Төргәкләү материаллары җитештерү буенча яңа завод ачылды

2018 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Альберт Кәримов ТР Хөкүмәте делегациясе составында яңа җитештерү тармагын ачу тантанасында катнашты. Махсус икътисад зонасының "А плюс Парк Алабуга" индустриаль паркы территориясендә яңа "Данафлекс - Алабуга" заводы эшли башлады. Компаниянең инвестиция проекты азык-төлек һәм азык-төлек булмаган продуктлар өчен сыгылмалы төргәкләү материалларын җитештерүне күздә тота. Сыгылма төргәк җитештерүнең планлаштырылган күләме елына 22 250 тонна тәшкил итәчәк. Продукциядән төп кулланучылар азык-төлек предприятиеләре, шәхси гигиена һәм көнкүреш химиясе продукциясен җитештерүче предприятиеләр, индустриаль предприятиеләр булыр дип күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International