Альберт Кәримов Саба районында Сәнәгый робот техникасы буенча чемпионат мәйданчыгында булды

2021 елның 29 гыйнвары, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов «Саба аграр көллияте» ДАҺБУ уку йортында «Сәнәгый робот техникасы» – «ИННОСАБ»(INNOSAB) компетенциясе буенча Россия Инновация регионнары ассоциациясенең төбәкара чемпионатында булды. Чара кысаларында Альберт Кәримов «Татарстан Республикасы сәнәгатенә 4.0 Индустрия технологияләрен кертү» темасына киңәшмә үткәрде. Шулай ук Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Һадиуллин Илсур Гәрәй улы, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Гыйсмәтов Радик Расыйх улы, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы, сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Киңәшмә башында республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы барлык катнашучыларны сәламләде, робототехника торышы буенча кайбер мәгълүматларны яңгыратты:

«Робот техникасы системаларын куллану өлкәсе елдан-ел киңәя бара. Халыкара робототехника федерациясе (International Federation of Robotics) мәгълүматларына караганда, 2019 елга бөтен дөнья заводларында 2,7 млн. сәнәгать манипуляторы кулланылган. Россиядә, Робот техникасы базарында катнашучыларның илкүләм ассоциациясе бәяләвенчә, 2019 елда 6 меңнән артык сәнәгать роботы эксплуатацияләнгән. Фәнни-технологик алгарышның кирәклеге, аның тормышка сәләтлелеген һәм дөньяда урынын билгели торган фактор буларак, ил җитәкчелеге тарафыннан билгеләнә».

Аннары сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башлыгы, чемпионатны уздыру инициаторы Рәис Нургали улы Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин чыгыш ясады.

Тантаналы өлештән соң Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Гыйсмәтов Радик Расыйх улы докладын тыңлауга күчтеләр. Ул мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эшли торган компанияләргә федераль һәм республика дәрәҗәсендәге ярдәм чаралары турында сөйләде.

Чара ахырында яклар республикада робот техникасын үстерү һәм сәнәгать предприятиеләренең җитештерү процессларына югары технологияләр кертү буенча алга таба эш алып бару кирәклеген билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International