Бүген Хөкүмәт йортында брифинг булды, анда Петербургның халыкара икътисад форумы (ПХИФ-2018) йомгаклары турында сүз барды.
Брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашты.
Петербургның халыкара икътисад форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе 40 рәсми очрашуда катнашты. Татарстан делегациясе әгъзалары Россия төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, чит ил һәм Россия компанияләре җитәкчелеге белән очрашты.
ПХИФ-2018 кысаларында гомуми 2,3 трлн сумлык 550 инвестиция килешүе төзелде.
Альберт Кәримов ТР икътисады өчен Шәйх Сәлмән Бин Хәлиф Әл Хәлифә (Бәһрәйн), Россиядә Saint-Gobain компаниясе вәкиллеге генераль директоры Эрван Дюпуи белән әһәмиятле очрашуларны, шулай ук имзаланган документларны, шул исәптән "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ белән биш алман банкы консорциумы арасында озак вакытлы кредит килешүен (Deutsche Bank тыш UniCredit Bank AG, Bayerische Landesbank, Landesbank Baden-Wurttemberg, DZ BANK AG акча бирәчәк), "КАМАЗ" ГАҖ зур йөк машианаларының яңа модельләрен гамәлгә ашыру буенча махсус инвестиция контрактын һәм хезмәттәшлек турында Үзбәкстан, Молдова һәм Санкт-Петербург белән төзелгән килешүләрне билгеләде.
Шулай ук Альберт Кәримов Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы линиясе буенча AVIETTA компаниясе вәкилләре, Европа бизнесы ассоциациясе генераль директоры Франк Шауфф белән, Үзәк потенциалын һәм "Яшел Үзән проект-конструкторлык үзәге" АҖдә Үзәк филиалы булдыру кысаларында хезмәттәшлек итүнең мөмкин булган вариантларын карау максатында "Крылово дәүләт фән үзәге" вәкилләре белән, Россиядәге Enel төркеме – альтернатив энергия чыганаклары буенча җил энергетикасы контрактларында актив катнашучы һәм РФ территориясендә җил парклары ачуның мөмкин булган барлык вариантларын караучы эре инвестор белән уздырылган очрашулар турында сөйләде.