Рөстәм Миңнеханов: Татарстан белән Кыргызстанның сәүдә мөнәсәбәтләрен үстерү өчен потенциалы зур

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан белән Кыргызстанның сәүдә мөнәсәбәтләрен үстерү өчен потенциалы зур. 2020 елда үзара товар әйләнеше 41 млн. доллардан артып киткән, бу күләмнәрне арттыру өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасы Премьер-министры Улукбәк Марипов белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Искәртәбез, Кыргызстан Хөкүмәте башлыгы Казанда эш сәфәрендә. Төп максаты – Евразия хөкүмәтара советы чараларында катнашу.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта Кыргызстан коллегалары белән элемтәләр сизелерлек киңәйде. "Ике ай элек мин Мәскәүдә Кыргызстан Республикасы Президенты Садыйр Җаппаров белән очраштым. Бу очрашу нәтиҗәләре буенча без киләчәк хезмәттәшлегебез юлларын билгеләдек", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул ассызыклаганча, Татарстан – Россиянең иң алга киткән төбәкләренең берсе. Икътисад структурасында төп урыннарны нефть чыгару, нефть химиясе, нефть эшкәртү алып тора. Республикада автомобильләр, самолетлар, вертолетлар, суднолар, төрле машина төзелеше продукциясе, электроника, оптика җитештерелә. Авыл хуҗалыгын, кече һәм урта бизнесны, инновацион инфраструктураны үстерүгә, инвестицияләр җәлеп итүчәнлекне арттыруга зур игътибар бирелә.

«Без төрле өлкәләрдә тәҗрибә уртаклашырга әзер. Кыргызстанда ислам банкингы яхшы үсеш алган – безнең өчен бу шулай ук перспективалы юнәлеш», - дип билгеләп үтте ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан компанияләренең Кыргызстан белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар. "Кайбер предприятиеләр сезнең илгә үз продукциясен, беренче чиратта, "КАМАЗ" компаниясе җибәрә. Шул ук вакытта без тауарлар белән тәэмин итеп кенә калмыйбыз: Татарстан бизнесы сезнең ил территориясендә керергә һәм эшләргә әзер. Аерым алганда, "Ядран" компанияләр төркеме Кыргызстан Республикасы белән берничә юнәлеш буенча хезмәттәшлек итәргә тели», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, бүгенге товар әйләнеше күләме булган мөмкинлекләргә җавап бирми. Ул сәүдә-икътисадый өлкәдә хезмәттәшлекне көчәйтергә тәкъдим итте. Уртак эш өчен өстенлекле юнәлешләр арасында Рөстәм Миңнеханов нефть эшкәртүне һәм нефть химиясен, машина төзелеше, вертолетлар төзелеше, автомобильләр төзелеше һәм автокомпонентлар җитештерүне, ИТ, медицина һәм фармацевтика, фән һәм мәгарифне атады.

Татарстан белән Кыргызстан мөнәсәбәтләрендә охшаш мәдәният һәм традицияләр, якын телләр, бердәм дин аерым урын алып тора. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, киләсе елда Татарстанда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу билгеләп үтеләчәк. ТР Президенты Кыргызстан вәкилләрен әлеге чарада катнашырга чакырды.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов туристлык элемтәләрен активрак үстерергә, аерым алганда, Казан белән Бишкәк арасында турыдан-туры авиаэлемтәне яңартырга тәкъдим итте. «Ышанам ки, сезнең визит безнең мөнәсәбәтләрне ныгытуга уңай этәргеч бирәчәк», - дип ассызыклады ТР Президенты.

Улукбәк Марипов җавап сүзендә Татарстан һәм Кыргызстан сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрендә зур потенциал булуын билгеләп үтте. «Без үзара сәүдәне киңәйтү яклы. Шулай ук безгә Татарстанның цифрлаштыру өлкәсендәге тәҗрибәсе кызыклы", - дип ассызыклады Кыргызстан Республикасы Премьер-министры.

Очрашу кысаларында Рөстәм Миңнеханов Улукбәк Мариповка ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International