“ХайерЛаундри Машин РУС” ҖЧҖ кер юу машиналарын җитештерү заводына беренче таш салынды

2018 елның 28 мае, дүшәмбе

Бүген Яр Чаллыда “ХайерЛаундри Машин РУС” ҖЧҖ кер юу машиналары заводына – 2016 елда Татарстан Республикасы территориясендә суыткычлар җитештерү заводы ачылганнан соң “Haier” Кытай компаниясенең икенче инвестиция проектына беренче таш салу тантанасы булды.

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан чарада министр урынбасары Герман Лернер катнашты.

Завод Кытайдан көнкүреш җитештерүчесенең беренче сәнәгый парк резидентына әвереләчәк. Паркка булган инвестицияләр күләме якынча 1 млрд доллар тәшкил итә.

Яңа заводның аерылып тора торган үзенчәлеге булып югары технологик җайланмалар һәм заманча технологияләр торачак. Булачак заводның проект куәте елына ярты миллион кер юу машинасы тәшкил итә, анда 385 эш урыны булдырылачак. Кер юу машиналары заводы уртача һәм уртача-югары бәя сегментларына караган көнкүреш техникасы җитештерәчәк.

Линияне 2019 елда эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International