Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Ерак Көнчыгыш һәм Арктиканы үстерү буенча Россия Федерациясе министры Алексей Чекунков белән очрашу узды

2021 елның 5 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ерак Көнчыгыш һәм Арктиканы үстерү буенча Россия Федерациясе министры Алексей Чекунков белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Чарада "Ерак Көнчыгыш һәм Арктиканы үстерү корпорациясе" АҖ генераль директорының өстенлекле территорияләрне үстерү буенча беренче урынбасары Игорь Носов, Татарстан Республикасыннан ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм башкалар катнашты та катнашты.

Төрле юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итү мәсьәләләре, шул исәптән махсус икътисадый зоналар булдыру һәм үстерү буенча Татарстан тәҗрибәсен өйрәнү өлешендә дә каралды.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан һәм Ерак Көнчыгыш төбәкләрен күптән ике як өчен дә файдалы партнерлык мөнәсәбәтләре бәйли. Татарстан Республикасының барлык төбәкләр белән диярлек сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешүләре төзелгән. Төбәкара товар әйләнеше кысаларында Татарстан Ерак Көнчыгыш федераль округы төбәкләренә азык-төлек продуктлары, шиналар, ашламалар, җайланмалар, йөк автомобильләре һәм башка продукция экспортлый. Читтән кертелгән продукция арасында – балык, балык продукциясе, сәнәгать продукциясе (инструментлар һәм медицина җиһазлары).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International