"Халыкара кооперация һәм экспорт" илкүләм проектын тормышка ашыру өчен җитештерүчеләр исемлеге расланды

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

КППК программасы буенча конкурс аша сайлап алу нәтиҗәләре билгеле булды. Татарстаннан төбәк әһәмиятендәге 11  һәм федераль әһәмияттәге 3 предприятие узган. КППК гамәлгә ашыра торган җитештерүчеләрнең бердәм исемлеге Сәнәгатьнең дәүләт мәгълүмат системасында (ГИСП) урнаштырылган һәм авторизацияләнгән кулланучылар өчен ачык булып тора.

КППК – "Халыкара кооперация һәм экспорт" илкүләм проектының конкурентлыкка сәләтле Россия сәнәгать продукциясен җитештерү һәм сату күләмнәрен арттыруга ярдәм итүгә юнәлдерелгән төп механизмнарының берсе (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2019 елның 23 февралендәге 191 номерлы карары белән регламентлана).

Ведомствоара комиссия тарафыннан расланган ахыргы исемлеккә Татарстанның химия, нефть химиясе, машина төзелеше һәм урман эшкәртү сәнәгате тармакларында экспорт юнәлешле проектларны гамәлгә ашыруга бәйле 14 предприятиесе кертелгән, шулардан 3се – федераль әһәмияттәге һәм 11е – төбәк әһәмиятендәге.

Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән тиешле килешүләр төзегән компанияләр, экспорт юнәлешле җитештерүләр булдыруга инвесткредитларны, аккредитивларны, факторингны һәм Россия продукциясен чит илләрдән сатып алучыларның кредитларын да кертеп, юнәлешләрнең киң исемлеге буенча ташламалы кредит алырга мөмкин. Субсидияләнгән процент ставкасы елына 4,5% тәшкил итәчәк.  

 Сайлап алуда җиңүчеләр ел дәвамында бер яки берничә кредит оешмасы белән ташламалы финанс бирү турында килешү төзергә тиеш. Компанияләр ярдәм күрсәтүнең иң яхшы шартларын сайлап алу өчен программада катнашучы берьюлы берничә банкка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Программа турында тулырак монда.

minpromtorg.gov.ru, strategy24.ru сайтларындагы материаллар файдаланылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International