Тартмаларның урыннарын алмаштыру 1,7 миллион сумлык кэшбэк биргән: Чаллыда җитештерүчәнлекне ни рәвешле арттыралар

2021 елның 16 июле, җомга

Чаллыда узган традицион пәнҗешәмбе матбугат конференциясендә илкүләм проектларның ничек тормышка ашырылуы турында сөйләгәннәр.

Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча Татарстанның Төбәк компетенцияләр үзәге җитәкчесе Шамил Бәйрәмов «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм» илкүләм проектының нәтиҗәләре белән уртаклашкан. Ул искәрткәнчә, төп максатлар – ел саен хезмәт җитештерүчәнлеген 5%ка арттыру, шулай ук 2024 елга кадәр тагын 249 предприятиене җәлеп итү. Бүгенге көндә системада 120 республика компаниясе тора. Чаллы, Казан белән беррәттән, илкүләм проектта предприятиеләр саны буенча лидерлар рәтендә – ике шәһәрдән дә 32шәр предприятие, шул исәптән «Кама» АСК, Haier, «Акульчев» ҖЧҖ катнаша.

Гомуми файда миллиардка якынлашып килә.

Проектка керү өчен төп критерий – алына торган табышның 400 миллион сумнан артып китүе һәм эшчәнлек тармагы. Җитәкче ассызыклаганча, программада катнашу түләүсез нигездә башкарыла.

- Без предприятиеләргә адреслы эксперт ярдәме күрсәтәбез. Безнең экспертлар предприятиегә килә, һәм без сынау проектын бергәләп гамәлгә ашырабыз. Предприятие хезмәткәрләре арасыннан эшче проект командасы төзибез. Бу команданы сакчыл җитештерү системасына өйрәтәбез, безнең бурыч – парта артында утырган студентларга сөйләгән кебек лекция уку түгел, ә конкрет гамәли мәгълүмат бирү. Без әлеге мәгълүматны хезмәт җитештерүчәнлеге проектын гамәлгә ашыруда кулланабыз, – дип сөйләгән Бәйрәмов.

Мәсәлән, «Риат» кампаниясендә җитештерү-логистика процесслары яхшырган. Ә илкүләм проект буенча керемнең гомуми күләме 33 миллион сумга якынлашкан.

- «АГРОСИЛА» предприятиеләре илкүләм проектта актив катнашты. Чаллыда булган барлык предприятиеләр дә: «АГРОСИЛА» да, ит эшкәртү комплексы да, элеватор да. Барлык предприятиеләр буенча суммар файда бер миллиард сумга якынлаша. «АГРОСИЛА» һәм Челны-МПК предприятиеләре, шәхсән, ит эшләнмәләре җитештерү агымында 200 миллион сумга якын файда алуга ирештеләр, – дип уртаклашкан җитәкче.

Илкүләм проектта катнашу турында шулай ук «Кама» агросәнәгать комплексы генераль директоры Ленар Сәлахов та сөйләгән.

«Кама» агросәнәгать комплексында проект хисабына ит деликатеслары буенча җитештерүчәнлек арткан: җитештерү күләме 64% арткан, ә бер сменада бер кешегә булган нәтиҗә 73% арткан. Моннан тыш, процессның вакыты да, төгәлләнмәгән җитештерү проценты да кимегән. Сынау проекты буенча гомуми икътисадый нәтиҗә 45 миллион сумнан артып киткән.

Сәлахов сүзләренә караганда, проект эшли башлаганнан бирле алынган нәтиҗә 1,7 миллион сум тәшкил иткән.

Эшкуарларга һәм үзмәшгульләргә ярдәм итү. 

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм үзмәшгульлек субъектларына ярдәм итүнең яңа чаралары турында Эшкуарлыкка ярдәм фонды директоры урынбасары Линара Борһанова сөйләп узган.

Аның сүзләренә караганда, «Минем бизнес» үзәгендә берничә үзгәреш булган. Эшкуарлар өчен элеккечә патент эзләү, бухгалтерия алып бару, продукцияне алга этәрү һәм башка хезмәтләр күрсәтелә. Быел фонд беренче тапкыр Россия маркетплейсларында эшли һәм эшкуарларга ярдәм итә.

Шулай ук товарларны маркалау хезмәте дә күрсәтелә башлаган. Төп функция – бизнес белән идарә итү өчен товар-хисап системасына тоташтыру. Персоналны сайлау буенча күрсәтелә торган хезмәт тә яңа булып тора.

Аның сүзләренчә, эшкуарлар арасында иң кирәкле хезмәт – күргәзмә-ярминкә чараларында катнашуны оештыру. Моннан тыш, үзмәшгульләрнең дә барысы да диярлек шулай ук үз товарларын бушлай күрсәтүгә мохтаҗ.

Беренче тапкыр товар билгесен теркәүдә ярдәм күрсәтелә башлаган. Бик күп эшкуар бу мәсьәләдә ярдәм сораган.

- Хәзер без товар билгесенә таныклык рәсмиләштерүне, бер КУЭ субъекты өчен хезмәт күрсәтү билгесен финанслаячакбыз. Бу хезмәт актуаль булыр дип уйлыйбыз, – дигән Фонд директоры.

Шулай ук сертификатлаштыруда ярдәм итүгә дә гаризалар кабул итүне яңартып җибәргәннәр.

 «Минем бизнес» үзәге элек үзмәшгульләргә элегрәк консультация хезмәтләре генә күрсәтә торган булган, быел күргәзмә-ярминкә чараларында чыгыш ясауда, аренда, җиһазлар һәм теркәлү җыемы өчен түләүне үз өсләренә алырга булганнар. Моннан тыш, Россия маркетплейсында үзмәшгульләрне теркәү һәм аның эчендә продукцияне алга этәрү юлы белән, аларны электрон сәүдә мәйданчыкларында урнаштыру хезмәте дә күрсәтелә.

- Үзәктә күрсәтелә торган микрофинанслау хезмәтләре – Эшкуарлыкка ярдәм фондының икенче үзәге. Без биш миллион сумга кадәр ташламалы микрокредит продуктлары бирәбез, – дип хәбәр иткән Борһанова.

Узган елдан башлап микрофинанслау хезмәтеннән үзмәшгульләр дә файдалана ала икән. 24 айга кадәр срокка 500 мең сумга кадәр продукт бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International