РФ Хөкүмәте илнең социаль-икътисадый үсешенең яңа стратегиясен эшләүгә керешкән. Ул Владимир Путинның «2030 елга кадәрге чорга Россия Федерациясен үстерүнең илкүләм максатлары турында»гы указында куелган бурычларны хәл итү юлларын билгеләргә тиеш. Бу эш кысаларында илкүләм проектларга, шул исәптән «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектына да, төзәтмәләр кертелгән. 2021 елда үз көченә кергән яңалыклар һәм планлаштырылган үзгәрешләр турында «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектының Иҗтимагый-эксперт советы рәисе һәм «Профстажировка 2.0» ГХФ проекты җитәкчесе Илья Семин сөйләде.
Илья Николаевич, илкүләм проектны гамәлгә ашыру барышын ничек бәялисез?
Илья Семин: Узган ел максатчан күрсәткечләрне үтәп тәмамланды. Моннан тыш, 2020 ел нәтиҗәләре буенча «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты федераль бюджет чыгымнарын үзләштерүнең иң югары күрсәткечләре булган илкүләм проектларның беренче бишлегенә керде – 98,7%. Хәзер анда 68 төбәктән 2500 артык компания катнаша. Без проектның югары әйләнеш алуын күрәбез. Илкүләм проект кысаларында компанияләргә күрсәтелә торган хезмәтләргә ихтыяҗ тәкъдимне 1,5 тапкырга диярлек арттырып җибәрә. Бу бизнесның үз нәтиҗәлелеген арттырырга омтылуы турында сөйли. Кайбер компанияләр – базар лидерлары булу, икенчеләре, бигрәк тә кризис шартларында, исән калу мөмкинлеген ала.
Сез илкүләм проектта катнашучы предприятиеләрдә еш буласыз. Аны гамәлгә ашыруга гади хезмәткәрләрнең карашы нинди?
Илья Семин: Илкүләм проект гамәлгә ашырылган ике елдан артык вакыт эчендә мин анда катнашучы 70тән артык предприятиедә йөреп чыктым. Аларның һәркайсында без хезмәткәрләр арасында сораштырулар уздырдык. Аларның яртысыннан артыгы, 8дән 10 баллга кадәр бәя биреп, ирешелгән нәтиҗәләргә югары бәя бирде. ГХФ экспертлары, илкүләм проект чаралары хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга ярдәм итә, дип билгеләп үтте. Мәсәлән, 2019 елда илкүләм проектта катнашучы 56 предприятиедә уза торган процесслар вакыты уртача 44%ка кимегән, төгәлләнмәгән җитештерү күләме дә якынча шул кадәр кимегән, эшләп чыгару күрсәткече 159%ка арткан. Илкүләм проект эшендә катнашудан предприятиеләрнең канәгать калу дәрәҗәсе кебек мөһим күрсәткеч 92,6% тәшкил иткән.
Россия предприятиеләре өчен беренче чиратта кайсы үзгәрешләр кызыклы булачак?
Илья Семин: Аерым предприятиеләргә адреслы ярдәм күрсәтү срокларын 12 айга кадәр арттыруны аерча мөһим үзгәреш булыр, дип уйлыйм. Мисал өчен, Ставрополь краенда парфюмерия һәм көнкүреш продукциясе җитештерүче «Арнест» предприятиесе бар. Анда заманча җиһазланыш булуга карамастан, Федераль компетенцияләр үзәге экспертлары 6 ай эчендә шактый нәтиҗәләргә ирешә алды: аэрозольләр өчен клапан ясау процессы 5 тапкыр диярлек, төгәлләнеп җитми торган җитештерү күләме 2,5 тапкырга кимегән, эшләп чыгару күләме бер хезмәткәргә 20%ка арткан.
Ярдәм вакытын арттыру сакчыл җитештерү белгечләренә җитештерү процессларына тирәнрәк чумарга, компания спецификасын исәпкә алырга, күбрәк югалтуларны ачыкларга ярдәм итәчәк. Бу продукция бәясенә йогынты ясый торган факторлар турында төгәлрәк күзаллау бирәчәк. Димәк, аны киметү өчен тагын да нәтиҗәлерәк чаралар эшләү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
Киңәйтелгән ярдәм күрсәтү өчен компанияләр конкурс нигезендә сайлап алыначак, шул ук вакытта өч ел дәвамында хезмәт җитештерүчәнлеген ел саен 5-10% кадәр арттыру буенча максатчан күрсәткечләр дә артачак. Үз тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам: әгәр компания үзгәрешләргә әзер икән – бу күрсәткечләр ирешермәслек түгел һәм алга таба предприятиене үстерү өчен мөмкинлек булачак.
POZIS командасы «Тормыш циклы белән идарә итү» компетенциясендә «Ростех» дәүләт корпорациясенең «Ростех - Skills - 2021» стандартларында һөнәри осталык буенча сайлап алу чемпионатында иң яхшы өчлеккә эләккән. Ярышлар Мәскәүдә көндезге форматта узган.
Яшь инженер-конструкторлар, инженер-технологлар, икътисадчы һәм гуманитар юнәлешләр буенча экспертлар кергән командага эре мөгезле терлекләр тормышын һәм сәламәтлеген тәэмин итә торган модульле ферма эшләргә кирәк булган. Өстәвенә, бөтен процесс тулысынча автономия режимында узарга тиеш булган.
Компания белгечләре биремне бик шәп үтәгән, чикләнгән ресурслар шартларында проектлаганда югары һөнәри осталыкләрен күрсәтә алганнар. Проект экспертлар тарафыннан дизайны һәм куелган бурычны хәл итүдә оригиналь алымы өчен югары бәя алган.
Корпоратив сайлап алу ярышларында лаеклы чыгыш ясау POZISның яшь белгечләренә көзен Екатеринбургта узачак WorldSkills Hi-tech-2021 чемпионаты финалында катнашу өчен Ростех командасы составына керү мөмкинлеген биргән. Бу – илебездәге эре корпорацияләр һәм холдингларның яшь белгечләре арасында һөнәри осталык буенча Россиядә иң масштаблы ярышлар.
Хөрмәтле Татарстан Республикасының текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үземнән барлык профессионалларны текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Җиңел сәнәгать, элеккечә, икътисадыбызның иң мөһим чимал булмаган тармакларының берсе булып кала бирә, ул Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә лаеклы өлеш кертә һәм төбәкнең кече һәм урта эшкуарлыгын үстерүгә сизелерлек йогынты ясый.
Бу өлкәдә көн саен үз эшенең югары профессиональ осталары эшли, заманча технологияләрне уңышлы үзләштереп, иң яхшы традицияләрне саклап, продукция ассортиментын киңәйтеп һәм яңартып, халык яратып куллана торган товарлар белән тәэмин итә.
Бүген республикада сәнәгатьнең төрле тармакларында кулланыла торган заманча тукылмаган киндер җитештерү эшчәнлеге уңышлы үсә, шулай ук нефть-газ химиясе һәм машина төзелеше комплексы, авыл хуҗалыгы, медицина һәм икътисадның башка тармаклары өчен махсус кием һәм эш аяк киеме җитештерүче җиңел сәнәгать сегменты да динамикалы рәвештә үсә.
Конкурентлы шартларда республиканың текстиль, тегү, аяк киеме предприятиеләре һәм фабрикаларының уңышлы эшчәнлегендә сезнең намуслы хезмәтегез һәм һөнәрегезгә тугры булуыгыз, җитештерүне үз вакытында модернизацияләү һәм иҗади потенциалыгыз, җитештерелә торган продукциянең күптөрлелеге, кыю идарә чишелешләре һәм билгеләнгән планнарны тормышка ашыруга юнәлтелгән гаять зур энергия мөһим сәбәпчеләрнең берсе булып тора.
Ихлас күңелдән, бигрәк тә COVID-19 пандемиясе чорында, көндәлек ышанычлы хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Сезнең тырышлык һәм эшчәнлекне диверсификацияләү нәтиҗәсендә без дәвалау-профилактика учреждениеләрен һәм республика халкын шәхси саклану чаралары белән тәэмин итә алдык.
Гомерләренең күп елларын җиңел сәнәгатькә багышлаган производство ветераннарына тармак үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен аерым рәхмәт. Алар бүген дә яшь буын өчен әхлакый юнәлеш булып кала.
Эшчәнлектә яңа уңышлар, ышанычлы партнерлар, инициативалар һәм үҗәтлелек, ирешелгәннәрдә генә туктап калмавыгызны, инвестиция проектларын гамәлгә ашыруды уңышлы катнашуыгызны, җитештерүгә алдынгы технологияләр кертүегезне, сату базарын җәелдерүегезне телим!
Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек һәм ышаныч рухы телим!
ТР Премьер-министр урынбасары –
Татарстан Республикасы
сәнәгать һәм сәүдә министры
А.Ә. Кәримов
Бүген «Казанькомпрессормаш» АҖдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Сәнәгать предприятиеләрендә инновацияләрне гамәлгә кертү һәм җитештерүне диверсификацияләү бурычлары турында»гы мәсьәлә буенча киңәшмә узды.
2021 елның 4 аенда Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләренең эш йомгаклары һәм аларның инновация үсеше һәм производстволарны диверсификацияләү проблемалары турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов хәбәр итте.
Сәнәгать предприятиеләре төяп озаткан продукция күләме 1 трлн 155 млрд. сум тәшкил иткән. Нефть продуктлары, химия, нефть химиясе, файдалы казылмалар чыгаруга һәм машина төзелешенә аеруча зур өлеш туры килә.
4 айда республикада 11 млн. тоннага якын нефть чыгарылган, 21 меңнән артык йөк автомобильләре, 4,6 млн.автомобиль шиннары, 590 мең тонна пластмасса һәм 232 мең тонна синтетик каучук җитештерелгән.
1 кварталда тышкы сәүдә әйләнеше узган ел белән чагыштырганда 10%ка арткан. Чимал булмаган энергетика экспорты структурасында машина төзелеше продукциясенең өлеше – 84%, авыл хуҗалыгы – 30%, химия тармагы 7%ка арткан.
Альберт Кәримов билгеләп үткәнчә, соңгы айлар дәвамында нефть эшкәртү, химия тармагы һәм җиңел сәнәгать өлкәсендә сәнәгый җитештерү индексының үсеше күзәтелә.
Сәнәгый җитештерү индексы машина төзелеше тармагы, беренче чиратта, КАМАЗ, ТЭМПО, Ремдизель һәм башка эре предприятиеләр хисабына югары үсеш күрсәтә. Агымдагы елның 4 аенда ул 131,5% тәшкил иткән.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре алдында торган бурычларга аерым тукталды, Россия Президенты тарафыннан 2025 елга гражданнар продукциясен чыгару күләменең 30% кадәр җиткерү бурычы куелуы турында искәртте.
Инновацияләр һәм цифрлаштыру мәсьәләләре дә игътибардан читтә калмады. Министрлык тарафыннан соңгы еллар дәвамында үткәрелгән сораштырулар нигезендә, компанияләрнең дүрттән бер өлеше генә үз технологияләрен эшләүгә һәм читләрне сатып алуга инвестицияләр кертергә әзер. Һәм еллар узган саен андый компанияләр өлеше артмый. Цифрлаштыру буенча да шул ук хәл.
Бүген «Сәнәгать предприятиеләрендә җитештерүне диверсификацияләү һәм инновацияләр кертү бурычлары турында»гы киңәшмә кысаларында «Казанькомпрессормаш» АҖдә «Республика җитештерүчеләренең товарларын Россия базарына чыгаруның актуаль мәсьәләләре» темасына семинар булып узды.
Семинарда Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
«Импортны алыштыру-2021: «Өченчесе артык», чикләүләр, тыюлар, квоталар» темасына доклад белән Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Стратегик үсеш һәм корпоратив сәясәт департаменты директоры урынбасары Надежда Лещенко чыгыш ясады.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия товарларын сатып алуның минималь мәҗбүри өлеше һәм заказчы тарафыннан аңа ирешү турында» 2020 елның 03 декабрендәге 2014 номерлы карарын куллану хакында Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Искәндәр Баһаветдинов сөйләде.
РФ Хөкүмәтенең «Россиядә эшләнгән товарларны сатып алуның минималь күләме турында 2020 елның 03 декабрендәге 2013 номерлы карарында каралган Россиядә эшләнгән товарлар сатып алуны квоталау турында «Сетевая компания» АҖнең Сатып алулар һәм тәэмин итү идарәсе җитәкчесе Гүзәл Хәмзина һәм «Сетевая компания» АҖ конкурс сатып алулары бүлеге җитәкчесе урынбасары Дамир Салихов сөйләде.
«Икътисадның фән сыйдырышлы секторлары драйверы буларак инжиниринг» темасына Петр Великийның Санкт-Петербург политехника университеты проректоры Виталий Сергеев чыгыш ясады.
«Иннополис» МИЗ» АҖ проектлар җитәкчесе Виктор Кузнецов Инжиниринг һәм җитештерү процессларын цифрлаштыру мәсьәләләренә кагылды.
«КАМАЗ» ГАҖ двигательләр заводы директоры Сергей Снарский «Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру ысулы буларак, технологик процесска һәм прогрессив инструментка идарә итү системасы» темасы буенча доклад белән чыгыш ясады.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Беларусь Республикасының Россиядәге Илчелегенең Казан шәһәрендәге бүлегенең яңа җитәкчесен тәкъдим иттеләр. Виктор Щетько моңарчы «УКХ «БКМ» ААҖ (Минск) генераль директорының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары вазифасын башкарган.
Виктор Щетько бу вазифада 2017 елдан бирле Казан бүлеген җитәкләгән Олег Исаевны алыштырачак. Рөстәм Миңнеханов Олег Исаевка Россия-Белоруссия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан һәм Беларусь арасында сәүдә-икътисадый һәм гуманитар хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш кертүе өчен рәхмәт белдерде, шулай ук ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды.
ТР Президенты Виктор Щетьконы яңа җаваплы вазыйфага билгеләнүе белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Беларусь партнерлары белән хезмәттәшлекне үстерү буенча инициативаларга һәрвакыт ярдәм итә.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Татарстан Республикасыннан очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Газинур Бакиров катнашты.
Бүген Татарстанда Саха (Якутия) Республикасы Көннәре кысаларында Татарстан Республикасында сәнәгать туризмын үстерүгә багышланган түгәрәк өстәл узды. Чара Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар арасында Саха (Якутия) Республикасы эшкуарлык, сәүдә һәм туризм министры Ирина Высоких, Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, «Туризмны үстерү һәм территориаль маркетинг агентлыгы» ДАУ(Я) генераль директоры Наталья Тюкавкина, «Колмар-Тур» ҖЧҖ (Якутия) идарәче директоры Алина Чикина, Кукмара муниципаль районы җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина һәм башкалар бар иде.
Түгәрәк өстәл барышында Саха (Якутия) Республикасы ягыннан катнашучылар Татарстан вәкилләренә сәнәгать туризмын үстерү методологиясен тәкъдир иттеләр, шулай ук әлеге юнәлешнең төп проблемаларын һәм үсеш перспективаларын билгеләделәр.
Саха (Якутия) Республикасы сәнәгать туризмын үстерү буенча сыналучы төбәкләр арасына керә. Татарстан Республикасында бу юнәлештә эш программасы шулай ук актив рәвештә гамәлгә кертелә. Чөнки нәкъ менә сәнәгать туризмын үстерү туристлар агымын арттырып кына калмыйча, җирле җитештерүчеләрне танытуга да ярдәм итәчәк. Экскурсия продуктын үз эченә алган беренче предприятие «КАМАЗ» ГАҖ булды.
Төбәкнең төп өстенлекләре – зәркән җитештерү, мех әйберләре, милли савыт-саба һәм ит деликатеслары турында Якутиянең эшкуарлык, сәүдә һәм туризм министры Ирина Высоких сөйләде.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар игътибарына Кукмара муниципаль районы җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшинаның районның сәнәгый туризм потенциалын популярлаштыру һәм уңай тәҗрибә турындагы чыгышы тәкъдим ителде. Чыгышында Айгөл Әхмәтшина якут ягын Татарстан Республикасында актив эшли торган һәм сәнәгать туризмын гамәлгә кертә торган сәнәгать производствосының өч гиганты белән таныштырды. Бу – Кукмара киез итек-киез комбинаты, Кукмара металл савыт-саба заводы һәм Кукмара тегү фабрикасы.
Сөйләшүләр барышында яклар республикада һөнәри юнәлеш бирә торган экскурсияләр уздыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, уртак проектларны үстерү өчен юнәлешләр билгеләделәр.
Очрашу нәтиҗәләре буенча «Сахабулт» һәм «Киэргэ» компанияләре вәкилләре үз товарларын күрсәтте. Якутия җитештерүчеләре үз продукциясен үзләренең «Якутиядә эшләнгән» төбәк маркетплейсы аша сата.
Мондый мөмкинлекне Яр Чаллы шәһәренең сәнәгать зонасында урнашкан «Сатурн» компаниясе бирә. Ел саен, 1999 елдан башлап, компания хезмәткәрләренең балалары әти-әниләре белән бер предприятиедә эшли. Бу ата-ана белән ике арадагы багланышларны көчәйтү өстенә, кече яшьтән үк балаларга кесә чыгымнарына мөстәкыйль акча эшләргә дә мөмкинлек бирә. Эшләү елларында программада хезмәткәрләрнең 2000дән артык баласы катнашкан, аларның 17се бүгенге көнгә кадәр, шул исәптән предприятиенең баш конструкторы һәм башкарма директоры булып эшли.
«Сатурн» компаниясе тәрәзә-ишек сериясендә иң югары технологияләр белән искиткеч дизайнны уңышлы берләштерә. Бу эштә җәйге чорда эшкә урнашкан мәктәп укучылары һәм студентлар актив ярдәм итә. Аларның күбесендә производствога өр-яңа караш бар, алар заманча инновацияләр һәм эштә яңа алымнар тәкъдим итә.
Яр Чаллыда предприятие актив рәвештә һөнәри юнәлеш бирә, техник һөнәрләргә мәхәббәт тәрбияли, шәһәрнең мәгариф оешмаларына актив иганәчелек ярдәме дә күрсәтә. Әйтик, «Төзүче» спорт стадионына актив финанс ярдәме күрсәтелә. «Олимпийский» спорт комплексы спортчыларына ярдәм күрсәтелә. Югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү йортларында белем алуда нәтиҗәле күрсәткечләре булган студентларга исемле стипендияләр түләнә. Ел саен техник белгечлек студентлары предприятие стеналарында укыту гына түгел, ә эш практикасын да уза ала.
1 июньдә суны маркалау буенча эксперимент тәмамланды. Сынау проектында 319 җитештерүче катнашты. Аларның барысы да продукция җитештерүнең төрле күләмнәренә ия – 60тан 36 мең берәмлеккә кадәр. 38 җитештерүче маркаланган суны ваклап сату буенча логистика һәм сату процессларын сынап карады. Эксперимент вакытында компанияләр барлыгы 10 миллион кодка заказ биргән.
Барлык төр линияләр сыналган: автомат, ярымавтомат һәм автоматлаштырылмаган. Барлык форма-факторлар да тикшерелгән – 100 мл күләмендәге стаканчыклардан башлап 0,3-0,5 л күләмендәге пластик һәм пыяла шешәләр, әйләнештә кат-кат кулланыла торган 19 литрлы шешәләр сынап каралган.
Бу күрсәткечләрнең барысы да әлеге товар төркемен мәҗбүри маркалау срокларын расларга мөмкинлек биргән. Россия Хөкүмәтенең яңа карары (2021 елның 31 маендагы №841) нигезендә:
2021 елда транспорт чараларын табигый газга (метан) күчерү эшләрен субсидияләүгә, федераль бюджеттан финанслауны исәпкә алып, Татарстан Республикасы бюджетыннан – 138 млн. сумнан артык, автомобильләрне газ белән тәэмин итүче компрессор станцияләре төзелешен субсидияләүгә 250 млн. сумнан артык акча каралган. Бу хакта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Тимур Саматов сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Тимур Илгиз улы Саматов Саха (Якутия) Республикасының сәнәгать һәм геология министры Максим Викторович Терещенко, Татарстан Республикасының һәм Саха (Якутия) Республикасының инвестиция үсеше агентлыклары һәм бизнес бергәлеге вәкилләре катнашында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү мәсьәләсе буенча түгәрәк өстәл үткәрде.
Чара Татарстанда Саха (Якутия) Республикасы Көннәре кысаларында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды.
«Татарстан Республикасы газ-мотор ягулыгы базарын үстерүгә зур игътибар бирә. 2013 елдан газ-мотор ягулыгы базарын үстерү буенча дәүләт программасы эшли, 2018 елдан Татарстан Республикасы территориясендә автомобильләрне газ белән тәэмин итүче компрессор станцияләрен төзү буенча дәүләт программасы эшли. Әлеге программаларны гамәлгә ашыру кысаларында хәзерге вакытта республикада табигый газда (метан) эшли торган иттереп 6 меңнән артык транспорт чарасы җиһазландырылган, газ-мотор ягулыгында эшли торган 3 мең берәмлектән артык техника сатып алынган, республика территориясендә автомобильләрне газ белән тәэмин итүче 28 компрессор станциясе урнашкан», – дип сөйләде Тимур Саматов үзенең чыгышында.
Ул билгеләп үткәнчә, 2021 елда бу эш дәвам иттереләчәк. Әйтик, транспорт чараларын табигый газга (метан) күчерү эшләрен субсидияләүгә, федераль бюджеттан финанслауны исәпкә алып, Татарстан Республикасы бюджетыннан – 138 млн. сумнан артык, автомобильләрне газ белән тәэмин итүче компрессор станцияләре төзелешен субсидияләүгә 250 млн. сумнан артык акча каралган.