«Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә 40 якын сәнәгать предприятиесе үз продукциясен тәкъдим итте

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

Евразия икътисадый берлеге күргәзмәсе кысаларында Татарстанның 40ка якын алдынгы предприятиесе үз продукциясен тәкъдим итте. Экспозиция республика сәнәгатенең төп тармакларына багышланган: нефть, газ, химия, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, цифрлаштыру, ИТ һ.б. 

Күргәзмәдә «КАМАЗ» ГАҖ предприятиесе түбәндәгеләрне тәкъдим итте: иярченле КАМАЗ-54901 тягачы, КАМАЗ 6595Х самосвалы, КАМАЗ-6282 электробусы, КАМАЗ-Мастер һәм шәһәр КАМАЗ 6299-40-52 автобусы. 

«Казан вертолет заводы» АҖ мәйданчыгында VIP ясалган «АНСАТ AURUS» вертолетын күрсәтте. 

«ПОЗиС» АҖ – электрон блоклы ике камералы көнкүреш POZIS RK FNF-173 суыткычы һәм вакциналарны саклау өчен актив VACProtect VPA-200 POZIS медицина суыткычы.

«КМПО» АҖ компаниясе НК-38СТ ГТД һәм ГТЭУ-18 «Волга» макетларын тәкъдим итте. «СК «Ак Барс» АҖ предприятиесе – Чайка СПГ судносы макеты һәм Метеор 2020 судносы макеты. 

Исегезгә төшерәбез, Евразия икътисадый берлеге Казанда 29-30 апрельдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге территориясендә уза, анда Үзбәкстан, Кыргызстан, Казакъстан, Таҗикстан, Төркмәнстан һәм башка илләрдән делегацияләр катнаша. 

«Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге – Россиянең иң эре һәм заманча күргәзмә үзәкләренең берсе. «Казан Экспо»ның «Казан»  халыкара аэропорты һәм җәяүлеләр өчен җир өсте кичүе аша аэроэкспресс станциясе белән турыдан-туры элемтәсе бар. Мәйданчык бөтен дөнья таләпләренә җавап бирә һәм теләсә нинди концепция буенча чаралар кабул итәргә әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International