"Татнефть" төркеменең "ТАНЕКО" АҖ җитештергән дизель һәм автомобиль ягулыгы "Дөнья сыйфаты – World Quality" программасы дипломына лаек булган.
Экспертлар "Татнефть" нефть эшкәртү комплексында чыгарыла торган нефть продуктлары үрнәкләренә югары сыйфат дәрәҗәсен биргән, бу тиешле диплом һәм таныклык белән раслана.
"Дөнья сыйфаты – World Quality" программасы кысаларында Бөтенроссия сыйфат оешмасының эксперт программалары үзәгендә "ТАНЕКО" АҖ чыгара торган дизель ягулыгын (сезонара, F сортларын, җәйге, С сортларын; кышкы, 2 класслы) һәм "Евро-5" экологик стандартына туры килә торган АИ-92 һәм АИ-95 маркалы автомобиль бензиннарын бәяләү эше уңышлы тәмамланган.
Хәзер "ТАНЕКО" дизель ягулыгын (сезонара, F сортлы, җәйге, С сортлы, кышкы, 2 класслы) һәм АИ-92 һәм АИ-95 маркалы автомобиль бензиннарын маркировкалаганда "Дөнья сыйфаты-World Quality" билгесен кулланырга хокуклы.
"Татнефть" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча
Зәйдә октябрь урталарында узган зона концертларының берсендә фестивальнең Россиянең матди булмаган рухи мирасы статусына ия булуы билгеле булды.
Быел фестивальдә катнашу өчен 160тан артык команда һәм шәхси башкаручы гариза биргән. Фестивальнең сайлап алу этаплары 2019 елның октябреннән ноябренә кадәр уза һәм Әлмәт, Яр Чаллы, Зәй һәм Казан шәһәрләрендә дүрт зона сайлап алу этабын, суперфинал һәм гала-концерт өлешләрен үз эченә ала.
Чиратта зона концертлары, алар Яр Чаллы һәм Казанда узачак. Гала-концерт 2019 елның 16 ноябрендә "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә узачак, анда фестиваль призерларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү булачак.
Түбән Каманың инвестиция каталогына өч яңа проект өстәлгән. Түбән Кама мэры Айдар Метшин катнашында узган 11 нче Инвестиция советы утырышы кысаларында бизнес-инициативалар турында фикер алыштылар.
Беренче проект сәнәгать предприятиеләре төзелеше һәм аларны капиталь ремонтлау өчен җиһазлар җитештерү белән бәйле ("Iron Industry Сомрапу" компаниясе). Бу торба узеллары җитештерү дә, эстакадалар, биналар һәм корылмалар өчен металл конструкцияләр ясау да.
Икенче проект вентиляция һәм төтенне суырту системалары өчен электр приборларын җитештерү предприятиесе тарафыннан тәкъдим ителде ("КЭМА" ҖЧҖ компаниясе). Мондый продукция җитештерү җирле кулланучылар ихтыяҗлары өчен үзебезнең базарны сыйфатлы продукция белән тулыландырырга мөмкинлек бирәчәк.
Соңгы тикшерелгән проект экологик өлешкә кагыла: пластик савытларны алыштыру өчен икенчел чималдан төргәкләр җитештерә башлау ("Акватар" предприятиесе). Беренче чиратта компания үз эшләнмәләрен күкәй җитештерүчеләргә бирергә ниятли.
Бүген Түбән Кама алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә төрле юнәлештәге 55 объект инвестиция каталогында тора, аларның гомуми инвестиция күләме 43 млрд.сум һәм 7,5 мең эш урыны тәшкил итә. Барлык проектлар да алып барыла, муниципаль структуралар тарафыннан ярдәм күрсәтелә.
Узган атнада СИҮАБТ 10 резидент белән тулыланган, бу Түбән Камага 2019 ел буенча KPI-күрсәткеченә ирешергә ярдәм иткән.
Түбән Кама муниципаль районы советы матбугат хезмәте материаллары буенча
Татарстан Республикасына "Газпром" ГАҖ идарәсе рәисе урынбасары Виталий Маркелов килде.
Эш сәфәре Иннополис Университетына визит белән башланды, анда Татарстан предприятиеләре күргәзмәсе оештырылган иде. Күргәзмәдә "Газпром" ГАҖ ихтыяҗлары өчен Татарстан предприятиеләре тарафыннан җитештерелә торган инновацияле һәм импортны алмаштыручы продукция экспозициясе күрсәтелде. Виталий Маркеловны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.
Кунаклар газ моторлы техника үрнәкләре – җиңел автомобильләр һәм газдагы авыл хуҗалыгы машиналары, шул исәптән "МТЗ" тракторлары белән танышты.
Иннополис Университетының ясалма интеллект лабораториясе күргәзмәдә берничә проект тәкъдим итте.
Күргәзмәдә үз эшләнмәләрен "Электроприбор", "Тасма", "КМПО", "Казанкомпрессормаш", "РариТЭК" һәм Татарстан Республикасының һәм Россия төбәкләренең башка компанияләре тәкъдим итте.
Горький исемендәге Яшел Үзән судно төзү заводы стендын карау барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Виталий Маркелов республиканың туристлык маршрутларында сыекландырылган табигый газда эшләүче елга судноларын куллану буенча сынау проектын гамәлгә ашыру буенча чаралар планын имзалады. Мондый судноны төзү белән бүген Яшел Үзән заводы шөгыльләнә.
Күргәзмәне караганнан соң, "Газпром" ГАҖнең республиканың сәнәгать комплексы белән үзара хезмәттәшлеге буенча Юл картасын гамәлгә ашыруның барышы турында киңәшмә узды.
Киңәшмәдә хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре билгеләнде: газ белән тәэмин итү инфраструктурасын үстерү, магистраль газүткәргечләр төзү һәм газ ятмаларын комплекслы геомеханик модельләштерүнең мәгълүмат платформасын эшләү буенча Иннополис университеты проекты.
ТР Президенты матбугат хезмәте һәм "Татар-информ" МА материаллары буенча
2019 елның 14 октябреннән "Работа в России" киң масштаблы һөнәри юнәлеш бирүче проект кысаларында республикада "Турникетларсыз атна" Бөтенроссия акциясе старт алды.
Акция Россиянең алдынгы предприятиеләре эшчәнлеге турында һөнәри юнәлеш бирүче мәгълүмат җиткерүгә, сәнәгый җитештерүдә ихтыяҗ булган һөнәрләрне һәм белгечлекләрне популярлаштыруга юнәлдерелгән чаралар комплексыннан гыйбарәт.
Проектның төп идеясе – мәктәп укучыларын һәм студентларны төбәктә урнашкан предприятиеләр эше белән интерактив таныштыру.
"Турникетларсыз атна" ел саен апрель һәм октябрь айларында үткәрелә. 2019 елның язында әлеге акцияне Татарстан Республикасының 40тан артык сәнәгать һәм сәүдә предприятиесе хуплады: "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ, "Татнефть – прескомпозит" ҖЧҖ, С.П.Горбунов исемендәге КАЗ – "Туполев" ГАҖ филиалы, "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖ һәм башкалар.
14 октябрь көнне "Бөгелмә электр насослары заводы" ААҖдә Бөгелмә шәһәренең "14 нче татар гимназиясе"нең 9 нчы сыйныф укучылары өчен экскурсия үткәрелде. Кунакларга предприятие турында сөйләделәр һәм күрсәттеләр, завод цехлары буйлап экскурсия үткәрделәр.
"КВЗ" ГАҖ 54 нче урта мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары өчен үз ишекләрен ачты. Балалар завод музеенда булды һәм производство белән танышты.
"Казан вертолет заводы" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча
"Татнефть" компаниясе "Фән һәм инновацияләр" халыкара форумы кысаларында "Студент күзлегеннән бизнес" хакатонын оештыра.
Форумда катнашу өчен техник вузларның 3-4 курс студентлары һәм магистрлары чакырыла.
Хакатон 2019 елның 18 октябрендә компаниянең Әлмәттәге "Юность" җәйге савыктыру лагере базасында узачак. Анда катнашучыларга өч юнәлеш буенча – "Разведка һәм чыгару", "Нефть-газ эшкәртү", "Шиннар комплексы" технологик чакырулар нигезендә җитештерү кейслары тәкъдим ителәчәк.
Хакатон нәтиҗәләре буенча иң яхшы 7 студент "Татнефть" компаниясенең технологик үсеш үзәгендә түләүле стажировка узу мөмкинлеген алачак.
Хакатонда катнашу өчен гаризаны әлеге электрон почта аша бирергә мөмкин: BakeevRN@tatneft.ru.
Өстәмә
*Хакатон (ингл. hackathon, hackер (к.хакер) һәм marathon — марафон) — эшләүчеләр форумы, анда вакытта программа белән тәэмин итү буенча төрле өлкә белгечләре (программистлар, дизайнерлар, менеджерлар) нинди дә булса проблеманы билгеле бер вакыт эчендә бергәләп хәл итә. Гадәттә, хакатоннар бер көннән бер атнага кадәр сузыла.
"Татнефть" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча
Зәйдә "Наше время – Безнең заман" VII эшче яшьләр иҗатының ачык республика телевизион фестиваленең сайлап алу зонасы этабы онытылмаслык гала-концерт һәм иң яхшы башкаручыларны бүләкләү чарасы белән тәмамланды.
Узган ял көннәрендә жюри әгъзалары Зәйнең "Энергетик" мәдәният йорты сәхнәсендә фестивальдә катнашучыларның 50дән артык иҗат номерларын карады.
Гомумкоманда зачетында мактаулы беренче урынны берьюлы өч команда яулады: "Татэнерго" АҖ филиалы – Зәй ГРЭСы, "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ һәм ТР Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе.
Икенче урынны ТР Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе һәм "Чистай РҮХ" ДАССОның иҗат коллективларына бирделәр.
Гадәттәгечә, барлык җиңүчеләргә һәм лауреатларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Беренче, икенче, өченче урыннарга ия булучыларга фестивальнең суперфиналына махсус чакыру тапшырылган.
Бу елның мөһим үзенчәлеге шунда: конкурсантларның күбесе тамашачыларга татар һәм рус телләрендә генә түгел, мари, чуаш һәм башкорт халыкларының көнкүрешенә һәм мәдәниятенә багышланган җырлар һәм хореографик композицияләр дә тәкъдим итте.
Киләсе зона сайлап алу туры конкурсантларны 19-20 нче октябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә көтә.
"Наше время-Безнең заман" фестиваленең оештыру комитеты материаллары буенча
Казан Оргсинтезы яңа янгын техникасы сатып алган: ул Татарстанда иң биек ВИТАНД АПК-72 дигән янгын сүндерү телескопик күтәргече һәм яңа автоцистерна.
Машиналар Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 5 нче янгын сүндерү отряды паркын тулыландырачак. Техника Казанның Оргсинтез предприятиесе объектларында сәнәгать иминлеген тәэмин итү өчен дә, янгыннарда һәм гадәттән тыш хәл очрагында да кулланылачак.
ВИТАНД АПК-72 хәзерге вакытта Казанда һәм Татарстанда иң биеге булып санала. Ул кешеләрне коткарырга һәм 72 метрга кадәр яки торак йортның 22 катына кадәр биеклектә янгынны сүндерергә мөмкинлек бирә.
Автокүтәрткеч индивидуаль проект буенча "Казаньоргсинтез" ГАҖ өчен махсус эшләнгән. Күтәргечнең авырлыгы 40 тоннадан артык. Угы максималь биеклеккә минут ярым эчендә күтәрелә. Люлькасының йөк күтәрүчәнлеге – 500 кг. Люльканың үзәк өлешендә дистанцион идарә ителә торган лафет көпшәсе беркетелгән, ул минутына 3800 литрга кадәр су сиптерә ала. Суны да, күбекләрне дә сиптерү мөмкинлеге каралган.
Бу көнне ГТХМ тапшырылган икенче машина – КАМАЗ базасында "СТ-Авто" янгын техникасы җитештерүче Алтай автоцистернасы. Ул 7 мең литрдан да ким булмаган күләмдә су сыйдыра ала. Цистерна шулай ук күбек ясау өчен 420 литр күбек хасил итә торган эретмә сыйдырышлы бак белән җиһазландырылган. Янгын чыганагына су цистернадан да, ачык сулыктан да яки суүткәргеч челтәреннән дә бирелергә мөмкин. Әлеге автоцистернаның мөһим өстенлеге булып ике баскычлы насос тора, анда су бирү басымын үзгәртергә мөмкин.
"Казаньоргсинтез" ГАҖ материаллары буенча
Кичә, 10 нчы октябрьдә, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында энергия эшкәртү һәм җил үлчәү буенча хисаплар тәкъдим ителде. Казан дәүләт энергетика университеты вәкилләре республиканың Спас, Кама Тамагы һәм Балык Бистәсе районнары территориясендә башкарылган эшләр буенча презентация үткәрде. Энергетика университеты белгечләре ел дәвамында өч мәйданчыкта эшләгән: "Измери", "Саескан тавы" һәм "Красновидово". Тикшеренүләр түбәндәге параметрлар буенча үткәрелгән: җилнең юнәлеше һәм тизлеге, турбулент ешлыгы һәм җилнең бүленеше. Бу мәгълүматларны исәпкә алып, киләчәктә җил паркларын төзү планлаштырыла. Эш нәтиҗәләре буенча белгечләр ун елга электр энергиясе эшләп чыгару параметрларын билгеләде.
7-11 октябрьдә Мәскәүдә "Агропродмаш-2019" күргәзмәсе узды. "Интеграл+" ФҖП (Казан, Татарстан) компаниясе төргәкләү җиһазларының иң популяр модельләрен һәм 2019 елгы төп яңалыкларны – пакет-пирамидкага чәй төрә торган, Татарстанда җитештерелгән "Инпак-Тетра" төргәкләү машинасын, шулай ук бездә ясалган яңа югары җитештерүчәнлекле "Инпак-Ультра" автоматын тәкъдим итте.
Предприятие стендын Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров карады, ул компаниянең НИОКР федераль программасын тормышка ашырудагы уңышларына бәя бирде, аның нигезендә предприятие биотаркала торган элпәгә тартмалар төяү өчен уникаль машиналар эшләү буенча конверт методы белән эш алып бара.
"Интеграл+" ФҖП ЯАҖ маркетинг бүлеге материаллары буенча