«Кама сәнәгать форумы – 2021» чарасында «Хезмәт җитештерүчәнлеге» семинары узачак

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

2021 елның 12 февралендә Яр Чаллы шәһәрендә «Кама сәнәгать форумы - 2021» чарасын үткәрү кысаларында «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты чараларын тормышка ашыру буенча семинар узачак. Семинарда катнашу бушлай.

Семинарны Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Татарстан Республикасының Төбәк компетенцияләр үзәге оештыра.

Семинарның төп максаты – предприятиеләргә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнашу шартлары, дәүләт ярдәме чаралары, предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре һәм тәҗрибәсе турында мәгълүмат бирү.

Гадәттәгечә семинар эшендә министрлыклар, ведомстволар, муниципалитетлар, икътисадның реаль секторы предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре катнашачак. «Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә федераль компетенцияләр үзәге» АКО, «Россия экспорт үзәге» акционерлык җәмгыятенең Экспорт мәктәбе» АКО («Экспорт үсеше акселераторы» программасы) һәм РФ Сәнәгый үсеш фонды (ташламалы кредит программасы) вәкилләренең чыгышлары планлаштырылган. Семинар эше тәмамланганнан соң сорау-җавап сессиясе булачак, анда әлеге программалар буенча иң актуаль мәсьәләләр каралачак.

Кама сәнәгать форумы кысаларында шулай ук халыкара катнашында ел саен үткәрелә торган махсус күргәзмәләр дә узачак: «Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Металлургия. Эретеп ябыштыру», «Кама аръягы энергетикасы», «Нефть. Газ. Химия. Экология».

Семинар 2021 елның 12 февралендә 10.30 сәгатьтә Яр Чаллы шәһәре, Автозавод проспекты, 4 А йорт, «ЭКСПО-КАМА» күргәзмә үзәге адресы буенча 3 нче павильондагы конференц-залда узачак.

Сезне семинар эшендә катнашырга чакырабыз һәм 2021 елның 5 февраленә кадәр кабул ителгән карар турында Tatyana.Nikiforova@tatar.ru электрон адресы буенча хәбәр итүегез сорала, катнашучылар исемлеген җибәрергә кирәк.

Өстәмә мәгълүмат өчен белешмәлә: +7 917 390 85 05, (843) 227-42-03 Никифорова Татьяна Ивановна (семинарны оештыру мәсьәләләре).

Семинар программасы

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты буенча презентация

Чакыру

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International