"ПОЗиС" АҖ персоналы хезмәт җитештерүчәнлеге буенча илкүләм проект кысаларында укулар уза

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

POZIS (Ростех дәүләт корпорациясенең "Техмаш" концернына керә) "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү" илкүләм проекты кысаларында 3,3 млн сум субсидия алган.

Завод Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән персоналны бюджет акчалары хисабыннан укытуга субсидия бирү турында килешү төзегән.

Мондый мөмкинлекне предприятие "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү" илкүләм проектында катнашу нәтиҗәсендә алган.

"ПОЗиС" АҖ  – үзенең укыту үзәге булган Россиядәге аз санлы предприятиеләрнең берсе, аның ресурсларын әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен кулланырга мөмкин. Мәсәлән, уку-укыту программаларын шәхси производствога яраклаштырырга.

Программа нигезендә, әгәр бу хәл хезмәткәрләрне эш белән тәэмин итүгә һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга ярдәм итә икән, предприятиенең һәр хезмәткәре белем үзләштерү мөмкинлегенә ия.

Моннан тыш, проект шартлары буенча катнашучы предприятие өчен дәүләт ярдәме чаралары да каралган: "Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендәге компетенцияләрнең федераль үзәге"нең алдынгы экспертларын түләүсез нигездә җәлеп итү мөмкинлеге бар.

Бүгенге көндә Татарстанда әлеге проект кысаларында 2 меңнән артык кеше яңадан белем алуга керешкән, меңгә якын белгеч укуларын тәмамлаган инде.

"ПОЗиС" АҖ матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International