“Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе” ГАҖ делегациясе “КАМАЗ” ГАҖ визит кылды

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

Кичә, 5 июнь көнне, “КАМАЗ” ГАҖ предприятиесендә “Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе” ГАҖ (“БАК” ГАҖ) делегациясе булып китте. Әлеге визит Мәскәүнең Сколково идарә мәктәбе һәм “Төньяк-көнбатыш стратегик эшләнмәләр үзәге” фонды катнашында оештырылды.

Делегация составында – “БАК” ГАҖ президенты Юрий Слюсарь, перспектив проектлар һәм мәгълүмат технологияләре буенча директор Сергей Медведев, техник директор – индустриаль модель үстерү департаменты директоры Юрий Тарасов һәм башка җитәкчеләр катнашты. Визитның максаты  – “КАМАЗ”ның яңа җитештерү технологияләре һәм проектлары белән танышу, шулай ук санлаштырулы үзгәртеп кору өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу.

Эш программасы уртак “Федерал Могул Набережные Челны” предприятиесен караудан башланды, ул цилиндр-поршень төркеме детальләрен җитештерүгә махсуслашкан. Көн тәртибендә шулай ук – двигательләр заводын карау һәм Р6 двигателен җыю конвейерының эше белән танышу. Моннан тыш, делегация әгъзаларына кабина җыю конвейеры эшен, автомобиль заводындагы төп җыю конвейерын, КАМАЗ автомобильләре өчен К5 буынына караган кабина каркасларының яңа заводын, шулай ук “КАМАЗ-Автоспорт” үзәген, “КАМАЗ-мастер” спорт командасының база урынын күрсәттеләр.

“КАМАЗ” һәм “Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе” компанияләренең алга таба үсеше санлаштырылган рәвештә үзгәртеп корылуга бәйле, ул бүген көндәшлеккә сәләтле булуның төп шарты булып тора. Шушы көннәрдә Сколково һәм “Төньяк-көнбатыш стратегик эшләнмәләр үзәге” “КАМАЗ”да санлаштырылган үзгәртеп коруның проект-мәгариф программасы буенча ачык сессия һәм анда катнашучыларны сайлап алуны уздырды. “БАК” ГАҖ белгечләре Сколково бизнес-мәктәбе базасында санлаштырылган үзгәртеп кору проектлары акселерациясе программасын уздылар инде.

“КАМАЗ” ГАҖ рәсми сайты материаллары нигезендә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International