Татарстан нефть-газ-химия форумын уздырган көннәрдә 5 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Казакъстан Республикасы Энергетика министрлыгының Нефть-газ-химия сәнәгатен үстерү һәм техник җайга салу департаменты директоры Әсхәт Хасенов белән очрашу булды. Очрашуда Татарстаннан "НИИнефтепромхим" АҖ, "МИРРИКО" ҖЧҖ, "Гектор" ФҖФ ҖЧҖ, "ТехноХимПром" ҖЧҖ, "НАПОР" АҖ, "Протон" АҖ һәм башка предприятиеләрдән вәкилләр катнашты. Очрашу барышында катнашучылар Татарстан Республикасы белән Казакъстан Республикасы арасында нефть химиясе өлкәсендә хезмәттәшлек итүдә мәнфәгать булуы турында белдерделәр һәм алга таба әлеге өлкәдә мөнәсәбәтләрне үстерү адымнары билгеләнде.