-Алабуга" ҖЧҖ яңа сервислы металл үзәге ачылды. Ачу тантанасында шулай ук "Магнитогорск металлургия комбинаты" ГАҖ директорлар советы рәисе В.Ф.Рашников, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары А.Н.Морозов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры А.А.Кәримов, Чиләбе өлкәсе губернаторы Б.А. Дубровский, УП Форд Соллерс президенты А.Ш.Ширинов, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Металлургия һәм материаллар департаменты директоры П.В.Серватинский һәм башкалар катнашты.

"ММК-ДЖОШКУНОЗ-АЛАБУГА" ҖЧҖ компаниясенең инвестиция проекты "Алабуга" МИЗ территориясендә, Россия Федерациясе территориясендә җитештерелгәннәре өчен дә, экспортка җибәрү өчен дә, Ford бренды автомобильләре өчен штампланган кузов детальләре өчен корыч әзерләмәләр (бланклар) җитештерергә планлаштыра.

Проектның инициаторлары: "ММК" ААҖ – Россия Федерациясе территориясендәге иң зур металлургия комбинатларының берсе һәм "ДжошкунозАлабуга" ҖЧҖ – автомобиль сәнәгате өчен корычтан штамланган детальләр җитештерүче. "ДжошкунозАлабуга" ҖЧҖ – "Алабуга" МИЗ резиденты булып тора.


14
май, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген "Алабуга" МИЗ корпоратив университетында Татарстан Республикаының эре предприятиеләре өчен "Алабуга" МИЗ корпоратив университетының алдынгы идарә һәм мәгариф технологияләрен кертүгә багышланган семинар булды. Семинарда Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләреннән йөздән артык вәкил катнашты. Семинар Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының быелның 27 февралендә булып узган уртак йомгаклау коллегиясе барышында бирелгән йөкләмәсе буенча уздырылды.

Семинар барышында "Алабуга" МИЗ корпоратив университетына презентация ясалды, университетны торгызу мәсьәләләре, аның казанышлары һәм мөмкинлекләре яктыртылды. Махсус зона резидентлары – "Армстронг Билдинг Продактс" ҖЧҖ, "Форд Соллерс Елабуга" ҖЧҖ һәм "Белая Дача Алабуга" ҖЧҖ предприятиеләре идарәгә, мәгарифкә һәм кадрларга бәйле мәсьәләләрне хәл итүдәге эш тәҗрибәләре белән уртаклашты.

Семинар йомгаклары буенча 2017 елда "Ел инженеры" россиякүләм конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы булды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләрендәге 32 вәкилне министрлык грамоталары белән бүләкләде һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

"Ел инженеры" россиякүләм конкурсында җиңүчеләргә рәхмәт белдерәбез һәм алга таба да иҗади һәм хезмәттә уңышлар телибез!

Конкурс материаллары

2018 елның 12-13 маенда Бима т.п. тирәсендәге Мишә елгасында "Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре берлеге" төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган "Марш Бросок" республика туристлык-маҗаралы чарасы булды.

Чара кысаларында ТР предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшьләр арасында һәвәскәрләрчә балык тоту буенча ярышлар узды. Икенче ел рәттән әлеге ярышлар Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы кураторлыгында уза.

Быел ярышлар 13 майда уздырылды. Анда "Татэнерго" АҖ филиалы – Түбән Кама ГЭС, "КМПО" АҖ, "Ремдизель" АҖ, "КВЗ" ГАҖ, "Татэнерго" АҖ филиалы – Яр Чаллы ҖЭҮ, С.П.Горбунов ис. КАЗ – "Туполев" ГАҖ филиалында һ.б. сәнәгать предприятиеләрендә эшләүче яшьләр катнашты.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан призлар белән, шулай ук Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәтеннән махсус бүләкләр белән түбәндәгеләр бүләкләнде:

1 урын: Скачков Виталий, "Татэнерго" АҖ филиалы – Яр Чаллы ҖЭҮ

2 урын: Гарипова Азалия, С.П. Горбунов ис. КАЗ – "Туполев" ГАҖ филиалы

3 урын: Мөхәммәтҗанов Илназ, "Татэнерго" АҖ филиалы – Түбән Кама ГЭС

Бер нөсхә балыкның максималь авырлыкта булганы өчен Скачков Виталий махсус приз алды.


10
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Внешэкономбанк Рәисе Сергей Горьков һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов "Идея" технопаркындагы "Эйдос-Медицина" ҖЧҖ карады, компания эше һәм медицина стимуляторлары җитештерү процессы белән танышты.

Медицина стимуляторларын уйлап табучы һәм серияле итеп җитештерүче әлеге предприятие БиоМед "Сколково" кластеры резиденты булып тора, ул – Россия күләмендәге "Бизнес-уңыш 2015" илкүләм эшкуарлык премиясендә җиңүче, "Медицина Фәне Үзәге"н (Казан) булдыру инициаторы.  Компания продукциясе Россиядә генә түгел, ә аннан читтә дә таныш.

2018 елның 7 июненнән 10сына кадәр Курск өлкәсендә VII Урта рус икътисад форумы һәм "Курскның Коренск ярминкәсе-2018" XVIII төбәкара универсаль күмәртәләп-ваклап сату ярминкәсе узачак.

Форумның планлаштырылган темасы – "Белемнәр икътисады юнәлешендә барганда". Форумның программасы пленар дискуссияне, тематик секцияләрне, инвестицияле һәм инновацияле проектлар күргәзмәсен үз эченә ала.

Форум турында мәгълүмат www.sef-kursk.ru сайтында урнаштырылган.

Курскның Коренск ярминкәсе презентацияләр мәйданы булып тора, ул икътисадның реаль секторын колачлый, шул исәптән сәнәгать, транспорт һәм элемтә, төзелеш һәм төзелеш индустриясе, агросәнәгать комплексы, банк һәм иминият эшчәнлеге, шулай ук гуманитар өлеш – мәгариф һәм фән, спорт, туризм, халык кәсепчелеге һәм һөнәрчелек кебек барча сегментларны җәлеп итә.

Күргәзмә турында мәгълүмат  kurskyarmarka.ru сайтында урнаштырылган.

Форум программасы

Ярминкә программасы


7
май, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары метрологларының иҗат активлыгын стимуллаштыру, аларның квалификация дәрәҗәсен һәм һөнәри компетенциясен үстерү максатларында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм "Татарстан Республикасында Стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт төбәк үзәге" федераль бюджет учреждениесе 2018 елда "Татарстан Республикасының иң яхшы метрологы" номинациясе өлешендә "Сыйфатлы продукцияне һәм күрсәтелә торган хезмәтләрне үстерүдә зур өлеш өчен" номинациясе буенча "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" республика конкурсы уздырылуы хакында игълан итә.

Конкурста җиңүчеләргә "Татарстан Республикасының иң яхшы метрологы-2018" дипломнары тапшырылачак. Конкурста җиңүчеләр турында мәгълүматлар ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм "Татарстан Республикасында Стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт төбәк үзәге" ФБУ сайтларында урнаштырылачак.

Татарстан Республикасы предприятиеләренең һәм оешмаларының метрология өлкәсендә эшләүче һәм биләнә торган вазыйфасында кимендә 3 ел эшләгән белгечләрне конкурста катнашырга чакыра. Конкурста 4 елга бер мәртәбәдән артмаган ешлык белән катнашырга ярый.

Конкурста катнашу өчен предприятиегә "Татарстан Республикасының иң яхшы метрологы" номинациясе өлешендә "Сыйфатлы продукцияне һәм күрсәтелә торган хезмәтләрне үстерүдә зур өлеш өчен" номинациясе буенча  "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" республика конкурсы турында расланган нигезләмәгә туры китереп, "Татарстан Республикасында Стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт төбәк үзәге" ФБУ адресына метрология хезмәте белгеченә хат һәм сыйфатлама-анкета җибәрергә кирәк.

Мондый хатны һәм сыйфатлама-анкетаны җибәрү срогы – 2018 елның 15 маена кадәр (соңгы көне), "Татарстан Республикасында Стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт төбәк үзәге" ФБУ адресы: 420029, Казан ш., Журналистлар ур., 24 й, 219 бүлмә, канцелярия.

Барлык сораулар белән дә метрологик тәэминатны оештыру бүлегенә мөрәҗәгать итәсе. Элемтә өчен: Калистратова Алла Сергеевна, тел. (843) 291-08-32.

Конкурска йомгак "Татарстан Республикасының иң яхшы метрологы" номинациясе өлешендә "Сыйфатлы продукцияне һәм күрсәтелә торган хезмәтләрне үстерүдә зур өлеш өчен" номинациясе буенча "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" республика конкурсы турында расланган нигезләмәгә туры китереп, конкурсны оештыру комитеты тарафыннан ясалачак.

Татарстан Республикасы белгечләрен "Татарстан Республикасының иң яхшы метрологы-2018" конкурсында катнашучылар арасында күрергә шат булырбыз.

Сездән анкеталар көтәбез һәм уңышлар телибез!

ТР Сәүдә-сәнәгать министрлыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары "Урман утырту көне" һәм "Татарстанның чиста урманнары" республика табигать саклау акциясендә катнашты. Лаеш районы территориясендә яшь чыршы агачлары утыртылды һәм урман территориясе җыештырылды.

Акцияне Россия Федерациясендә Ихтыяри зат (волонтер) елы кысаларында ТР Министрлар Кабинеты, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы оештырды.

Әлеге чараның максаты – урманга карата сакчыл караш тәрбияләү, урман ресурсларын саклау, торгызу һәм үрчетү проблемаларына җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан урманнарда иминлекле экологик вәзгыять тудыру. 


28
апрель, 2018 ел
шимбә

Беларусь Республикасына булган сәфәр дәвам итә. Кичә Татарстан Республикасы делегациясе “Белкоммунмаш” ААҖ һәм “АМКОДОР” ААҖ, "Белнефтехим" концерны оешмасында булды. Алга таба үзара хезмәттәшлек итү перспективалары хакында сүз барды.

Бүген Татарстан делегациясе эшен ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов җитәкли. Аның рәислегендә Татарстан Республикасы ягыннан һәм “Белнефтехим” концерны рәисе Игоря Ляшенко җитәкчелегендә Беларусь Республикасы ягыннан хезмәттәшлекне үстерү буенча Белорусь-Татарстан эш төркеменең Алтынчы утырышы уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International