ЯҢАЛЫКЛАР


23
июль, 2021 ел
җомга

2018 елдан башлап Татарстан Республикасында «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты уңышлы гына тормышка ашырыла, ул республика предприятиеләрендә ел саен җитештерүчәнлек үсешен тәэмин итәргә, эш белән тәэмин итүгә һәм бизнеска ярдәм итәргә тиеш. 

2021 ел башында илкүләм проектка үзгәрешләр кертелгән, аларның кайберләре предприятиеләрне сайлап алу критерийларына кагыла, аерым алганда, эшчәнлекнең рөхсәт ителгән төрләре исемлегенә сәүдә дә кертелгән.

Республиканың илкүләм проектка кергән беренче сәүдә предприятиесе азык-төлек сату белән шөгыльләнүче «Арслан» ҖЧҖ компаниясе булган, ул  «Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә федераль компетенцияләр үзәге» АКО белән проектны гамәлгә ашырачак.

Ростех дәүләт корпорациясенең «Вертолеты России» холдингы Ми-38 вертолетында бозлавыкка каршы өр-яңа системаны, шулай ук вертолет бортында интернет тәэмин итүче спутник элемтәсе системасын куллануга Росавиациядән хуплау алган.

Ми-38 вертолетының бозга каршы системасы сынаулар циклын узган, алар барышында үзенең нәтиҗәле булуын исбатлаган. Яңа җиһазлар Ми-38 очкычына салкын температураларда боз артуга юл куймаска һәм бозлану шартларында очышларны дәвам иттерергә мөмкинлек бирәчәк.  Яңа композит калаклар корылмасына кертеп урнаштырылган система катлаулы һава шартларында Ми-38 вертолетыннан файдалану өлкәсен киңәйтә, шул исәптән арктик киңлекләрдә дә.

POZIS компаниясе базасында Россия Машина төзүчеләр берлегенең Татарстан төбәк бүлеге һәм Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгының «Республика студентларының хезмәт отрядлары үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланган.

Ел саен Татарстанның машина төзү тармагы предприятиеләрендә югары уку йортлары һәм көллият студентлары производство практикасы уза, аларда  профессионал остазлар аркасында, реаль җитештерү шартларына җайлашырга, үз компетенцияләренең дәрәҗәсен бәяләргә һәм уку процессында аны төзәтү кирәклеген билгеләргә мөмкинлек бирә.

Иң яхшы студентларны эш бирүчеләр җәйге чорда эшкә урнашырга чакыра. Бу эш тәҗрибәсен формалаштырырга, хезмәт базарында конкурентлы өстенлекләр алырга мөмкинлек бирә, ә алга таба яшь белгеч резюмесында лаеклы урын алачак. Моннан тыш, бу вакытта алар матди бәйсезлек тә алырга мөмкин.

Әлеге юнәлеш авангардында Татарстанның машина төзү предприятиеләре арасында –  «КАМАЗ» ГАҖ һәм «ПОЗиС» АҖ.

«Вертолеты России» холдингы («Ростех» дәүләт корпорациясенә керә) һәм «Геликс» авиакомпаниясе» АҖ МАКС-2021 халыкара авиация-космос салоны кысаларында дүрт вертолет белән тәэмин итүгә контракт имзалаган.

Килешү 2022 елдан башлап Ми-8МТВ һәм Ансат вертолетларын китертүне күздә тота.

Китертелә торган вертолетлар, вертолет сәяхәтләре үсешен һәм Россиянең ягулык-энергетика комплексы предприятиеләре өчен логистика ярдәме күрсәтүне тәэмин итеп, Уралда һәм Көнбатыш Себердә файдаланылачак.

МАКС-2021 халыкара авиация-космос салоны 20-25 июльдә Мәскәү өлкәсенең Жуковск шәһәрендә уза. Чараны Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Ростех дәүләт корпорациясе оештыра. 2019 елда салоннның эш көннәрендә имзаланган контрактлар һәм килешүләр хакы 250 млрд. сумнан артып киткән, чараның эшлекле потенциалы якынча 400 млрд.сум тәшкил иткән.


22
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов «ПРОМТЕХ» корпорациясенең «Аэрокосмик системалар» конструкторларны сынау бюросы» АҖ генераль директоры Валерий Шадрин Валерий Шадрин белән очрашты. 

Очрашу 20-25 июльдә Мәскәү өлкәсенең Жуковск шәһәрендә уза торган МАКС-2021 халыкара авиация-космос салоны мәйданчыгында узды. Яклар авиация сәнәгатендә ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты.

«Промышленные технологии» (ПРОМТЕХ) корпорациясе составына керүче «Аэрокосмик системалар» конструкторларны сынау бюросы» АҖ авиация тармагында системалар һәм агрегатлар, двигательләр төзү һәм космик техника эшләп чыгаручы әйдәп баручы предприятие булып тора.

«Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә федераль компетенцияләр үзәге» АКО 2021 елның икенче кварталына «Россия Федерациясе субъектларының төбәк компетенция үзәкләре көче белән предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеген үстерүгә адреслы ярдәм» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру буенча нәтиҗәләр чыгарган.

Россия Федерациясенең 32 төбәге арасында Татарстан Республикасы, 8,1 балл җыеп, 3 нче урын алган.

Бүгенге көндә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында 60 предприятие катнаша, 220 артык гариза бирелгән, шулар арасыннан 123 предприятие, программада катнашучыга әверелеп, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән килешү төзегән инде.

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында сакчыл технологияләр куллану инструментларына 1 839 предприятие-катнашучы укытылган, 58 үрнәк агым булдырылган, алар җитештерү һәм/яки ярдәмче процессларны оптимальләштерүнең нәтиҗәсе булып тора. Аларның 37се – Татарстан Республикасының Төбәк компетенцияләр үзәге белән, 21 агым – чакырылган консультантлар белән.

2020 елда «Процесслар фабрикасы» булдырылган һәм сертификацияләнгән, тренингларны алып бару өчен мәйданчыкта 4 тренер белем алган. Аның эше чорында 700 артык кеше белем алган.

Рейтинг нәтиҗәләре белән «Производительность.РФ» ИТ-платформасында Илкүләм проект – ТКҮ рейтингы бүлегендә танышырга мөмкин.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Волга-Днепр» компанияләр төркеме җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу МАКС-2021 халыкара авиация-космос салоны мәйданчыгында узды.

Очрашуда быел Казанда базарның төп вәкилләре катнашында электрон коммерция һәм интеграцияләнгән хезмәтләр буенча конференция үткәрү мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Чарада катнашучылар сыйфатында - барлык транспорт төрләре буенча пассажирлар йөртүчеләр, импортерлар һәм экспортерлар булу күз алдында тотыла.

Шулай ук очрашу кысаларында Хезмәттәшлек турында килешү дә имзаланды.

«Волга-Днепр» компанияләр төркеме – аеруча авыр һәм габаритсыз йөкләр ташу сегментында дөнья лидерларының берсе. 1990 елдан халыкара базарда Россия йөк авиациясен тәкъдим итә. Төркемгә Россиянең алдынгы өч йөк авиакомпаниясе керә. Коллективта дөньяның 9 илендә 3500ләп хезмәткәр эшли.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов МАКС-2021 халыкара авиация-космос салонында катнашты. Авиасалон 20-25 июльдә Мәскәү өлкәсенең Жуковский шәһәрендә уза.

Татарстан Республикасыннан авиасалонда 18 оешма катнаша. Алар арасында - С.П. Горбунов ис. «Казан авиация заводы» - «Туполев» ГАҖ филиалы, «КМПО», «Казан вертолетлар заводы», «Турпар Аэро Групп», «Элекон заводы», «Казан агрегат заводы», КНИТУ-КАИ һәм башкалар.

Татарстан Президенты авиапромның соңгы эшләнмәләре белән танышты, шул исәптән яңа Россия истребителен карады. Самолет җирдә һәм һавада утка тоту өчен оптик төзәү системасы белән җиһазландырылган, ул шулай ук әйләнә тирәли оптик һәм радиотехник разведка алып барырга мөмкинлек бирә. Хәрби йөкләнешнең авырлыгы 7400 кг тәшкил итә, ә очышның биеклеге – 16,5 км.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов МАКС-2021 авиасалонының тышкы экспозициясендә дә булды, аерым алганда, күргәзмәдә тәкъдим ителгән «Россия вертолетлары» АҖ вертолетларын карады.

Аннары Президент ЛМС-901 җиңел күп максатлы «Байкал» самолеты белән танышты. Ул мораль һәм техник яктан искергән Ан-2 самолетларын алмаштыру максатыннан җирле һава линияләрендә эксплуатацияләү өчен эшләнә. Төрле географик-климат шартларында очышлар өчен билгеләнгән, шул исәптән илнең барып җитүе кыен булган төбәкләрендә дә. Самолетның беренче очышы 2021 ел ахырына кадәр планлаштырылган, 2023 елда исә серияле җитештерүне башлап җибәрү планлаштырыла.

Салон экспозициясендә Рөстәм Миңнеханов тагын «Технодинамика» АҖ стендын карады. Ростех дәүләт корпорациясенең «Технодинамика» холдингы 2009 елда төзелгән. Компания составына 35 Россия заводы һәм сәнәгатьнең авиация һәм космос тармаклары фәнни-тикшеренү институты керә, аларда 30 меңнән артык кеше эшли. Бүгенге көндә холдинг «Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе», "Россия вертолетлары", "Curtiss-Wright" һ.б. белән берлектә эре проектларны гамәлгә ашыра.

2020 елның ноябрендә «АК БАРС Строй» ҖТК» ҖЧҖ предприятиесе «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнаша. Предприятие Татарстан Республикасы Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә төбәк компетенцияләр үзәге экспертлары – Ю.И.Калягина, И.С.Прозоров, М.Р.Садретдинов белән берлектә «Техник йөкләмә формалаштыру процессын оптимальләштерү» сынау проектын гамәлгә ашыра.

Илкүләм проект кысаларында предприятие хезмәткәрләре сакчыл җитештерүнең төрле инструментлары буенча уңышлы гына укулар узган. Диагностика этабында предприятиенең эш төркеме белән берлектә кыйммәтләр булдыру карталары төзелгән, максатчан халәткә ирешү буенча чараларның план-графигын эшләнгән. Әлеге чаралар белән проблемаларны хәл итү предприятиегә процесслар вакытын кыскартырга, җитештерүне арттырырга һәм запасларны киметергә мөмкинлек бирәчәк.

2021 елның июнендә диагностиканы тәмамлау этабында предприятиедә проект офисы барлыкка килгән.

Проект офисының максаты – предприятиедә хезмәт җитештерүчәнлеген беренче, икенче, өченче елларда база елына карата кимендә 10%, 15% һәм 30% дәрәҗәсендә арттыру буенча максатчан күрсәткечләргә ирешү, персоналны сакчыл җитештерү инструментларына өйрәтү, персоналны өзлексез яхшырту эшчәнлегенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән проектларга башлангыч бирү, аларны үтәү һәм мониторинглау.


21
июль, 2021 ел
чәршәмбе

Федераль компетенцияләр үзәге быелның июнь аенда РФ төбәкләрендә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту буенча чираттагы нәтиҗәләрне ясаган.

Татарстан Республикасы – массакүләм мәгълүмат чараларында иң югары активлык күрсәткән төбәкләр арасында.

«Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру – 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы стратегиясендә билгеләнгән максатка ирешүнең төп резервы. Нәкъ менә югары хезмәт җитештерүчәнлеге безнең икътисадның конкуренциягә сәләтлелегенең төп күрсәткече булып тора», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов.

Айның кыскача нәтиҗәләре:

Июнь аенда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты буенча сыйфатлы һәм санлы медиа күрсәткечләр «Җитештерүчәнлек 360» форумын мәгълүмат белән актив тәэмин итү хисабына сизелерлек арткан.

Илкүләм проектны төп рольдә телгә алуга бәйле мәкаләләр өлеше илкүләм проектның массакүләм мәгълүмат чараларында телгә алынган барлык очракларында 58%ын тәшкил иткән.

Илкүләм проект хакында уңай телгә алу өлеше – 38%. Тискәре яктан телгә алу – 0,2%.

Июнь аенда федераль телевидениедә 6 сюжет чыккан, бу илкүләм проектны искә алып, барлык телеэфирларның 7%ын тәшкил иткән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International