ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Үзбәкстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Курбон Турсунов җитәкчелегендәге Үзбәкстан делегациясе әгъзалары белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды.

Очрашуда Ташкент шәһәре хәкиме урынбасары Шароф Рахманов, Ташкент өлкәсе хәкиме урынбасары – Инвестицияләр һәм тышкы сәүдә идарәсе җитәкчесе Наджмиддинходжа Шәрипов һәм Үзбәкстан Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы Фәрит Насрыев катнашты. Очрашуда шулай ук видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиле Айдар Әхтәриев та катнашты.

Сөйләшүләр барышында яклар икеяклы сәүдә-икътисад хезмәттәшлеген киңәйтү мөмкинлекләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышты.

Очрашу нәтиҗәләре буенча яклар хезмәттәшлекне киңәйтү буенча уртак эшне дәвам иттерергә һәм партнерлыкның барлык өлкәләрендә бер-берсенә ярдәм итәргә килеште.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең азык-төлек һәм су куркынычсызлыгы буенча дәүләт министры Мәрьям Бинт Мөхәммәд Әл-Мехаири белән очрашуда агросәнәгать комплексы өлкәсендә мөнәсәбәтләрне үстерү һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә азык-төлек белән тәэмин итү өлкәсендә уртак проектлар мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

Сөт продукциясен мәҗбүри маркалау 1 июньдә «сыр» һәм «туңдырма» категорияләреннән башланды һәм берничә этапта узачак. Маркалау контрафакт дәрәҗәсен киметергә һәм «сыердан башлап киштәгә кадәр» күзәтүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Бүгенге көндә сыр җитештерүчеләрнең 100%ы һәм туңдырма җитештерүчеләрнең 89%ы системага тоташкан. Барлык процессларны да үзләштерергә өлгермәгән компанияләр белән Перспектив технологияләрне үстерү үзәге һәм профильле ведомстволар тыгыз элемтәдә тора һәм барлык мәсьәләләрне дә 24/7 режимында хәл итә. Предприятиеләр өчен ярдәм итү хезмәте каралган, шулай ук күпләр индивидуаль менеджерлар белән дә эшли.

1 сентябрьдән яраклылык вакыты – 40 көннән артык булган, ә 1 декабрьдән яраклылык срогы 40 көннән кимрәк булган сөт продукциясе өчен маркалауның икенче этабы башланачак. Яраклылык вакыты 40 тәүлектән азрак булган сөт продукциясен әйләнештән чыгару вакыты 2022 елның гыйнварында башланачак, ә яраклылык срогы 40 тәүлектән артыграк булганнары өчен – 2022 елның җәендә. 2022 елның 1 сентябреннән күләм-сорт исәбе кертелә. Продукцияне турыдан-туры яисә ваклап сатачак фермерлар өчен маркалау 2022 елның 1 декабреннән мәҗбүри булачак. Сөт продукциясен нөсхәләп исәпкә алу 2023 елның 1 декабреннән кертелә.

Сөт тармагы өчен Россия Хөкүмәтенең яңа карары кабул ителгән (2021 елның 31 маендагы №843 карар), ул җиңеләйтү очракларын күздә тота. Алар тармак фикерләрен исәпкә алып, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан эшләнгән. Документ маркалауны кертү кагыйдәләрен регламентлый торган 2099 номерлы карарга үзгәрешләр кертә.

Карар нигезендә, фермерларга үз продукцияләрен 2022 елның 1 декабренә кадәр идентификация чаралары китермичә генә ваклап сатарга рөхсәт ителә. Тагын бер мөһим рөхсәт – мәҗбүри маркалауны кертү датасына кадәр чыгарылган продукцияне маркасыз гына сату. Моны сыр һәм туңдырма җитештерүчеләр генә түгел, киләсе этапларда маркалау үзләре өчен мәҗбүри булачак компанияләр дә эшли ала. Шулай ук җитештерүчеләр маркаланмаган калдыкларны яраклылык вакыты чыкканчы сата һәм маркалау кодын төргәкнең (мисал өчен капкачлар) аерыла торган өлешләренә кертә ала. Код төшерүнең типографик ысулын сайлаган җитештерүчеләр өчен холдинг кысаларында башка юридик зат тарафыннан продукцияне алга таба әйләнешкә кертеп, җитештерүдә куллану өчен маркаланган төргәкне типографиягә тапшыру мөмкинлеге мөмкин булган.

Моннан тыш, маркалау өчен мәҗбүри товарлар исемлегеннән җиләк-җимеш бозы һәм сөт майлары һәм аксымнары булмаган десертлар төшереп калдырылган. Вендинг автоматлары өчен эш процессы тасвирланган. Шулай ук әйләнештә катнашучылар өчен продукцияне әйләнештән чыгару турында мәгълүмат тапшыру сроклары да күчерелгән. Яраклылык вакыты 40 көнгә кадәр булган товар җитештерүчеләр моны 2022 елның 20 гыйнварыннан, ә яраклылык вакыты 40 көннән артык булган продукция җитештерүчеләр 2022 елның 1 июненнән башлап эшли башлаячак. 

Моннан тыш, эшчәнлекләрен үтеп керүе авыр булган һәм ерак урыннарда алып бара торган оешмалар һәм шәхси эшкуарлар өчен дә ташламалар кабул ителгән. Хәзер алар, мондый ихтыяҗ барлыкка килгәннән соң, 30 көн эчендә мониторинг системасында теркәлергә мөмкин. Шулай ук 30 көн дәвамында алар товарны төяп җибәрү, әйләнештән чыгару һәм товарны кире кайтару турындагы белешмәләрне касса техникасы аша тапшыра алачак.


8
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында Саха (Якутия) Республикасының комплекслы потенциалын тәкъдир итүгә юнәлдерелгән Якутия көннәре уза. 7-11 июньдә делегация «Якутиядә эшләнгән» бренды продукциясен күрсәтәчәк.

Бүген Казан Ратушасында «Якутия-Татарстан» беренче төбәкара форумы узды. Форумда сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Президенты каршындагы Саха (Якутия) Республикасының Даими вәкиле – Саха (Якутия) Республикасы Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Федотов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов чыгыш ясады. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Саха (Якутия) Республикасы Дәүләт Җыены вәкилләре, Татарстан Республикасы һәм Саха (Якутия) Республикасы муниципаль берәмлекләре башлыклары, шулай ук ике республиканың да бизнес-җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.

Форум барышында республикалар үзләренең инвестиция, инновация һәм туристлык потенциалын тәкъдир иттеләр, төбәкләрнең мәдәни-тарихи багланышлары һәм төбәкара хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. 

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов билгеләп үткәнчә, мондый көчле төбәкләрнең хезмәттәшлеге – ул үзенчәлекле эш юнәлеше, чөнки Татарстан – күп кенә сәнәгать-икътисадый күрсәткечләр буенча лидер, ә Якутиянең гаять зур табигать ресурслары запасы,  традицияләре, мәдәни һәм туристлык потенциалы бар.

Форум ахырында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре белән Якутия арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру турында берничә килешү имзаланды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ямал-Ненец автономияле округы губернаторы Дмитрий Артюхов белән очрашты.


7
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда Татарстан Республикасында Саха (Якутия) Республикасы көннәре старт алды. Чараның төп бурычлары – Саха (Якутия) Республикасының инвестиция, инновация һәм туристлык потенциалын тәкъдир итү, «Якутиядә эшләнгән» бренды буенча товар җитештерүчеләр продукциясен күрсәтү һәм сату, эшлекле һәм фәнни элемтәләрне үстерү.

Күргәзмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков һәм Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер карады.

7-11 июнь көннәрендә Казанда узачак Саха (Якутия) Республикасы көннәре кысаларында якут товар җитештерүчеләре «Бәхетле-1», «Эдельвейс» һәм «Арыш мае» челтәрләренең сәүдә вәкилләре белән Казан сәүдә челтәрләре киштәләренә товарлар китерү мәсьәләсе буенча очрашачак.


4
июнь, 2021 ел
җомга

Россиядә көнкүреш химиясе җитештерүче иң эре Нәфис Косметикс компаниясе 2021 елның беренче кварталына нәтиҗәләр ясаган. Әйтик, әзер продукция сатудан кергән табыш 7%ка артып, 4,3 млрд. сумга кадәр җиткән.

Агымдагы елның беренче өч аенда Нәфис Косметикс 4,2 млрд. сумлык көнкүреш химиясе чыгарган, бу, узган елның гыйнвар-март айлары белән чагыштырганда, 7%ка күбрәк. 

Предприятиедә савыт-саба юу чаралары, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 15%ка күбрәк җитештерелә башлаган. Хәзерге вакытта Нәфис Косметикс сыек юу чаралары җитештерү егәрлекләрен ике тапкырга арттыру проектын тәмамлый. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, агымдагы елның апрелендә Нәфис Косметикс, базар өлеше буенча, беренче тапкыр, транснациональ корпорацияләр арасындагы конкурентларын уздырып, әлеге категориядә лидер булган.*

Кер юу өчен гель чыгаруда да предприятие уңыш алган – әлеге товар позициясе, 2020 елның беренче кварталы күрсәткечләре белән чагыштырганда, 75%ка арттырылган. 

Әлеге сегментларда сату да тотрыклы үсеш күрсәткән. Шулай итеп, кер юу өчен гельләр 56%ка күбрәк сатылган, шулай ук савыт-саба юу чараларын сату да, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 13%ка арткан. 

Нәфис Косметикста хезмәт җитештерүчәнлеге 7%ка арткан. Уртача хезмәт хакы 10%ка арткан.

Бүгенге көндә компаниядә 2,5 мең кеше эшли.

* компания мәгълүматлары буенча

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин «Самрук-Казына» Милли Байлык Фонды (Казакъстан) вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы-2021 чаралары кысаларында узды.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта Татарстан-Казакъстан хезмәттәшлегенең көн тәртибе бик бай булды.  

Татарстан Республикасына Кызыл Урда, Алмата, Актүбә, Көнчыгыш Казакъстан өлкәләре делегацияләре килде.

2021 елның апрелендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казакъстан Республикасы Президенты Касым Жомарт Кемелевич Токаев белән очрашу өчен Нур-Солтан шәһәрендә булган иде.

Казанга Казакъстан делегациясе җитәкчелегендә Евразия хөкүмәтара советы чараларында катнашу өчен Казакъстан Премьер-министры Әскәр Мамин килеп китте.

«Самрук-Казына» идарәсе рәисе Алмасадам Саткалиев шулай ук Татарстан белән уртак проектларның уңышлы үсүен билгеләп үтте.

Аннары Казакъстанда Татарстан Республикасы гамәлгә ашыра торган кайбер инвестиция проектларының «юл карталары» мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, сүз уртак проект – «Татнефть» ГАҖ һәм «Аллюр» компанияләре төркеме» уртак предприятиесенең шин производствосын оештыру турында барды. Исегезгә төшерәбез, ике ай элек Караганда өлкәсенең Сарань шәһәрендә Казакъстан Премьер-министры Ә.У.Мамин белән бергә әлеге яңа производство төзелешенә старт бирелгән иде.

«Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Мәганов проектны гамәлгә ашыру өлешендәге кыскача адымнар турында сөйләде. Җитештерү куәте 3 млн җиңел һәм 500 мең йөк шиннары булачак. 1116 яңа эш урыны булдырылачак. Продукция Казакъстан Республикасында гына түгел, Россия Федерациясенә һәм Үзәк Азия илләренә дә сатылыр дип көтелә. 

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов бүген Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Санкт-Петербургның Бөек Петр политехника университеты ректоры Андрей Рудский белән очрашты.

Әңгәмә барышында яклар фән һәм сәнәгать хезмәттәшлегенең перспектив мәсьәләләре, шулай ук цифрлы икътисад өчен кадрлар әзерләү турында фикер алыштылар.

Санкт-Петербургның Бөек Петр политехника университеты – тарихи чорда барлыкка килгән иң куәтле фәнни мәктәпләре, фәнни, белем бирү һәм инновация эшчәнелегендә ирешелгән бәхәссез нәтиҗәләре булган иң эре техник югары уку йорты.

Исегезгә төшерәбез, Росконгресс фонды оештырган Петербург халыкара икътисадый форумы 2 июньнән 5 июньгә кадәр уза, анда әһәмиятле икътисад мәсьәләләре турында фикер алышу өчен эшлекле даирә вәкилләре җыелачак. Быелгы Форумның темасы: «Кабат бергә. Яңа чынбарлык икътисады».

«Соллерс Форд» 2021 елның маендагы сатулары турында хәбәр итә: Россиядә 1540 данә яңа Ford Transit сатылган, бу алдагы елга караганда 111%ка югары. Ел башыннан бирле барлыгы 6535 автомобиль сатылган, бу 2020 елның шул ук чоры күрсәткечен 95%ка яхшырткан.

Ford Transit сату күрсәткече үсеш тизлеген күрсәтә: 2021 елның маенда 1540 автомобиль сатылган, бу – май сатуларының иң яхшы нәтиҗәсе, алдагы еллардагы нәтиҗәләрне 2 тапкырга уздырып җибәргән.

Гадәттәгечә, базарда Ford Transit фургонына ихтыяҗ барыннан артык зур булган, сатуларның 70% өлеше аңа туры килә, 26% очракта бер кабиналы Transit шассие сатылган.

Бүгенге көндә Ford Transit караган автомобильләр бөтен Россия буенча почта һәм товарлар китертү өчен киң дәрәҗәдә кулланыла, алар ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә эшли, балаларны мәктәпләргә илтә, шәһәр һәм шәһәрара элемтәсендә пассажирлар йөртә, кече һәм урта бизнес бурычларын нәтиҗәле хәл итә. Ford Transit автомобильләренең сыйфаты, ышанычлылыгы, хезмәт күрсәтүнең уңайлылыгы һәм түбән бәясе аркасында, аларга бизнесның барлык өлкәләрендә дә ихтыяҗ бар, ә автомобильләрнең техник тәэминат бәясе сегментта иң арзаннарының берсе булып тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International