ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

«Соллерс Форд» Алабугада двигательләр заводын эшләтеп җибәрүгә әзерләнә һәм персоналны кабул итә башлый.  Заводның планында – Ford Motor Company бөтендөнья стандартлары буенча Ford Transit коммерцияле автомобильләре линейкасы өчен дизель двигательләре чыгару.

Заводны эшләтеп җибәрү – катлаулы процесс, ул югары профессиональ команда эшен таләп итә. Башлангыч этапта автопромда эшләү һәм проектларны эшләтеп җибәрү тәҗрибәсе булган тар профильле квалификацияле белгечләр командасы формалаштырылачак. Аларга барлык җитештерү һәм логистика чылбырларын төзергә, шулай ук Ford Motor Company стандартларына туры китереп, производствоны технологик яктан әзерләүнең барлык этапларын үтәргә туры киләчәк. Монда җиһазларны проектлау, әзерләү, эшләтеп карау-җайлау һәм кабул итү һәм җиһазландыру этаплары керә.

Двигательләр заводы Ford Transit автомобильләре җитештерүгә якын урнашкан һәм 42600 кв. м мәйдан били. Предприятие Ford Motor Company дөнья стандартлары нигезендә җитештерүне 95% кадәр автоматлаштырып, җитештерүчәнлек, экологик һәм куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә торган алдынгы, югары технологияле җиһазлар белән тәэмин ителгән.

Хәзерге вакытта Алабугада двигательләр заводына түбәндәге белгечлекләр буенча хезмәткәрләр җыела: әйдәп баручы инженер-технолог, инженер-технолог, инструмент буенча инженер-технолог, технологик җиһазларны планлаштыру һәм проектлау буенча инженер, җиһазлар буенча инженер, ДВС тестлау буенча әйдәп баручы инженер-технолог, тәэмин итү һәм таможня рәсмиләштерү челтәрләре белән идарә итү буенча әйдәп баручы белгеч, эчке логистика һәм материаллар төрү буенча әйдәп баручы белгеч, ЧПУлы станоклар ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча инженер.

Ford Transit – LCV сегментында иң кирәкле автомобильләрнең берсе. Клиентлар сайлау һәм уңай мөнәсәбәт белән бәйле кайбер мөһим өстенлекләр автомобильнең сыйфаты һәм ышанычлылыгы, ия булуның LCV  сегментында иң арзанлы – түбән бәясе, техник хезмәт күрсәтүне кулай бәядән уздыру мөмкинлеге белән, рәсми дилер челтәрендә югары дәрәҗәле сервис хезмәте күрсәтү һ.б.

Алабугададагы «Соллерс Форд» заводында Ford Transit тулы цикл технологиясе белән җитештерү эше көйләнгән, бу Россия сатып алучыларына тулысынча кастомизацияләнгән һәм Россия шартларында эксплуатацияләүгә яраклаштырылган заманча продукт тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә. База версияләре линейкасында тоташ металл фургон, автобус һәм шасси бар, автомобильләргә базаның өч озындыгындагы вариантлар буенча, түбәсенең биеклеге буенча ике вариантта һәм, тулы приводны да кертеп, барлык төр приводларда заказ бирергә мөмкин. Бүгенге көндә Ford Transit базасындагы автомобильләрнең махсус версияләренең тулы гаммасында махсус һәм социаль билгеләнештәге 141 төрле модификация бар, ул тулылана бара.

Эшлекле кешеләр берлеге, РФ Икътисади үсеш министрлыгы һәм «Минем бизнес» проекты белән берлектә, «AdvantShop» компаниясе ярдәме белән «iShopStart – Нульдән башлап интернет-кибет ачу» түләүсез онлайн-интенсивын башлап җибәрә.

26 апрельдән 30 апрельгә кадәр узачак интенсив чара кысаларында программа спикерлары видеодәресләр үткәрәчәк, катнашучыларга өй биремнәрен бирәчәк һәм махсус оештырылган чатта килеп туган барлык сорауларга җавап бирәчәк.

Катнашу – бушлай!

Сезне көтә:

  • Үз интернет-кибетеңне оештыру өчен 5 көн
  • 5 вебинар һәм өй биремнәре
  • Проектны оештыру өчен барлык инструментлар
  • Катнашучыларга онлайн ярдәм итү чаты

«iShopStart»  онлайн-интенсив программасы 26 апрель. 11:00 – 13:00.

Интернет-сәүдә нигезләре, үз урыныңны сайлау, тест рәвешендә кибетне эшләтеп җибәрү.

  • Интернет сәүдә нигезләре
  • Интернет-кибет оештыру картасы.
  • Үз урыныңны ничек сайларга.
  • Эш башлаганда хуҗаларның төп хаталары һәм аларны ничек булдырмаска.
  • Тар кысалы/монобрендлы кибетме яисә барысы да бергәме?

27 апрель. 11:00 – 13:00.

Тәэминатчы сайлау, тэминатчы белән эш оештыру. Килешүләр, юридик аспектлар.

  • Тэминатчыны кайдан эзләргә һәм нәрсә сорарга
  • Тәэмин итүчеләр белән эшләү схемалары
  • Товарлар каталогын булдыру ысуллары
  • Тәэмин итүчеләр һәм сатып алучылар белән килешүләр төзү үзенчәлекләре
  • Шәхси эшкуар яки ҖЧҖ? Сайтта нәрсә язарга кирәк? Килешүләр белән эшләү, килешү-оферта.

28 апрель. 11:00 – 13:00.

Advantshop платформасында интернет-кибет оештыру

  • Товарлар кертү, ниндиләре була
  • Интеграция, ниндиләре була, нигә кирәк
  • Сату каналлары – ничек итеп күбрәк сатарга.
  • Түләүләрне кабул итү һәм илтеп бирү системаларын күзәтү

29 апрель. 11:00 – 13:00.

Маркетинг төргәге. Финанслар, бизнес планлаштыру.

  • Финанслар, бизнес планлаштыру.
  • Маркетинг төргәге һәм интернет-кибет концепциясе
  • Маркетинг ягыннан интернет-кибетне төргәкләү
  • Баш исемнәр, интернет-кибеттә контент белән эшләү
  • Видео һәм фотолар

30 апрель. 11:00 – 13:00.

Реклама стратегиясе. Сату бүрәнкәсе.

  • Сату каналларына күзәтү
  • Нинди реклама платформаларыннан файдалануы яхшырак
  • Аналитиканы ничек тупларга, счетчиклар һәм пиксельләр нәрсә ул
  • Онлайн-сату бүрәнкәләре хисабына икътисадны ничек яхшыртырга
  • Нинди реклама стратегиясе нәтиҗәле

Ул ничек булачак:

1,5-2 сәгатьлек вебинарлар + 10 минут сорауларга җаваплар, өй биремнәре бирү. Икенче һәм аннан соңгы көннәрдә вебинар бер өй биремен тикшерүдән башланачак.

Катнашучылар өчен ярдәм чаты Интернет-кибет оештыру өчен түләүсез инструментлар. Үткәрү даталары: 26-30 апрель көннәре.

​Спикерлар:

  • Илья Тимошин, Эшлекле кешеләр берлеге президенты
  • Камил Кәлимуллин, эшкуар, CEO Advantshop, онлайн-сатулар буенча эксперт, 5000нән артык клиентка ярдәм иткән.
  • Александр Айкхофф, интернет-кибетләр һәм бүрәнкәләр функционалы һәм аларны алга этәрү эксперты, 3 000 артык клиентка үз бизнесларын Advantshop платформасында онлайн-сәүдәдә башлап җибәрергә ярдәм иткән
  • Юрий Антонов, интернет-кибетләр төзү буенча эксперт, клиентларга Advantshop платформасында кибетләр һәм бүрәнкәләр ачарга булыша
  • Гүзәл Бредихина, интернет-маркетолог, социаль челтәрләрдә алга этәрү буенча белем бирү программалары авторы

Тулырак мәгълүмат һәм теркәлү әлеге сылтама буенча:  https://s-d-l.ru/online-intensiv-ishopstart/202104?utm_source=mybiz


20
апрель, 2021 ел
сишәмбе

Бүген «Мираж» Казан кунакханәсе территориясендә Татарстан Республикасы тәэмин итүчеләре белән METRO Cash&Carry хезмәттәшлеге буенча конференция узды.

Чара барышында сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм METRO AG вәкиллеге башлыгы, корпоратив мөнәсәбәтләр буенча вице-президент Алексей Григорьев чыгыш ясады.

МЕТРО Cash&Carry компаниясе даими рәвештә Россиянең төрле төбәкләрендә берничә ел дәвамында конференцияләр үткәрә. Конференциянең төп максаты – җирле товар җитештерүчеләрне компаниянең ассортимент сәясәте, сыйфат стандартлары һәм үсешнең стратегик юнәлешләре белән таныштыру.

Конференция ике өлештән торды. Беренче өлеше – агымдагы стратегияне һәм METRO Cash&Carry өстенлекләрен тәкъдир итү, шулай ук компаниянең товар җитештерүчеләр белән хезмәттәшлегенең төп ысулларын тәкъдир итү; икенче өлеше – сатып алу сессиясе.

Чарада Татарстан Республикасында товар җитештерүче 50 артык компания катнашты.

Әлеге конференция үзара хезмәттәшлек итү, хезмәттәшлек проблемалары турында фикер алышу һәм аларның чишелешләрен эзләү мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен уникаль мөмкинлек бирде.

«Воронежвторцветмет» ҖЧҖ компаниясе якындагы өч елда хезмәт җитештерүчәнлеген 30%ка арттырырга һәм икенчел алюминий эретмә җитештерү эшчәнлеген модернизацияләргә уйлый. 2021 елның март ахырында «Воронежвторцветмет» предприятиесе «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнашучы булган. Илкүләм проектны гамәлгә ашыру өч елга исәпләнгән. Татарстан Республикасы Төбәк компетенцияләр үзәге экспертлары турыдан-туры катнашкан очракта, актив фаза беренче алты ай эчендә уза.

«Воронежвторцветмет» ҖЧҖ, нигездә, продукциянең бер төрен генә җитештерә – бу икенчел алюминий эретмәләр, шуңа күрә ул сынау агымы буларак сайланган да инде. Сайланган сынау проекты мисалында киләчәктә предприятие үзенең камилләшү юлын дәвам итәчәк, бу исә аларны әлеге тармакның алдынгы предприятиеләре сафына чыгарачак. Хәзерге вакытта предприятиедә ТКҮ белгечләре проектның эш төркемен һәм предприятие җитәкчеләрен «Нәтиҗәле мәгълүмат үзәге», «Сакчыл җитештерү нигезләре», «Проектны гамәлгә ашыру методикасы», «Картировкалау», «Производство анализы», «Стандартлаштырылган эш» темалары буенча укытканнар инде, шулай ук предприятиедә эчке тренер сайланган, ул алга таба предприятие хезмәткәрләрен сакчыл җитештерү нигезләренә өйрәтәчәк. «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнашу предприятиенең озак сроклы, мөстәкыйль үсешен һәм проектның нәтиҗәләрен тиражлауны тәэмин итү өчен кирәк», – дип ассызыклаган предприятие директоры Роман Александрович.

Бүгенге көндә проектны тормышка ашыру – диагностика этабында. Агымдагы халәт өйрәнелгән, проблемалар билгеләнгән һәм цифрлаштырылган, максатчан хәлгә ирешү буенча чаралар планы эшләнгән һәм расланган. Статистика мәгълүматларын туплау өчен пресслау операцияләренә эш анализы кертелгән. Предприятиенең производствосы белән оператив идарә итү өчен шулай ук мәгълүмат үзәге дә эшләнә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы буенча Европада, шул исәптән Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында, 26 апрельдән 2 майга кадәр Европа иммунизация атналыгы үткәрелә.


19
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов видеоконференцэлемтә режимында Удмуртия Республикасы вәкилләре белән очрашты.

Очрашу барышында яклар ике яклы сәүдә-икътисад хезмәттәшлеген үстерүгә юнәлтелгән багланышларның гамәлдәге форматлары, шулай ук төп уртак проектлар һәм инициативалар турында фикер алышты.

Киңәшмәдә Удмуртия Республикасы башлыгының Россия Федерациясе Президенты каршындагы даими вәкиле – Удмуртия Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Михаил Хомич, Удмуртия Республикасы Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Константин Сунцов, Удмуртия Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Виктор Лашкарев, Татарстан Республикасы Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марина Епифанцева, «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ генераль директоры урынбасары Антон Валерьевич һәм Татарстан Республикасы Машина төзелеше кластеры идарәсе рәисе Сергей Майоров катнашты.

Шулай ук әлеге чара барышында Удмуртия Республикасының  («ИжСпецКомплект» ҖЧҖ («ПАККА» җитештерү берләшмәсе, «Новый дом» ҖЧҖ, «Промтехкомплект» ҖЧҖ һәм «Аксион» концерны» ҖЧҖ) һәм Татарстан Республикасының («Данекс» ҖЧҖ, «ТЭСК» ҖЧҖ) әйдәп баручы компанияләре вәкилләре, алга таба ике яклы хезмәттәшлек өчен, үзләренең продукциясен тәкъдир итте.

Видеоконференциядә катнашучылар чараның Татарстан Республикасы һәм Удмуртия Республикасы арасында сәүдә-икътисад элемтәләрен алга таба үстерү өчен берничә очрашу ачачагына өмет белдерде.

Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм экология буенча Татарстан халыкара форумы 20 елдан артык бара, аның кысаларында «Энергетика. Ресурсларны саклау» XXI  халыкара махсус күргәзмәсе планлаштырылган.

ТЭФ-2020 экспертлар бергәлеге ягыннан югары танылу алды, ел саен үзенең югары статусын раслап килә, файдалы эшлекле очрашулар, компанияләрнең презентацияләре, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре һәм тармактагы партнерлар белән энергетика нәтиҗәлелеге һәм энергия саклауның инновацияле методлары буенча актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышу мәйданчыгы булып тора.

Форум республикадагы беренче затлар, федераль һәм төбәк хакимият органнары вәкилләре, РФ төбәкләреннән һәм чит илләрдән дәрәҗәле кунаклар катнашында уза.

Форум мәйданчыгында энергетика нәтиҗәлелеге, шул исәптән газ-мотор ягулыгы базарын үстерү, альтернатив энергетика чыганакларын куллану, производствоны цифрлаштыру өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр хакында сөйләшү булачак, шулай ук заманча энергетика ягыннан нәтиҗәле технологияләр һәм энергияне саклау буенча инновацияле методлар күрсәтеләчәк.

Форумның рәсми сайтында Сез  ТЕРКӘЛҮ (http://tef.tatar/registration.html) уза, актуаль ПРОГРАММА (http://tef.tatar/program/programm/), төп спикерлар, кыскача аннотацияләр һәм дискуссиянең төп сораулары белән таныша аласыз.

КҮБРӘК БЕЛЕРГӘ (http://tef.tatar/).

Сезгә уңышлар телибез һәм ТЭФ-2021 чарасында көтеп калабыз!


16
апрель, 2021 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов рәислегендә «Наше время – Безнең заман» IX эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивален оештыру комитеты утырышы узды. Видеоконференцэлемтә форматында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.

Альберт Кәримов билгеләп үткәнчә, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов быел тугызынчы «Наше время – Безнең заман» фестивален тиешле дәрәҗәдә үткәрү йөкләмәсен биргән. «Шушы көннәрдә ТР Министрлар Кабинетының фестивальне үткәрү турындагы күрсәтмәсе чыкты, бюджет килештерелде, шулай ук фестивальне үткәрү сроклары, зоналар буенча сайлап алу этапларын оештыру урыннары билгеләнде», – дип хәбәр итте Кәримов.

Аерым алганда, быел зона этаплары түбәндәге тәртиптә узачак: 8-9 октябрь көннәрендә – Әлмәт; 15-16 октябрь көннәрендә – Түбән Кама; 22-23 октябрь көннәрендә – Казан; 29-30 октябрь көннәрендә – Зеленодольск. Алга таба зона этапларын уңышлы узган командалар 12-13 ноябрь көннәрендә Идел буе спорт һәм туризм академиясенең концертлар залында очрашачак, анда фестивальнең суперфиналы узачак. Шулай ук бүген, 15 ноябрьдә, «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында гала-концерт узачак, анда Гран-при иясе команда игълан ителәчәк, ТР Президентының традицион күчмә кубогы һәм 500 000 сум күләмендә акчалата премия тапшырылды. «Безнең заман геройлары» махсус призы иясе 300 000 сум күләмендә акчалата премия алачак.

Утырышта катнашучыларга «Наше время – Безнең заман» проекты җитәкчесе Айдар Гайнетдинов хәбәр иткәнчә, быелгы сезон фестивалендә яңа катнашучыларны – федераль компанияләр, эре ритейлерларны, шулай ук төрле муниципаль предприятиеләр вәкилләрен җәлеп итү бурычы тора.

Оештыру комитеты утырышында шулай ук әлеге фестивальнең ТР Президенты ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасында узачагын хәбәр иттеләр. Бу сезонда ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланачак.

Катнашу өчен гаризалар BZZM.RU сайтында кабул ителә.

«Наше время – Безнең заман» фестиваленең матбугат хезмәте, тел/ватсап +79272400017

Бүген «Казанькомпрессормаш» АҖ мәйданчыгында импортны алыштыру һәм технологик үсеш өлешендә «Газпром» ГАҖ һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте хезмәттәшлеген карау буенча вакытлы эш төркеме утырышы булды. «Газпром» ГАҖ 335 департаменты җитәкчесе Виктор Шарохин белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов очрашты.

Утырышта Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Газпром» ГАҖнең әйдәүче белгечләре һәм Татарстанның сәнәгать комплексы предприятиеләре: «Казанькомпрессормаш» АҖ, «КАМАЗ сәнәгать компонентлары» ҖЧҖ, «Тасма» ФҖП ҖЧҖ, «Компрессор» ФҖП АҖ, «КМПО» АҖ һ.б. җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар төбәк предприятиеләренең «Газпром» ГАҖ белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе турында фикер алышты. Шулай ук предприятиеләрнең, «Газпром» ГАҖ мәнфәгатьләрендә кулланылырга мөмкин булган продукцияне һәм хезмәтләрне тәкъдир итеп, нотыклары тыңланды.

Альберт Кәримов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Татарстан Республикасы оешмаларының югары технологияле продукциясен, шул исәптән импортны алмаштыручы продукциясен дә, куллану дәрәҗәсен арттыру мөмкинлеге буенча Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләре белән даими рәвештә эш алып бара.

Татарстан Республикасы өчен «Газпром» – мөһим стратегик партнер, аның белән үзара файдалы эшлекле элемтәләр булдыруда күп кенә предприятиеләр кызыксына. Бүгенге көндә республиканың 110 артык предприятиесе «Газпром» ихтыяҗларын канәгатьләндерү тәҗрибәсенә ия.

Соңыннан, Альберт Кәримов ассызыклаганча, Татарстан Республикасы Хөкүмәте республика предприятиеләренең Россия һәм чит илләрдәге зур компанияләр белән хезмәттәшлеген үстерүгә зур игътибар бирә». «Бүгенге утырыш республикабыз предприятиеләре белән «Газпром» ГАҖ арасындагы хезмәттәшлекне алга таба ныгытуга ярдәм итәр, дип ышанам», – диде Альберт Кәримов.

Россия экспорт үзәге 2021 елда «Ел экспортеры» бөтенроссия конкурсы башлануы турында игълан итә һәм гаризалар кабул итә башлый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International