"СИБУР" ГАҖ җиткерүче көне" түгәрәк өстәле

2018 елның 5 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан нефть-газ-химия форумы-2018 эш программасы кысаларында "СИБУР" ГАҖ җиткерүче көне" түгәрәк өстәле узды.  ТР Машина төзелеше кластеры (Яр Чаллы ш.) тарафыннан ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә оештырылган чарага  Татарстан компанияләреннән вәкилләр чакырылган иде.

Очрашу барышында министр урынбасары Алексей Савельчев болай дип билгеләде: "СИБУР" ГАҖ Татарстан предприятиеләре белән эшләүдә мәнфәгатьле, ләкин импорталмаш программасы кысаларында гына түгел. Татарстан җитештерүчеләре өчен ул Россиядәге иң зур нефть-химия холдингы белән хезмәттәшлекнең яңа тәҗрибәсен алу һәм киләчәктә үзенең партнерлык мөмкинлекләрен киңәйтү мөмкинлеге, шул исәптән, Европаның химия компанияләренә дә".

Чарада "СИБУР Холдинг" ГАҖ вәкилләре компаниядә кулланыла торган материалларны һәм технологияләрне сатып алу, алар буенча импорталмаш өлкәсендә корпоратив тәҗрибәне дә күрсәтте.  "СИБУР Холдинг" ГАҖнең "СИБУР" ИК ҖЧҖ өлкән менеджеры Владимир Кириллов белдергәнчә, мондый чаралар корпорация өчен дә, җитештерүчеләр өчен дә бик файдалы, чөнки, еш кына, базарда "СИБУР"га китертүче булуы бөтенләй диярлек мөмкин түгел, дигән фикер яши. Без бу мифны таратырга һәм ике яклы конструктив диалог алып барырга әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International