Агач эшкәртү тармагында дөньяның әйдәп баручы җитештерүчесе – Төркиянең Kastamonu компаниясе Россиядә биш еллык юбилеен билгеләп үтә. Татарстанда урнашкан предприятие әлеге елларда башкарылган эш нәтиҗәсендә төбәккә АКШ доллары белән 771,8 млн. инвестиция керткән.
2014 елда Алабугада МДФ, ХДФ плитәләре һәм ламинирланган идән түшәмәләре чыгару буенча Kastamonu заводы ачылды. Биш ел эчендә предприятиенең җитештерү куәте елына 1,05 млн. м3 МДФ плитәсе һәм 35 млн. м2 ламинат тәшкил иткән. Компания ламинат сегментында идән түшәмәсе буенча Россия базарының лидеры булып тора, аның 20% өлешен били. Завод ачылу нәтиҗәсендә турыдан-туры производствода 930 эш урыны, шулай ук чиктәш – урман әзерләү, транспорт, мебель өлкәләрендә 2 500 эш урыны булдырылган.
Соңгы биш елда компания җитештерелә торган продукциянең ассортиментын шактый киңәйткән. Мәсәлән, 2014 елда ламинирланган идән япмалары декорлары саны 45 булса, 2019 елда 200гә җиткән, ә 2015 елда чыгарыла башлаган Evogloss МДФ-панельләренең декорлары саны 34тән 73кә кадәр арткан. Моннан тыш, яңа МДФ-Acrylic панельләре коллекциясе барлыкка килгән, хәзерге вакытта ул 14 төрле декор тәшкил итә.
Kastamonu матбугат хезмәте (АГТ коммуникация агентлыгы материаллары буенча)
9 нчы октябрьдә "Казан ярминкәсе" мәйданчыгында "Сәламәтлек индустриясе. Казан" дигән 24 нче халыкара махсус күргәзмә һәм "Эстетик медицина һәм косметология. Казан" дигән 1 нче махсус күргәзмә ачылды.
Шул ук көнне "Татарстан" конференцияләр залында ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан оештырылган "Татарстан Республикасы медицина сәнәгате үсешенең актуаль проблемалары" темасына түгәрәк өстәл узды. Анда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР буенча Росздравнадзор территориаль органы, медицина җиһазлары җитештерүче предприятиеләр, шулай ук профильле фәнни-белем бирү оешмалары вәкилләре катнашты.
Министр урынбасары Алексей Савельчев рәислегендәге түгәрәк өстәлдә катнашучылар тармакның иң мөһим мәсьәләләре, аерым алганда, медицина эшләнмәләрен БДАМС системасының яңа кагыйдәләре буенча яңадан теркәлү һәм дәүләт сатып алуларында катнашуга, шул исәптән товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләр каталогына, бәйле булган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Түгәрәк өстәл барышында "ФармМедПолис РТ" вәкиле "Татарстан Республикасында медицина сәнәгать паркы" проектын тәкъдир итте, ә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белгече катнашучыларга "Халыкара кооперация һәм экспорт" илкүләм проекты турында сөйләде.
Күргәзмә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау һәм косметология белгечләре, шулай ук медицина сәнәгате вәкилләре өчен әһәмиятле вакыйга булып тора. Медицинаның төрле юнәлешләрендәге яңалыкларны медицина җиһазлары һәм медицина приборлары җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр тәкъдим итә. Тармак белгечләре өчен бай эш программасы оештырылган иде: фәнни-гамәли конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, тематик фестивальләр һәм семинарлар.
Күргәзмә эше 11 нче октябрьгә кадәр дәвам итәчәк, чара ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәмендә оештырылган.
Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельчев һәм Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Химия-технология комплексы һәм биоинженерлык технологияләре департаменты директоры урынбасары Денис Латфуллин "КЗСК" ААҖдә булды.
Министрлык вәкилләре производство эшен торгызу, ә атап әйткәндә җиһазларны агымдагы ремонтлау эшләре алып барыла торган цехларда булды. Ремонт эшләренең барышы турында "Синтез" АҖ генераль директоры Денис Чернышев "КЗСК" ААҖ башкарма директоры Алексей Контуров белән бергә җиткерде.
Энергия белән тәэмин итүче оешмалар вәкилләре белән очрашу узды. Очрашу барышында, тиешле шартнамәләргә кул куйганнан соң, киләсе атна башында предприятиегә энергия ресурсларын бирүне яңартырга әзер булуы расланды.
Бүгенге көндә, шулай ук, чимал сатып алу буенча да чаралар үткәрелә. Беренче партия киләсе атна башында килер дип планлаштырыла.
Бүген Яр Чаллы шәһәрендә Машина төзүчеләр көненә багышланган тантаналы чаралар узды.
Бәйрәм программасы Татарстан Республикасының машина төзелеше комплексы предприятиеләре казанышлары күргәзмәсе белән башланып китте.
Урам экспозициясендә кунаклар һәм чарада катнашучылар "КАМАЗ", "ЕлАЗ" җитештерү берләшмәсе", "РариТЭК Холдинг", "МТЗ-Татарстан" һәм башка предприятиеләр техникасын күрә алды.
Күргәзмә мәйданчыгында "МТЗ-Татарстан" компаниясе тамашачылар өчен "Тракторлар биюе" дигән музыкаль номер тәкъдим итте. "Беларус-80Х" һәм "Беларусь-320.4" маркалы тракторлар музыкаль композициягә биеде. Машина төзелешенең эчке экспозициясе "Орган залы" холлында урнашты.
Кич белән кунаклар өчен концерт номерлары һәм рәсми затларның чыгышлары белән бәйрәм программасы оештырылган иде.
Бәйрәм традициясе буенча тармак ветераннарын һәм хезмәткәрләрен, машина төзүчеләрнең хезмәт династияләрен, иң яхшы яшь инженерларны бүләкләү булды. Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
ТР Президенты матбугат хезмәте фотосы файдаланылд
Бүген Чаллыда Автозавод проспекты, 2 нче йорт адресы буенча Машина төзүчеләр көнен бәйрәм итү кысаларында "КАМАЗ"ның беренче генераль директоры Лев Борисович Васильевка сын ачу тантанасы узды.
Сәламләү сүзе белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте – ул Лев Васильевның шәһәр үсешенә керткән зур өлешен билгеләп үтте:
"Васильев – завод тарихы гына түгел. Ул идарә иткән вакытта 30 мең кешесе булган торак пункт мәктәпләре, урамнары, хастаханәләре булган 300 мең кешеле калага әйләнгән..."
Лев Васильев – совет чорының дәүләт һәм сәнәгать эшлеклесе, Социалистик Хезмәт Герое, 1969 елдан 1981 елга кадәр – "КАМАЗ" җитештерү берләшмәсе генераль директоры. 2020 елның 7 февралендә Лев Борисовичка 95 яшь тула, ул элеккечә энергияле, яшәү ямен тоеп, Мәскәүдә гомер кичерә.
Бүген Яр Чаллыда республиканың сәнәгать предприятиеләрендә цифрлаштыру элементларын кертү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Семинар-киңәшмәне Альберт Кәримов "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм Татарстанның эре предприятиеләре җитәкчеләре катнашында уздырды. Чара "КАМАЗ" ГАҖ дирекциясенең конференцияләр залында узды һәм анда 130 артык кеше катнашты.
"Цифрлы технологияләрне гамәлгә кертүдән без хәзер файда көтәбез. Әмма цифрлаштыру, чыннан да, катлаулы юл, берничә фактор туры килергә тиеш. Бу беренче затның да, барлык персоналның да җәлеп ителүе һәм дә башкалар. Әмма цифрлаштырудан башка алга таба үсеш мөмкин түгел", – дип билгеләп үтте "КАМАЗ" генераль директоры.
Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Санлы технологияләр департаменты директоры Владимир Дождев "Цифрлы сәнәгать" программасы кысаларында предприятиеләргә ярдәм чаралары турында сөйләде.
Ул белдергәнчә, Татарстанның өч предприятиесе цифрлы чишелешләр эшләү өчен финанс ярдәме алырга планлаштыра:
"Цифрлы технологияләр – корал ул. Хөкүмәт тарафыннан, быелдан башлап, чыгымнарны компенсацияләргә мөмкинлек бирә торган субсидияләр рәвешендә ярдәм итүнең яңа чарасы кертелде. Әлегә бу сәнәгатьнең эшкәртү һәм чыгару тармакларына кагыла".
"КАМАЗ" ГАҖ вәкилләре белешмәләр нигезендә карарлар кабул итүгә ярдәм итүнең цифрлы системаларын үстерү турында сөйләде.
Моннан тыш, чарада "Риэль-инжиниринг" үрнәгендә цифрлы җитештерүне кертү, автомобиль төзелешендә "Логио РУС" компаниясе белән тәэмин итү чылбырлары белән идарә итү турында да сүз барды.
Машина төзелеше тармагын цифрлы трансформацияләү өчен кадрлар әзерләү турында Казан (Идел буе) федераль университеты спикеры Мәхмүт Ганиев сөйләде:
"Производствода төп трендлар – роботлаштыруга, автоматлаштыруга, цифрлаштыруга күчү. Без моны уку процессында яңа белем бирү системаларын кулланып исәпкә алабыз – бу геймофикация дә (уен методларын куллану), модельләштерелә торган тренажерлар, өстәмә чынбарлык методлары да. Шулай итеп, фундаменталь әзерлектән без кешенең яңа коммуникация сәләтләрен үстерүгә күчәбез".
Азакта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов предприятиеләрнең "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" илкүләм проектында катнашуының өстенлекләре, "Халыкара кооперация һәм экспорт" илкүләм проекты кысаларында көндәшлелеккә сәләтлелекне арттыру буенча кооператив программа турында сөйләде.
2019 елның 9 октябрендә Яр Чаллы шәһәрендә машина төзүчеләр көненә багышланган чаралар узачак!
Тармак предприятиеләрен катнашырга чакырабыз.
Чаралар исемлеге:
1. КАМАЗ заводында (MES системалары) һәм кабиналар каркасы заводында булу
2. Республиканың сәнәгать предприятиеләрен цифрлаштыру буенча семинар
3. КАМАЗның беренче генераль директоры Лев Борисович Васильевка сын ачу
4. Чаллы шәһәренең орган залында "Машина төзүчеләр көне – 2019" бәйрәмен тантаналы бәйрәм итү
Катнашу мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының машина төзелеше комплексы бүлегенә (843) 210-05-67, 210-05-66 телефоннары буенча мөрәҗәгать итеп бирергә мөмкин.
2019 елның 26 нчы сентябрендә "Ел инженеры" республика конкурсының турыдан-туры этабы тәмамланды. Ул тәмамланганнан соң конкурс комиссиясе эшкә керешеп, конкурста җиңүчеләрне билгеләде (258 гаризадан алдагы этапта катнашу өчен 108е сайлап алынды).
Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында "Ел инженеры" буенча чираттагы оештыру киңәшмәсе узды, анда конкурс комиссиясе эшенә йомгак ясалды.
Комиссия рәисе Ибраһим Хисамиев, бирелгән гаризаларның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте:
"Татарстан Республиканың "Ел инженеры" исеменә лаеклы кандидатлар көтелгәннән күбрәк булып чыкты. Аларның һәрберсенең куәтле фәнни базасы, рационализаторлык тәкъдимнәре портфеле һәм предприятиеләрдә гамәлгә ашырыла торган проектлары бар".
Комиссия рәисе фикеренчә, машина төзелеше тармагы вәкилләре аеруча аерылып тора – алардан иң күп заявка алынган, барысы да җиңүче исеменә лаек булган.
Финалистларның эшләрен карау нәтиҗәләре буенча һәр катнашучыга очколар бирелгән, шуннан соң конкурсантларны проектларны тәкъдир итү өчен әңгәмә корырга чакырганнар.
"Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр берлеге" вәкиле Айдар Сәгыйтдинов доклад белән чыгыш ясады:
"Җиңүчеләр исемлеге расланганнан соң, без стажировканы кайда һәм нинди юнәлеш буенча узарга теләүләрен белү өчен аларның һәркайсы белән элемтәгә керергә планлаштырабыз".
Конкурсны оештыручылар җиңүчеләр белән стажировка үткән вакытта да, аннан соң да элемтәне сакларга планлаштыра.
"Без җиңүчедән аның нинди юнәлештә үсәргә теләвен һәм стажировка нәтиҗәләре буенча үз предприятиесенә нәрсә китерергә теләвен белергә телибез", – дип ассызыклады Айдар Сәгытдинов.
2019 елның 25 нче октябрендә "Белем алуда остазлык: заманча теория һәм инновацион практика" дигән россиякүләм фәнни-гамәли конференция узачак. "Ел инженеры" конкурсы финалистлары конференциясендә катнашу кирәклеге турында "Казан талантларның ачык университеты 2.0" коммерциясез автоном оешмасы вәкиле Мария Ермилова сөйләде.
Аның сүзләренә караганда, россиякүләм конференция нәтиҗәләрен исәпкә алып, конкурс финалистларының предмет компетенцияләрен үстерү, тупланган инженерлык потенциалын һәм компетенцияләрне республика буыннар остазлыгы системасына кертү һәм тәҗрибә алмашу өчен белем бирү программасын оештыру планлаштырыла.
Әлмәттә ел саен уздырыла торган "Наше время – Безнең заман" эшче яшьләр иҗатының VII ачык республика телевизион фестиваленең беренче зональ сайлап алу этабы узган.
Әлмәт шәһәренең "Нефтьче" мәдәният сараенда гала-концерт жюри әгъзалары ике көн дәвамында конкурсант номерларын караганнан соң булган.
Гомумкоманда зачетында мактаулы беренчелекне В.Д.Шашин исемендәге "Татнефть" ГАҖ командасы яулаган.
2 нче урынны "Әлмәт труба заводы" АҖ һәм "Татнефть" ГАҖ төбәкара һөнәри берлек оешмасы командалары бүлешкән. Гомумкоманда зачетында өченче урында – Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе.
Барлык җиңүчеләргә һәм лауреатларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылган. Беренче, икенче, өченче урыннарга ия булучыларга фестивальнең суперфиналына махсус чакыру тапшырылган.
Әлмәт труба заводы командасы тәкъдим иткән "биюче рәссамнар" номеры тамашачыларда зур тәэсир калдырган. Алар бию сәләтләрен күрсәтеп кенә калмыйча, хәрәкәттә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның портретын ясаган.
Гадәттәгечә фестиваль кысаларында катнашучылар өчен мастер-класслар һәм түгәрәк өстәлләр узган. Укытучылар арасында "Сәхнә практикалары үзәге" мәдәнияткә һәм сәнгатькә ярдәм итү төбәк иҗтимагый оешмасы президенты да булган (Мәскәү шәһәре), драматургия һәм пластика мәктәбенә нигез салучы, хореограф-куючы Владимир Аносов катнашкан.
Быел фестиваль дирекциясенә Татарстан шәһәрләре һәм районнары гына түгел, ә Россия төбәкләре белән дә таныштыручы предприятие һәм оешмалардан 155тән артык гариза кергән.
Алга таба зональ сайлап алу турлары һәр ял көнендә – 12-13 нче октябрьләрдә – Зәйдә, 19-20 нче октябрьләрдә – Яр Чаллыда, 26-27 нче октябрьләрдә Казанда узачак.
Зональ сайлап алу этабын уңышлы узган конкурсантлар 13-14 нче ноябрьдә Казанда узачак суперфиналда очрашачак. Гран-при ияләре һәм фестивальдә җиңүчеләр 16 нчы ноябрьдә "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында гала-концертта игълан ителәчәк.
Фестивальдә җиңүчеләр һәм лауреатлар дипломнар, истәлекле бүләкләр һәм акчалата премияләр белән бүләкләнәчәк, ә Гран-при иясе Татарстан Республикасы Президентының күчмә кубогы дипломын, шулай ук 250 000 сум күләмендә акчалата премия алачак.
"Наше время-Безнең заман" фестиваленең оештыру комитеты материаллары буенча
Министр урынбасары Алексей Савельчев DESO (АКШ) һәм "Джошкуноз Алабуга" компанияләре вәкилләре белән эшлекле очрашу уздырды. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә Татарстан Республикасында DESO һәм Coşkunöz Holding ("Джошкуноз Холдинг", Төркия) уртак проектын локальләштерү мөмкинлеге турында фикер алышудан гыйбарәт булды.
"Джошкуноз Холдинг" – 1950 елда ачылган Төркия компаниясе. Предприятие автомобиль төзелеше, металл җитештерү һәм эшкәртү өлкәсендә эретеп ябыштыру аппаратлары, матбугат җиһазлары җитештерү белән шөгыльләнә.
2014 елда компания "Алабуга" МИЗ территориясендә үз предприятиесен ачты. Хәзерге вакытта "Джошкуноз Алабуга" интерьер һәм экстерьер, шасси, прибор панеле детальләрен, ягулык бакларын, ишек беркетмәләрен һәм автомобиль төзелеше өчен башка продуктлар җитештерә.
DESO компаниясе Калифорниядә (АКШ) урнашкан һәм сыек сәнәгать калдыкларын, шлам һәм явым-төшемнәрне чистартуның алдынгы технологияләрен гамәлгә кертү белән шөгыльләнә.
DESO һәм "Джошкуноз Холдинг" уртак проекты кысаларында компания вәкилләре нефть һәм сәнәгатьнең башка тармаклары компаниясенә индустриаль калдыкларны чистарту технологияләрен гамәлгә кертергә тели.