POZIS кече һәм урта бизнес предприятиеләре белән багланышларын ныгыта

2021 елның 29 гыйнвары, җомга

POZIS компаниясе (Ростех дәүләт корпорациясенең «Технодинамика» холдингы – «НПК «Техмаш» АҖ идарәче оешмасы идарәсе контурына керә) җитештерү нәтиҗәлелеген арттыру максатларында аутсорсинг системасының үз моделен актив җәелдерә. 2020 елда үзебезнең ил җитештерүчеләреннән сатып алу күләме 800 млн сум тирәсе булган.

POZIS кече һәм урта эшкуарлык субъектлары белән хезмәттәшлек итү өлкәсендә Татарстандагы лидерларның берсе булып тора. Компаниянең озак вакытка исәпләнгән партнерлары булып 11 субъект тора, алар POZIS суыткыч техникасын җитештерү өчен 20дән артык төр продукция белән тәэмин итә. Аутсорсерлар белән хезмәттәшлек чыгымнарны киметергә, оптимальләштерергә, хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга мөмкинлек бирә.

Компания кече һәм урта бизнес субъектлары белән берлектә комплект детальләр сыйфатын күтәрү өстендә даими эшли. Аларның барысы да шәһәрнең сәнәгать зонасында булуын исәпкә алып, компаниянең тиешле техник хезмәтләр күрсәтү оешмаларыннан оператив консультация алуга исәп тота ала. Шулай ук предприятие уртак маркетинг тикшеренүләре үткәрүдә дә катнаша һәм җитештерү процессын тормышка ашыруны координацияли.

Эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар ассоциациясе һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчеләре «ПОЗиС» АҖ диверсификацияләү һәм цифрлы трансформацияләү программасы белән танышкан.  

Кунакларга шулай ук «Югары технологияле җиһазлар һәм прогрессив технологияләр кертү нигезендә көнкүреш суыткыч техникасын һәм медицина суыткыч җиһазларын җитештерүне комплекслы үстерү» инвестиция проекты кысаларында тормышка ашырылган җитештерү объектларын да күрсәткәннәр. «ПОЗиС» АҖ өчен заказлар башкаручы берничә кече һәм урта бизнес предприятиесенә экскурсия оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International