Татарстан Республикасы ТКҮ – Россиядә сертификацияләнгән беренче Төбәк компетенцияләр үзәге

2021 елның 29 гыйнвары, җомга

Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Татарстан Республикасы Төбәк компетенцияләр үзәге («Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасының Энергияне сак тоту технологияләре үзәге» ДАУ) «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында Федераль компетенцияләр үзәге сертификациясен уңышлы узган.

Комиссия составына Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы, Федераль компетенцияләр үзәге вәкилләре, шулай ук башка төбәкләрнең ТКҮ җитәкчеләре кергән. Сертификация ике этапта узган - дистанцион һәм турыдан-туры этапта.  Төгәлләнгән проектны һәм гамәлгә ашырылу өлешендәге проектны бәяләү чараларын үткәрү өчен илкүләм проектта катнашучы «АПК «КАМСКИЙ» ҖЧҖ һәм «ЧЕЛНЫ-ХЛЕБ» АҖ предприятиеләре сайлап алынган, шулай ук Процесслар фабрикасы эшен бәяләү дә сертификатлау пунктларының берсе булган. Татарстанның Төбәк компетенцияләр үзәге эшенең барлык күрсәткечләре дә Федераль компетенцияләр үзәге тарафыннан билгеләнгәннән югары бәяләнгән.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта илкүләм проектта икътисадның база чималы булмаган тармакларының 105 предприятиесе катнаша, 2024 елга кадәр максатчан күрсәткеч – 249 оешманы җәлеп итү.

Төбәк үзәгенең көче белән республика икътисадының төрле тармакларында җитештерүчәнлекне арттыру буенча 50дән артык проект уңышлы гына гамәлгә ашырылган. ТКҮ штаты югары профессиональ эксперт-практикларны үз эченә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International