"Татнефть" Россиядәге "Несте" ягулык ваклап сату бизнесын сатып алган

2019 елның 1 ноябре, җомга

Россиядә "Татнефть" тарафыннан Neste ягулык ваклап сату бизнесын сатып алу буенча алыш-биреш эшләре төгәлләнгән.

2019 елның июлендә "Татнефть" ГАҖ  Россиянең төньяк-көнбатышындагы 75 АЗСтан һәм Санкт-Петербургтагы терминалдан торган Neste ягулык ваклап сату бизнесын сату турындагы килешүгә кул куйган. Әлеге алыш-биреш Россия Федерациясенең Монополиягә каршы федераль хезмәте тарафыннан 2019 елның 4 октябрендә хупланган һәм 2019 елның 31 октябрендә тәмамланган.

"Татнефть" ГАҖ һәм Neste арасындагы аерым килешү нигезендә, ваклап сату челтәре Neste бренды белән 5 елга кадәр эшләячәк.

"Татнефть" ГАҖнең ваклап сату челтәре Россиянең иң эре биш челтәре арасында һәм 710дан артык автозаправка станциясен үз эченә ала. "Татнефть"нең ваклап сату стратегиясе "ТАНЕКО" компаниясенең заманча нефть эшкәртү заводында җитештерелгән югары сыйфатлы ягулыкны сатуга юнәлдерелгән. "Татнефть" ваклап сату челтәрен үстерүдә һәм эксплуатацияләүдә төп өстенлекләрнең берсе – әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны минимальләштерү.

"Татнефть" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International