1 июнь көнне "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖ (предприятие "Ак Барс" холдинг компаниясе" АҖ компанияләре төркеменә керә) 22100 проекты белән ясалган беренче серияле чик буе сак корабын тантаналы рәвештә суга җибәрү чарасы булды, әлеге кораб "Петропавловск-Камчатка" исеме белән аталды.
Тантаналы чарада Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Чик буе хезмәте яр буе сак департаменты җитәкчесе, адмирал Геннадий Медведев, УМТО-7 хезмәте башлыгының беренче урынбасары, генерал-майор Олег Колесник, УМТО-7 хезмәтенең 1 бүлегендәге 3 бүлекчә башлыгы, 2 ранг капитаны Алексей Ларионов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Федераль куркынычсызлык хезмәте идарәсе башлыгы урынбасары Олег Назаров, "Ак Барс" холдинг компаниясе" АҖ генераль директоры Иван Егоров, "Ак Барс" суднолар төзү корпорациясе" АҖ генераль директоры Ренат Мистахов, "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖ генераль директоры урынбасары – техник директор Вячеслав Подоксик, "Алмаз" үзәк диңгез конструкторлык бюросы"ның 22100 проектының баш конструкторы Борис Лейкис һәм башкалар катнашты.
"Бүген без хәрби дан шәһәренең исеме – "Петропавловск-Камчатка" дип горур аталып йөртеләчәк сериядәге беренче корабны җибәрәбез, ул безнең даһи илебезнең төньяк-көнчыгышында Россия Федерациясе форпосты булып тора". Әлеге проект буенча беренче кораб инде бер елдан артык Арктика киңлекләрендә хезмәт итә, дәүләт чиген саклау буенча киң колачлы бурычларны үти. Чик буен саклау хезмәтендә яр буе сак өлкәсендә әлеге корабларга ихтыяҗ бик зур. Мондый корабларны Арктикада, Камчаткада, Сахалинда, Приморьеда көтәләр", – диде җыелган кешеләрне сәламләп Геннадий Медведев. Ул шулай ук предприятие коллективын һәм проектантны яхшы сыйфатлы башкарылган эш өчен тәбрик итте һәм рәхмәт белдерде, алга таба уңышлар теләде.
"Алмаз" ҮДКБ" АҖ (Санкт-Петербург ш.) эшләнелешендәге "Океан" яңа буын проекты нигезендә башкарылган чик буен саклау корабы (ПСКр) – Россиянең хәзерге тарихында тулысынча диңгез пограничниклары (Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Чик буе хезмәте Яр буе сак департаменты) таләпләре нигезендә проектланган иң беренче кораб. Кораб – күпфункцияле, аның хәрби потенциалы югары һәм ул зур масштаблы коткару операцияләрендә катнаша ала. Техник үзлекләре җыелмасы буенча (тизлеге – 21 төен, боз классы, йөзү ераклыгы – 12 мең мильгә кадәр, автономиялелеге – 60 тәүлек) "Океан"ның аналоглары юк.
"Бу кораб комплекслы якын килү үрнәге булып тора, аның зур һәм хәрби потенциалы бар, шул ук вакытта ул коткару операцияләрендә дә катнаша ала. Мондый заманча корабларның безнең республикада, А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводында җитештерелүе белән без горурланабыз", – дип билгеләде завод халкы алдында чыгыш ясап Альберт Кәримов.
"Океан"ның 1 ранг ПСКр корабының төп бурычы – Россия Федерациясендәге махсус икътисад зонасын саклау. Шулай ук су өслегеннән бәхетсезлеккә дучар булган очкыч судноларның, корабларның, катерларның һәм башка йөзгечләрнең экипажларын һәм пассажирларын эзләү һәм коткару буенча авария-коткару операцияләрендә катнашу; судноларда янгыннарны сүндерүдә, аварияле судноларны ышык урыннарынга буксирлаганда һәм озата барганда ярдәм күрсәтү; террорчылыкка һәм пиратлыкка каршы көрәштә, контрабанда, законсыз миграция күренешләрен чикләгәндә Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең махсус билгеләнеш бүлекчәләре эшен тәэмин итү күздә тотыла.
"Ак Барс" суднолар төзү корпорациясе" АҖ генераль директоры Ренат Мистахов завод халкын бәйрәм вакыйгасы белән котлады, шулай ук "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖнең меңләгән санлы коллективы исеменнән Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Россия ФСБ, "Ак Барс" холдинг компаниясе" җитәкчелегенә әлеге хезмәтне башкару мөмкинлеген биргән өчен рәхмәт белдерде.
22100 проектының (шифр - "Океан") баш "Полярная звезда" корабы хәзерге вакытта Көнбатыш арктик районы буенча Россия ФСБ Чик буе идарәсендә хезмәт итә. Баш корабка 2012 елның 30 маенда нигез салынды. Корабта тантаналы рәвештә флаг күтәрү чарасы Кронштадта 2016 елның 17 декабрендә гамәлгә ашырылды. Бүгенге көндә предприятиедә 22100 проекты буенча өченче серияле заказ төзелеше алып барыла, аңа 2017 елның 28 апрелендә старт бирелде.