Татарстан Республикасы Ташкентта XX Халыкара UzFood-2021 күргәзмәсендә катнаша

2021 елның 30 апреле, җомга

2021 елның 28-30 апрелендә Ташкентта Татарстан Республикасы катнашында «Туклану продуктлары, ингредиентлар һәм җитештерү технологияләре – UzFood 2021» XX Халыкара күргәзмәсе узды.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды кече һәм урта эшкуарлык субъектларының әлеге күргәзмәдә катнашуын оештырды.

Татарстан Республикасының коллектив стендында түбәндәге компанияләр катнаша: «Фабрика здоровых продуктов» ҖЧҖ (кара, яшел, үләнле чәй); «Арабик Групп» ҖЧҖ (шоколад кәнфитләр, көнчыгыш тәм-томнар, кондитер әйберләре); «Агро-Экспорт» ҖЧҖ (майлы орлыклар һәм майлы җимешләр); «Казан икмәк фабрикасы» ҖЧҖ (оннан кондитер әйберләре, тортлар һәм пирожныйлар); «Интеграл плюс» ҖЧҖ (төрү җиһазлары); «ВТК «Акульчев» ҖЧҖ (кондитер әйберләре).

Күргәзмә кысаларында Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды генераль директоры А.Р.Салихов Россия Федерациясенең Үзбәкстан Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге җитәкчесе А.Н.Мокроусов, «The Tower» бизнес-үзәге һәм «Макро» челтәре генераль директоры Р.Р.Сәйфуллин, шулай ук Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге белән очрашуларда катнашты.

Шулай ук Үзбәкстан Республикасының сәүдә челтәрләре белән дә очрашулар узды, алар кысаларында Татарстан компанияләре хезмәттәшлек итү һәм Татарстан продукциясен Үзбәкстан базарына чыгаруның мөмкин булган форматлары турында фикер алыша.

Күргәзмә кысаларында Үзбәкстанның сәүдә челтәрләре белән очрашулар узды.
«Фабрика здоровых продуктов» ҖЧҖ, «ВТК «Акульчев» ҖЧҖ, «Арабик Групп» ҖЧҖ компанияләре Үзбәкстан Республикасының Carrefour, Marko Supermarket, Korzinka.uz, Fix Price, Green Apple Market, Farovon.uz, Havas, Bob’s Market, ExoticFood, Baraka Market һ.б. кебек эре челтәрләре белән сөйләшүләр уздырды.

Сәүдә челтәрләренең күбесе Татарстан җитештерүчеләре продукциясе белән кызыксынды, экспорт контрактлары планлаштырыла.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды вәкилләре Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллегендә очрашу уздырды. Очрашу кысаларында Татарстан КУЭ субъектларын Үзбәкстан базарына чыгару өлешендә алга таба хезмәттәшлек итү мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Эшкуарларга адреслы ярдәм күрсәтү турында килешенде. Эшкуарлар Үзбәкстан Республикасы базарында продукцияне алга этәрүдә ярдәм сорап вәкиллеккә мөрәҗәгать итә ала.

Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге ярдәмендә «Ёвар» супермаркетларының күмәк стендта булган Таҗикстан челтәре белән B2B сөйләшүләр үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International