"Наше время - Безнең заман" фестивале Россиянең матди булмаган рухи мирасы статусын алган

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Зәйдә октябрь урталарында узган зона концертларының берсендә фестивальнең Россиянең матди булмаган рухи мирасы статусына ия булуы билгеле булды.

Быел фестивальдә катнашу өчен 160тан артык команда һәм шәхси башкаручы гариза биргән. Фестивальнең сайлап алу этаплары 2019 елның октябреннән ноябренә кадәр уза һәм Әлмәт, Яр Чаллы, Зәй һәм Казан шәһәрләрендә дүрт зона сайлап алу этабын, суперфинал һәм гала-концерт өлешләрен үз эченә ала.

Чиратта зона концертлары, алар Яр Чаллы һәм Казанда узачак. Гала-концерт 2019 елның 16 ноябрендә "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә узачак, анда фестиваль призерларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International