ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2018 ел
җомга

25 май көнне Петербургның халыкара икътисад форумында махсус инвестиция контрактына имза салынды, ул КАМАЗ һәм Мерседес-Бенц автомобильләре рәтен үстерүгә һәм аларны "КАМАЗ" ГАҖ һәм "ДК РУС" ҖЧҖдә Даймлер АГ белән бергәләп җитештерү өчен куәтләрне модернизацияләүгә юнәлдерелгән.

Документка Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, "ДАЙМЛЕР КАМАЗ РУС" ҖЧҖ генераль директоры Андреаса Дойшле һәм "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин кул куйды.

Исегезгә төшерик, махсус инвестиция контракты механизмы "Россия Федерациясендә сәнәгый сәясәт турында" 2014 елның 31 декабрендәге 488-ФЗ номерлы федераль закон белән кертелде. Ул Россия Федерациясе, Россия Федерациясе субъекты, муниципаль берәмлек һәм гамәлдәге җитештерүне модернизацияләү яисә яңасын булдыру өчен инвестиция проектын тормышка ашыруга кимендә 750 млн сум кертү йөкләмәсен алучы Инвестор белән ике арада төзелә. Гавами як инвесторга 10 елга хуҗалык итү шартларын беркетү һәм дәүләт заказына гадиләштерелгән рәвештә үтеп керү, салым ташламалары, төп чараларны тизләтелгән рәвештә автоматлаштыру, Россия җитештерүчесе статусын алуның гадиләштерелгән процедурасы рәвешендә стимуллаштыру чараларын гамәлгә ашырыру йөкләмәсен ала.

Махсус контрактны тормышка ашыру кысаларында "КАМАЗ" ГАҖ тарафыннан төзелгән сәнәгый бина базасында булдырылган кабина каркасларын эретеп ябыштыру һәм буяу буенча югары технологияле завод төзелә. Завод куәтләрендә КАМАЗ һәм Мерседес-Бенц автомобильләре өчен кабина каркаслары эретеп ябыштырылачак һәм буялачак.

Инвестицияләр күләме 46,4 млрд сум тәшкил итәчәк. Контрактның гамәлдә булу срогы – 10 ел.


23
май, 2018 ел
чәршәмбе

23 май көнне Түбән Кама шәһәрендә Химиклар көнен тантаналы рәвештә бәйрәм иттеләр.

Чараны оештыручылар булып ТР Сәнәгать министрлыгы, "ТАИФ" КТ, "Татнефть" ГАҖ, Түбән Кама мэриясе һәм КНИТУ катнашты.

Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, шулай ук ТР министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре мактаулы кунаклар булды. "Нефтехим-Арена"да булып узган Химиклар көнен бәйрәм итүдә барлыгы 4300 тирәсе кеше – химия тармагына караган предприятиеләрнең җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, ВУЗларда укытучылар һәм студентлар, республикадагы мәктәп укучылары катнашты.

Тантаналы чараны башлап җибәрер алдыннан бәйрәмдә катнашучылар Татарстан Республикасының нефть химиясе тармагына караган предприятиеләрнең продукция күргәзмәсе белән танышты.

Рөстәм Миңнеханов, чарада катнашучылар каршысында чыгыш ясап, барыннан элек тармактагы ветераннарны, атказанган химикларны, нефть-химиясе буенча сәнәгый предприятиеләрнең күп меңлек коллективларын тәбрик итте.

Биредә безнең ветераннар тарафыннан инде тормышка ашырылган барча грандиоз проектлар безгә илдә генә түгел, ә дөнья базарларында да көндәшлеккә сәләтле булып калырга ярдәм итә, дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Безнең планнар һәм алга таба үсеш программалары зурдан, диде Рөстәм Миңнеханов, һәм химия һәм нефть химиясе бүген дә, уртача перспектива чорына да, республиканың "үсеш ноктасы" булып кала.

"Без сезнең барыгызга да хезмәтегез, республиканы һәм тулаем алганда илне үстерүгә керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерәбез, – диде Татарстан Президенты, тармак вәкилләренә мөрәҗәгать итеп. – Сезгә алга таба да уңышлы киләчәк телибез!"

"Химия тармагы үзенең казанышлары һәм хезмәт батырлыклары белән дан казанды, Татарстан икътисады өчен әһәмиятле урын алып тора, – дип билгеләде Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов. – Тармак киләчәккә ышаныч белән атлый, бүген иң амбициоз проектлар әзерләнә һәм тормышка ашырыла, алар иң заманча инновацияле продукция чыгаруны күздә тотыла".

"Түбән Кама нефть-химиклары – ул "Нижнекамскнефтехим", Түбән Кама шин комплексының, "ТАНЕКО", "ТАИФ-НК" предприятиеләрендәге меңнәрчә хезмәткәрләр армиясе, – дип искәртте Айдар Метшин. – Безнең нефть химиясе предприятиеләре катнашында социаль сәясәт мәсьәләләре уңышлы хәл ителә, мәдәният, мәгариф һәм спорт өлкәләрендә инфраструктура камилләштерелә, ә тормышка ашырыла торган инвестиция проектлары дистәләрчә мең түбән камалыны эш урыннары белән тәэмин итә".

Тармактагы аеруча аерылып торучы хезмәткәрләргә Россия Федерациясенең дәүләт бүләкләре, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының ведомство бүләкләре, Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Шулай ук нефть химиясе предприятиеләрендәге алдынгы хезмәткәрләргә дә дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Тармакның иң яхшы хезмәткәрләрен хөрмәтләү азагында республика һәм ил артистлары, бию һәм вокал коллективлары катнашында концерт тамашасы булды.


22
май, 2018 ел
сишәмбе

22 май көнне хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру программасын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча Самара өлкәсе делегациясе эш визиты белән килде.

Татарстан Республикасы "2017-2025 еллар чорына Россия Федерациясендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм мәшгульлеккә булышлык күрсәтү" дәүләт өстенлекле программасын тормышка ашыруда төбәк-ментор буларак билгеләнде.

Самара өлкәсе делегациясе визиты барышында эшлекле очрашулар булды, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру программасында катнашучы предприятиеләр каралды. Эшлекле очрашулар барышында ТР Сәнәгать министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Хезмәт җитештерүчәнлеге буенча төбәк үзәге тарафыннан тормышка ашырылучы сәнәгатьчеклекне үстерү һәм җитештерүчәнлекне арттыру проектларын гамәлгә ашыру, мәшгульлеккә булышлык күрсәтү буенча аукталь мәсьәләләр хакында сүз барды.

"А.М.Горький ис. Яшел Үзән заводы" АҖдә Самара өлкәсе делегациясе № 8 "Төпле әйберләр цехы"нда сакчыл җитештерүне гамәлгә кертү буенча пилот проектын тормышка ашыру барышы белән танышты. Шулай ук предприятиене модернизацияләү һәм техник яктан үзгәртеп җиһазландыру, санлаштырылган проектлау һәм җитештерү методлары кертү проектларының нәтиҗәләре күрсәтелде.


21
май, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында министр урынбасары Алексей Савельчев Италиянең SaipernS.p.A., CodestInternationalS.r.l компанияләре һәм Италиянең SACE S.p.A. экспорт-кредит агентлыгы делегациясе белән очрашты. Киңәшмәдә шулай ук ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, "ТАИФ" ААҖ, "Аммоний" АҖ, "Татэнерго" АҖ вәкилләре дә катнашты.

Яклар Татарстан Республикасының өстенлекле инвестиция проектларын тормышка ашыру өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында сөйләште.

Бүген ТР Сәнәгать министрлыгы коллективын министрның яңа урынбасары Лернер Герман Янович белән таныштырдылар, ул тышкы икътисадый эшчәнлек һәм кулланучылар базарын үстерү мәсьәләләрен тикшерүдә тотачак.


17
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе ике көнлек эш визиты белән Кытай Халык Республикасына килде, биредә Чжэцзян һәм Фуцзянь провинцияләре җитәкчеләре белән очрашу, шулай ук алар территориясендә урнашкан берничә сәнәгать компаниясен карау планлаштырыла. 

Кытайдагы Татарстан Республикасы делегациясе составында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов; ТР Премьер-министр урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов; ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина; ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов; "АК БАРС" БАНК ГАҖ идарәсе рәисе Зөфәр Гаязов; КХРда Татарстанның сәүдә-икътисад вәкиле Марсель Гыйлаҗев һ.б. катнаша.

Визит барышында Татарстан Республикасы Президенты Чжэцзян провинциясе губернаторы урынбасары ЧжуЦонзю әфәнде белән очрашты һәм "Татарстан-Чжэцзян" уртак эш форумы булып узды.

Форумны ачкан вакытта чарада катнашучыларга Татарстан Республикасының туристлык һәм инвестицион потенциалы турында роликлар күрсәтелде. Алга таба сәламләү сүзләре белән Чжэцзян провинциясе губернаторы урынбасары ЧжуЦонзю; Шанхай каласында РФ генераль консулы Алексей Евсиков һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте.

Үз чиратында, Татарстан Республикасы делегациясе вәкилләренә Чжэцзян провинциясе буенча кыскача презентация ясалды һәм эш форумында катнашкан Кытай компанияләре вәкилләре белән адреслы очрашулар уздырылды.

Форум кысаларында Саба муниципаль районы белән Вэнлинь шәһәре арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру турында һәм Кукмара муниципаль районы белән Юйхуань шәһәре арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру турында килешүләр имзаланды, әлеге шәһәрләр шул ук провинциядә урнашкан. Форум кысаларында шулай ук ICL-КПО ВС һәм Hikvision компанияләре арасындагы ниятләр турында Беркетмә дә имзаланды.

16 май көнне Түбән Новгородта Беренче федераль "Җитештерүчәнлек 360" форумы старт алды, ул хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендәге иң яхшы Россия экспертларын һәм гамәлчеләрен, федераль һәм төбәк хакимияте органнары һәм предприятиеләре вәкилләрен туплады.

Чара ике көн дәвамында "Анкудиновка" технопаркы базасында, шулай ук Түбән Новгородның иң зур предприятиеләрендә узачак. Форум "Росатом", РФ Икътисадый үсеш министрлыгы һәм Түбән Новгород өлкәсе хакимияте ярдәмендә уза.

Форумның төп темасы предприятиеләрдә "Сакчыл җитештерү" методикаларын кертү мәсьәләләре хакында фикер алышудан гыйбарәт. 

Исегезгә төшерик, узган ел РФ Президенты Владимир Путин куйган бурычларны үтәү максатларында федераль дәрәҗәдә "Хезмәт җитештерүчәнлеге" проекты булдырылды. Билгеләп үтик, безнең республика проектны тормышка ашырудагы пилот төбәкләрнең берсенә әверелде.

Форумны РФ икътисадый үсеш министры в.б. Максим Орешкин ачып җибәрде, Владимир Путинның рәсми сәламләү сүзләрен укып узды, анда дәүләт башлыгы "Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру" федераль проектына кагылышлы киң даирә мәсьәләләрне җентекләп карарга чакыра иде. 

ТР Сәнәгать министрлыгыннан Форумда министр урынбасары Алмаз Хөсәенов һәм аналитик бүлек башлыгы Марат Әхмәров, шулай ук республикадагы министрлыкларның, төбәк компетенцияләр үзәге һәм проект чараларын тормышка ашыруда катнашучы предприятиеләр вәкилләре катнашты.

Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының "Study-tour-2018 – Россия Федерациясендә төбәк идарәсенең эш тәҗрибәсе" дәүләти һәм муниципаль идарәсе" кафедрасының күчмә инновацион мәгариф проекты әгъзалары белән очрашу булды. Студентлар каршысында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев чыгыш ясады.

Очрашу барышында Татарстан Республикасының сәнәгый потенциалы турында, шул исәптән нефть-газ химиясе комплексындагы, машина төзелеше комплексындагы, оборона-сәнәгать комплексындагы һ.б. зур сәнәгать предприятиеләре турында мәгълүмат җиткерелде.

Очрашу барышында республика предприятиеләрендә җитештерлә торган продукциягә кагылышлы импорт һәм экспорт мәсьәләләре, Татарстан Республикасының чит илдәге партнерлар белән хезмәттәшлек итүе һәм тышкы базарларга чыгуы, Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше, шулай ук Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы эшчәнлеге аеруча зур кызыксыну уятты.


16
май, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 16 маеннан 17сенә кадәр Ульян шәһәрендә "Җил энергетикасы-2018" халыкара инвестицион форумы уза, ул Россиядә җил энергетикасын үстерүгә, әлеге тармакның хәзерге һәм киләчәк проектларын тормышка ашыру мөмкинлекләренә багышланган. Форум кысаларында Россиянең Ульян өлкәсендә урнашкан беренче җил паркын карау планлаштырыла.

Красный Ярдагы җил паркы – ул куәте 35 МВт тәшкил итүче, Россиядәге беренче сәнәгый җил энергетикасы паркы булдыруга багышланган уникаль пилот проекты. Парк Роснано катнашында финнарның Fortum корпорациясе тарафыннан төзелә.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан форумда электр энергетикасы бүлеге башлыгы Лена Титова һәм машина төзелеше комплексы бүлеге башлыгы Иван Колчин катнаша.

Татарстан Республикасында җил энергетикасы станцияләрен төзү, шулай ук җил җайланмаларының аерым компонентлары буенча эш тармаклары урнаштыру мөмкинлеге карала.

Проектны электр энергиясенең һәм куәтенең күмәртәләп сату базарында яңартыла торган энергия чыганаклары нигезендә функцияли торган генерацияләү объектлары ярдәмендәге махсус механизм аша куәт җиткерүгә шартнамәләр төзү юлы белән тормышка ашыру планлаштырыла.

Быелның башында Татарстан Республикасының берничә районында җил потенциалы буенча беренче исәпләмә эшләре башкарылды, шул исәптән карала торган мәйданнарның рельефлары, әлеге урыннарның торак зоналардан, аэродромнардан һ.б. еракта урнашкан булу-булмавы тикшерелде.

Уздырылган эш йомгаклары буенча җил үлчи торган махсус комплекслардан файдаланып, җил шартларын алга таба тикшерү өчен республиканың Кама Тамагы, Балык Бистәсе һәм Спас районнарында билгеле бер урыннар ачыкланды.

Татарстан Республикасы территориясендә җилне мониторинглау эшләрен төгәлләү 2019 елның июнь аенда планлаштырыла. 

Әлеге проектны уңышлы гына тормышка ашырган очракта, Татарстан Республикасы өчен үзендә булган энергия ресурслары белән тәэмин ителешне арттыру һәм башка энергия системаларыннан файдалану күләмен киметү мөмкин булачак.

2018 елның 15 маенда Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Россия сәнәгать министры урынбасары Василий Осьмаков җитәкчелегендә махсус инвестиция контрактларын төзү мөмкинлеген бәяләү буенча Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды.

Утырыш кысаларында Россия Сәнәгать министрлыгы, "КАМАЗ" ГАҖ һәм "ДАЙМЛЕР КАМАЗ РУС" ҖЧҖ арасында КАМАЗ һәм Мерседес-Бенц автомобильләренең машина рәтләрен үстерүне, шулай ук җитештерү куәтләрен модернизацияләүне күздә тотучы өч яклы махсус инвестконтракт төзү мәсьәләсе каралды.

Утырыш йомгаклары буенча махсус инвестиция контрактларын төзү мөмкинлеген бәяләү кысаларында "КАМАЗ" ГАҖ һәм "ДАЙМЛЕР КАМАЗ РУС" ҖЧҖ инвестиция проектын тормышка ашыруга булышлык күрсәтү карары кабул ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International