Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында республиканың оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре вәкилләре белән киңәшмә узды. Очрашуны министр Альберт Кәримов үткәрде.
Көн тәртибендәге төп мәсьәлә Татарстан предприятиеләре тарафыннан дәүләт оборона заказын үтәүнең агымдагы торышы булды.
Шулай ук очрашу кысаларында министр сәнәгать предприятиеләренә ярдәм итүнең гамәлдәге чаралары турында да сөйләде. Шулай итеп, "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" илкүләм проекты кысаларында Татарстан компанияләре белән хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды.
Икенче бер "Халыкара кооперация һәм экспорт" илкүләм проекты кысаларында көндәшлелеккә сәләтлелекне арттыру корпоратив программаларын гамәлгә ашыручы экспортер предприятиеләргә дәүләт ярдәме билгеләнгән.
Предприятиеләргә банкның чит илләрдә Россия җитештерүләрен оештыру проектларын һәм Россия территориясендә экспорт юнәлешле производстволарны оештыру проектларын финанслауга еллык коммерция ставкасыннан 4,5% кадәр субсидияләнә.
Агымдагы елның октябрь ахырында Мәскәүдә "Беркетмә хезмәте" V Халыкара форумы кысаларында Беркетмә, имидж һәм этикет өлкәсендә илкүләм премиясендә җиңүчеләр билгеле булды.
15 номинациядә бөтен Россиядән 45тән артык беркетмә хезмәте катнашкан. Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми беркетмә бүлеге "Халыкара элемтәләрне үстерү һәм ныгыту өчен" номинациясендә җиңеп чыккан.
Премия 2011 нче елда Беркетмә белгечләренең илкүләм ассоциациясе тарафыннан протокол практикасының һөнәри стандартларын һәм сыйфатын үстерү, эшлекле мәдәниятнең дәрәҗәсен күтәрү, тармак лидерларын җәмәгатьчелек тарафыннан тану һәм профессионаллар бергәлеген берләштерүгә ярдәм итү максатларында гамәлгә куелган.
Жюри составына Россия Федерациясенең Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле Илчесе Владимир Шевченко, Беркетмә белгечләренең илкүләм ассоциациясе президенты һәм Россия Федерациясе Президенты каршындагы Геральдика советы рәисе – Дәүләт герольдмейстеры Георгий Вилинбахов кергән.
ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми беркетмә бүлеген котлыйбыз:
"Алабуга" МИЗ территориясендәге производствога инвестицияләр күләме – 11,7 млрд. сум, ә аның куәте елына 140 мең тоннага кадәр арттырылган
Hayat Россия (FMCG ХАЯТ сегментында глобаль корпорациянең бүлендек компаниясе) Татарстан Республикасындагы "Алабуга" махсус икътисадый зонасында урнашкан икенче кәгазь ясау машинасы заводын тәкъдим итте. Өстәмә җиһазландыру җитештерүнең гомуми күләмен елына 140 мең тоннага кадәр арттыру мөмкинлеген биргән. Тантаналы презентациядә "Алабуга" МИЗ вәкилләре һәм Россия ХАЯТ генераль директоры Четин Мурат катнашты.
Заводта кәгазь ясый торган яңа машинаны гамәлгә кертү нәтиҗәсендә компания предприятиенең куәтен икеләтә арттырган һәм Россиядә беренчел целлюлозадан санитар-гигиена әйберләре җитештерүче иң эре компаниягә әйләнгән. 2015нче елдан башлап, Татарстан территориясендә предприятиегә Россия ХАЯТ инвестицияләренең күләме 11,7 млрд. сум тәшкил иткән.
Хәзерге вакытта компаниядә 800дән артык Россия хезмәткәре эшли. 2018нче елга ХАЯТ Россия компаниясенең сатудан алган чиста табышы 8,7 млрд. сум тәшкил иткән. "Алабуга" МИЗ базасында дөнья дәрәҗәсендәге җитештерү комплексының 73 000 кв. метрлы (бу якынча 7 футбол кыры) территориясендә компания Россия базары өчен санитар-гигиена билгеләнешендәге товарлар җитештерә: бәдрәф кәгазе, сөлгеләр, кул сөрткечләр һәм кулъяулыклар. Заводта җитештерелә торган продукция бөтен Россия буенча 83 мең дистрибьютор ноктасында тәкъдим ителгән, шул ук вакытта эшләнмәләрнең 8%ы Беларусь, Әзербәйҗан, Казакъстан, Эстония һәм Латвия кебек илләргә җибәрелә.
"Алабуга" МИЗ территориясендәге завод 2015нче елның мартында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Төркия икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи һәм Hayat Group генераль директоры Авни Кигили катнашында ачылган.
ХАЯТ Россия компаниясе санитар-гигиена продукциясе сегментында иң яхшы экологик чишелешләр тәкъдим иткән.
ХАЯТ заводларында инновацияле технологияләр актив кулланыла, шулай ук экологик яктан чиста һәм тотрыклы җитештерү кагыйдәләре үтәлә.
Россиянең Алабугадагы ХАЯТ предприятиесе заводы – тулысынча автоматлаштырылган һәм алдынгы ресурсларны саклау системалары базасында эшли торган инновацияле киңлек. ХАЯТ заводы Европада санитар-гигиена продукциясе җитештерү өлкәсендә зурлыгы буенча өченче судан файдаланучы компания. Ул 1 тонна товар җитештерүгә нибары 3,5 тонна гына су куллана. Башка компанияләрдә, Европа тармак нормалары нигезендә, су куллану дәрәҗәсе 1 тоннага 10-12 тоннага кадәр җитә. Россиядә ХАЯТ компаниясенең бүлендек предприятиесе эшли башлаганнан бирле 3,5 миллион кубометр су янга калдырылган. Мондый күләмдәге су белән якынча 2 атна буенча барлык Казанны тәэмин итәргә мөмкин булыр иде!
Россиянең санитар-гигиеник билгеләнештәге товарлар җитештерү тармагында компания беренче тапкыр продукция җитештерү процессында табигый газны продукция әзерләгәндә яңадан кулланыла торган җылылык, пар һәм электр итеп үзгәртү өчен "TRI генерация технологиясе"н тәкъдим иткән. Бу табигый ресурслардан файдалануның нәтиҗәлелеген 25-30%тан 80%ка кадәр җиткерү мөмкинлеген биргән.
ХАЯТ Россия фәкать Россия тәэминатчыларыннан бәйсез Forest Stewardship Council (FSC) оешмасы тарафыннан сертификацияләнгән беренчел целлюлозаны гына куллана. Бу – урманнарны ирекле яклау стандартларын билгели торган халыкара танылган оешма. ХАЯТ Россия законны үти һәм табигый урман биләмәләрен саклауда актив катнаша. Сертификацияле FSC ресурсларын кулланып, ХАЯТ Россия агач әзерләү, урманнарны торгызу, биологик төрлелекне саклау, шулай ук җирле халыкның һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең хокукларын саклау бурычын үз өстенә ала. ХАЯТ Россия урман утырту эшләрендә актив катнаша һәм, димәк, урманнарны табигый кисүне киметергә ярдәм итә.
Pro-Vision Communications PR-агентлыгы, Алабуга МИЗ матбугат хезмәте материаллары буенча
Бүген, 7 нче ноябрьдә, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Ростехнадзор, ГХМ һәм прокуратура вәкилләре белән берлектә, дәүләт оборона заказы өчен продукция чыгаруны яңарту эшләренең барышы белән танышу максатыннан, Казан синтетик каучук заводында булды.
Сәфәр барышындагы андагы төп цехлар каралды. Альберт Кәримов ремонт эшләре белән танышты. 2019 елның 5 ноябрендә "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ тарафыннан бутадиен китертелгән, киләсе атна ахырына винилиденхлорид китертелер дип көтелә. Предприятие чимал белән тулысынча тәэмин ителәчәк.
Хәзерге вакытта производствоны эшләтеп җибәрү өчен әзерлек эшләре тәмамланып килә. Предприятиегә пар штат режимында бирелә.
Дәүләт оборона заказы өчен продукцияне беренче тапкыр төяп җибәрүнең якынча вакыты агымдагы елның ноябрь ахырына планлаштырылган.
Яшьләрнең россиякүләм "Электр энергетикасында диспетчерлаштыру һәм идарә итү" дигән ачык XIV фәнни-гамәли конференциясендә ил икътисадының мөһим тармагына цифрлы технологияләрне кертү турында фикер алышалар.
Конференциянең максаты – талантлы һәм креатив студентларны, магистрантларны, аспирантларны һәм яшь галимнәрне заманча энергетиканың гамәли бурычларын хәл итүгә җәлеп итү. Оештыру комитетына кергән 157 гаризаның 97се секцияләрдә чыгыш ясау өчен сайлап алынган.
Катнашучыларның докладлары энергосистемаларның һәм энергетика җайланмаларының ышанычлылыгына багышланган.
Форум эшендә Системалы оператор һәм Бердәм энергетика системасының федераль челтәр компаниясе, Татарстанның Челтәр компаниясе, Академия институтлары вәкилләре, шулай ук Россиянең төрле шәһәрләреннән – Мәскәү, Самара, Төмән, Чебоксар, Новосибирск, Пятигорск, Магнитогорск, Уфа, Брянск, Ульян, Севастополь һәм башка шәһәрләрдән галимнәр һәм студентлар катнашты.
КДЭУ матбугат хезмәте материаллары буенча
POZIS (Ростех дәүләт корпорациясенең "Техмаш" концернына керә) "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү" илкүләм проекты кысаларында 3,3 млн сум субсидия алган.
Завод Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән персоналны бюджет акчалары хисабыннан укытуга субсидия бирү турында килешү төзегән.
Мондый мөмкинлекне предприятие "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү" илкүләм проектында катнашу нәтиҗәсендә алган.
"ПОЗиС" АҖ – үзенең укыту үзәге булган Россиядәге аз санлы предприятиеләрнең берсе, аның ресурсларын әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен кулланырга мөмкин. Мәсәлән, уку-укыту программаларын шәхси производствога яраклаштырырга.
Программа нигезендә, әгәр бу хәл хезмәткәрләрне эш белән тәэмин итүгә һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга ярдәм итә икән, предприятиенең һәр хезмәткәре белем үзләштерү мөмкинлегенә ия.
Моннан тыш, проект шартлары буенча катнашучы предприятие өчен дәүләт ярдәме чаралары да каралган: "Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендәге компетенцияләрнең федераль үзәге"нең алдынгы экспертларын түләүсез нигездә җәлеп итү мөмкинлеге бар.
Бүгенге көндә Татарстанда әлеге проект кысаларында 2 меңнән артык кеше яңадан белем алуга керешкән, меңгә якын белгеч укуларын тәмамлаган инде.
"ПОЗиС" АҖ матбугат хезмәте материаллары буенча
"Вертолеты России" холдингының Казан вертолет заводы белгечләре WorldSkills Hi-tech-2019 сәнәгатьнең югары технологияле тармакларының үтәли эшче һөнәрләре илкүләм чемпионатында Ростех дәүләт корпорациясе җыелма командасы составында көмеш призерлар булган. Ярышлар 28 нче октябрьдән 1нче ноябрьгә кадәр Екатеринбургта узды.
КВЗның 21 хезмәткәре өч компетенциядә үткәрелгән ярышларда катнашкан, аларның икесе буенча Казан вертолет төзүчеләре көмеш медальләр яулаган. "Композитлар технологиясе" компетенциясендә инженер-конструктор Екатерина Киселева, инженер-технолог Илназ Вәлиев, эксперт – Инна Семагина һәм Константин Пантюхин составындагы команда икенче урынга лаек булган.
"Тормыш циклы белән идарә итү" компетенциясендә 10 катнашучы һәм ике эксперт арасыннан предприятие командасы пьедесталның икенче баскычына баскан. Алар жюри хөкеменә көнкүреш калдыкларын сортларга аеру һәм эшкәртү буенча стационар җайланма проектын тәкъдим иткән.
Ростех дәүләт корпорациясе җыелма командасына эләгер алдыннан Казан вертолет заводы белгечләре "Вертолеты России" холдингы предприятиеләре хезмәткәрләре арасында корпоратив һөнәри осталык чемпионаты һәм RostecSkills-2019 буенча сайлап алу чемпионатын узган.
Илкүләм чемпионат алдыннан дәүләт корпорациясе җыелма командасының төп составына кертелгән катнашучылар һәм экспертлар сентябрь аенда Мәскәү өлкәсендә узган Ростех академиясенең команда-укыту чарасы кысаларында әзерлек узган. Программада аңлы лидерлык, нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм стрессларга каршы тору буенча белем бирү блоклары, шулай ук WorldSkills хәрәкәте чемпионатларында эш стандартларына һәм уңышка ирешү технологияләренә өйрәтү каралган.
Ростех командасында катнашучыларның барысы бергә 39 медаль яулаган, аларның 15е – алтын, 11е – көмеш һәм 10сы – бронза, нигездә, WorldSkills Hi-Tech 2019 VI эшче һөнәрләр илкүләм чемпионаты нәтиҗәләре буенча. Тагын 3 бүләкне Ростех белгечләре WorldSkills Hi-Tech 2019 Евразия зачетында ярышлар нәтиҗәләре буенча алган.
"Казан вертолет заводы" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча, фото rostec.ru сайтыннан алынды
ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Росздравнадзор, Бөтенроссия Медицина техникасы фәнни-тикшеренү һәм сынау институты (Росздравнадзор), ТР буенча Росздравнадзорның территориаль органы, "Росздравнадзор" һәм "Фарммедполис" медицинада куллану чараларының әйләнешенә экспертиза, аларны исәпкә алу һәм анализлау буенча мәгълүмат-методика үзәге" ФДБУ вәкилләре катнашында киңәшмә узды.
Очрашуны министр урынбасары Алексей Савельчев үткәрде. Чарада катнашучылар Казанда медицина эшләнмәләренең һәм дару препаратларының туры килү-килмәвен бәяләү буенча аккредитацияләнгән Росздравнадзор лабораториясен оештыру мәсьәләләре турында фикер алышты.
КППК программасы буенча конкурс аша сайлап алу нәтиҗәләре билгеле булды. Татарстаннан төбәк әһәмиятендәге 11 һәм федераль әһәмияттәге 3 предприятие узган. КППК гамәлгә ашыра торган җитештерүчеләрнең бердәм исемлеге Сәнәгатьнең дәүләт мәгълүмат системасында (ГИСП) урнаштырылган һәм авторизацияләнгән кулланучылар өчен ачык булып тора.
КППК – "Халыкара кооперация һәм экспорт" илкүләм проектының конкурентлыкка сәләтле Россия сәнәгать продукциясен җитештерү һәм сату күләмнәрен арттыруга ярдәм итүгә юнәлдерелгән төп механизмнарының берсе (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2019 елның 23 февралендәге 191 номерлы карары белән регламентлана).
Ведомствоара комиссия тарафыннан расланган ахыргы исемлеккә Татарстанның химия, нефть химиясе, машина төзелеше һәм урман эшкәртү сәнәгате тармакларында экспорт юнәлешле проектларны гамәлгә ашыруга бәйле 14 предприятиесе кертелгән, шулардан 3се – федераль әһәмияттәге һәм 11е – төбәк әһәмиятендәге.
Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән тиешле килешүләр төзегән компанияләр, экспорт юнәлешле җитештерүләр булдыруга инвесткредитларны, аккредитивларны, факторингны һәм Россия продукциясен чит илләрдән сатып алучыларның кредитларын да кертеп, юнәлешләрнең киң исемлеге буенча ташламалы кредит алырга мөмкин. Субсидияләнгән процент ставкасы елына 4,5% тәшкил итәчәк.
Сайлап алуда җиңүчеләр ел дәвамында бер яки берничә кредит оешмасы белән ташламалы финанс бирү турында килешү төзергә тиеш. Компанияләр ярдәм күрсәтүнең иң яхшы шартларын сайлап алу өчен программада катнашучы берьюлы берничә банкка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Программа турында тулырак монда.
minpromtorg.gov.ru, strategy24.ru сайтларындагы материаллар файдаланылды
Россиядә "Татнефть" тарафыннан Neste ягулык ваклап сату бизнесын сатып алу буенча алыш-биреш эшләре төгәлләнгән.
2019 елның июлендә "Татнефть" ГАҖ Россиянең төньяк-көнбатышындагы 75 АЗСтан һәм Санкт-Петербургтагы терминалдан торган Neste ягулык ваклап сату бизнесын сату турындагы килешүгә кул куйган. Әлеге алыш-биреш Россия Федерациясенең Монополиягә каршы федераль хезмәте тарафыннан 2019 елның 4 октябрендә хупланган һәм 2019 елның 31 октябрендә тәмамланган.
"Татнефть" ГАҖ һәм Neste арасындагы аерым килешү нигезендә, ваклап сату челтәре Neste бренды белән 5 елга кадәр эшләячәк.
"Татнефть" ГАҖнең ваклап сату челтәре Россиянең иң эре биш челтәре арасында һәм 710дан артык автозаправка станциясен үз эченә ала. "Татнефть"нең ваклап сату стратегиясе "ТАНЕКО" компаниясенең заманча нефть эшкәртү заводында җитештерелгән югары сыйфатлы ягулыкны сатуга юнәлдерелгән. "Татнефть" ваклап сату челтәрен үстерүдә һәм эксплуатацияләүдә төп өстенлекләрнең берсе – әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны минимальләштерү.
"Татнефть" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча