28-29 майда Дәүләт Җыены Комитеты – Башкортстан Республикасы Корылтае делегациясе Татарстан Республикасына эш сәфәре белән килеп китте.
Сәфәр барышында төбәкнең сәнәгый лазер технологияләре буенча "КАИ-Лазер" инжиниринг үзәге, "КАПО-Композит" АҖ, "Туполев" ГАҖ филиалы – С.П.Горбунов ис. КАЗ, "КВЗ" ГАҖ каралды.
Моннан тыш, "Казан вертолет заводы" ГАҖ базасында "Татарстан Республикасы һәм Башкортстан Республикасы предприятиеләре мисалында яңа 4.0 технологик платформасында авиатөзелеш комплексы предприятиеләре кооперациясенең киләчәге" темасына түгәрәк өстәл булып узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы дпетутатлары Марат Галиев, Вадим Лигай, Камил Садриев, Марат Шәһитов һәм Дәүләт Җыены – Татарстан Республикасы Башкортстан Корылтае депутатлары Рәшит Хәйруллин, Сергей Павлов катнашты.
Дәүләт хакимияте органнарыннан чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Башкортстан Республикасы сәнәгать һәм инновацион сәясәт министры Алексей Карпухин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев катнашты.
Утырышта шулай ук сәнәгать предприятиеләре: "Туполев" ГАҖ филиалы – С.П.Горбунов ис. Казан авиация заводы, "Төбәктәге сәнәгый лазер технологияләренең "КАИ-Лазер" инжиниринг үзәге" АҖ, "Казан Гипронииавиапром" АҖ, "Агыйдел" ДУП, "Уфаның "Молния" КҖП" АҖ җитәкчеләре, шулай ук "КФТТУ-КАИ" ЮББ ФДБМУ җитәкчелеге катнашты.
Авиатөзелеш комплексын үстерү өлкәсендәге хәзерге эшләр турында фикер алышып, түгәрәк өстәлдә катнашучылар дәүләтнең конкурентлыкка сәләтле булуы дәрәҗәсен һәм инновацияле икътисадын үстерүдәге әһәмиятенә бәйле рәвештә, авиатөзелешнең иң әһәмиятле тармак булуын билгеләп уздылар.
Чара нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына, Башкортстан Республикасы Сәнәгать һәм инновацион сәясәт министрлыгына, Татарстан Республикасы һәм Башкортстан Республикасы авиатөзелеш сәнәгате һәм барча машина төзелеше комплексы предприятиеләренә яңа техника эшләү программаларын тормышка ашыру, 4.0 технологияләре нигезендә барлык циклы буенча җитештерүне әзерләү һәм оештыру өлешендә Казан вертолет заводының уңай эш тәҗрибәсен өйрәнү һәм тарату, шулай ук Казан вертолет заводы белән Күмертау вертолет заводын әлеге предприятиеләрдә иң нәтиҗәле технологик процессларны файдалану максатында махсуслаштыруны һәм кооперацияләүне планлы рәвештә тирәнәйтү, предприятиеләрнең конкурентлылык дәрәҗәсен арттыру максатында җитештерү моделен һәм процессларны интеграллаштыруны тирәнәйтү киңәш ителде.