«Энерготранс» ҖЧҖ эталон участогы төзи

2021 елның 30 апреле, җомга

«Энерготранс» ҖЧҖ предприятиесендә, Татарстан Республикасының хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Төбәк компетенцияләр үзәге ярдәме белән, «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты тормышка ашырыла.

Предприятиенең эш төркеме эталон участогын гамәлгә ашыруга керешкән.

Эталон участогы итеп 2 нче автоколоннаның «диспетчерлык – утыргычлы тягачлар» бәйләнеше сайланган.

Эталон участогын булдыру максаты – сакчыл җитештерү инструментларын кертү үрнәге белән эш урыннары булдыру, алар югалтуларны бетерергә, проблемаларны оператив рәвештә ачыкларга һәм хәл итәргә, процессларны һәм эш урыннарын стандартлаштырырга, шулай ук аларны алга таба тиражлау өчен башка участокларга үрнәк булырга мөмкинлек бирәчәк.

Диагностика нәтиҗәләре буенча эталон участогында түбәндәге инструментлар кертү турында карар кабул ителгән:

  • Эшчәнлек башкаруга анализ;
  • 5С һәм визуальләштерү;
  • Стандартлаштырылган эш;
  • Проблемаларны чишү методикасы.

Эшчәнлек башкаруга анализ рейсны үтәгәндә килеп чыккан проблемаларны оператив хәл итү (бетерү), катлаулы проблемаларны системалы хәл итү, рейсның вакытлы характеристикаларының пландагы күрсәткечләрен үтәү максатларында «машина йөртүче – мәнфәгатьле  затлар (диспетчер, менеджер, механик, автоколонна башлыгы, эксплуатация буенча урынбасары)» нәтиҗәле кире элемтәне тәэмин итәчәк.

5С һәм визуальләштерү эшчәнлеккә нәтиҗәле анализ алып баруны, проблемаларны онлайн форматта визуальләштерүне тәэмин итәргә, шулай ук офис бинасында һәм транспортта эш урыннарын оештыру өчен 5С нәтиҗәлелеге үрнәген күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.

Стандартлаштырылган эш диспетчер башкара торган операцияләрдә документлар өелә яки чиратлар барлыкка килә торган очракларны бетерергә, алга таба тиражлау өчен «Стандартлаштырылган эш» инструментын нәтиҗәле куллану үрнәген күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.

Проблемаларны хәл итү методикасы хезмәткәрләргә транспорт хезмәтләре күрсәткәндә барлыкка килгән проблемаларны дөрес формалаштырырга, анализларга һәм проблемаларны алга таба кабатлау ихтималын юкка чыгара торган системалы чишелеш юлларын эшләргә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International